Бүген Шәмәрдәндә яшәүче Нурия әби Шайдуллинага 101 яшь тулды. Ул районда иң өлкән кеше.
Нурия әбине тәбрикләгәндә Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов,Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев,социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова килделәр. Нурия әби - район җитәкчеләрен бик сөенеп каршы алды. Үзенең яшьлеге,гомер юлы,тормышы турында сөйләде. Җырла та күрсәтте. Әбекәй күзлексез күрә,хәтере яхшы,зиһене шәп!
"101" яшьтә дә үземне 20 яшьтәгедәй хис итәм - ди ул.
Үзен тәрбияләп яшәүче кызларына,оныкларына мең рәхмәтләрен әйтеп,аларның сәламәтлеге өчен дога кыла.
Ә. Мөбаракова тексты.
"101" яшьтә дә үземне 20 яшьтәгедәй хис итәм - ди ул.
Үзен тәрбияләп яшәүче кызларына,оныкларына мең рәхмәтләрен әйтеп,аларның сәламәтлеге өчен дога кыла.
Ә. Мөбаракова тексты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев