Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Буең булса каланча: Фәннүр Фатыйховны ТMTV эфирыннан алуны сорыйлар

Татар иҗатчылары утырган бер чатта четерекле бәхәс туды. Булат исемле бер милләттәшебез ТMTV каналы алып баручысы Фәннүр Фатыйховны эфирдан алуны сорый.

Битараф булмаган тамашачы фикеренчә, Фәннурның буе артык озын. “Татар җыры” фестиваленнән репортажда җырчылар аның янында “бала кебек басып тора”. Аларны берәр табурет өстенә бастырасы калган ди ул. Булат Фәннүрне хәтта “каланча егет” дип атады.

Күпләр Булатның бу фикерен тышкы кыяфәт буенча дискриминация дип кабул итте. Бу бәхәскә “Матбугат.ру” хәбәрчесе шаһит булды.
 
TMTV каналы хәзер ТатМузТВ каналы дип тә атала бугай. Әлеге каналга якын иҗатчы Айсылу Лерон четерекле хәлгә үз фикерен белдерде:
 
“Моннан бик күп еллар элек мине экранга бер йөкле җырчыны чыгарган өчен бик сүккәннәр иде. Тамашачы түгел, җитәкчелек. Имеш, матур түгел. Кайчан кешене ничек бар шулай кабул итәргә өйрәнербез микән? Йөклелекне дә, буйны да Ходай биргән бит инде. Фәннүр бик акыллы, тәртипле, булган егет. Төс-кыяфәте дә килешле. Тагын ни кирәк? Кешеләр төрле була инде ул: озынрак йә кыскарак, куе чәчле яки пеләш, озын борынлы яисә тырпаеп торган колаклы... Шуннан ни? Сезнең идеаль кәртинкәгезгә туры килмәгән кешеләргә ТВ-га юл ябыйкмы? Менә шуннан чыга инде комплекслар. Болай да дөньясы, бигрәк тә хатын-кызлар клоннарны хәтерләтә. Без - төрле. Һәм моннан куркырга кирәкми дип уйлыйм”.
 
Үзебез татар-татар дибез, үзебез бер-беребезне һаман чукыйбыз, кимчелекләр эзлибез”, - дип куәтләде Айсылу Лерон сүзләрен Гөлназ Сәфәрова.
 
Әмма тәнкыйтьче Булатның үз туксаны туксан. Ул Фәннүрне озын буе өчен гаеп итми. Ә шул буе турында һәрвакыт искәртүе турында әйтә: “Мескен артистларга кыенрак булган минемчә, әле өстәвенә алардан көлеп Фәннүр мәсхәрәләп кыска буйларыннан басым ясады”. Болай дип тә өсти Булат: “Колхозга ярамаган тагын. ТМТВ дәрәҗәсе шул кадәр инде”. 
 
“Без яшьләргә мөмкинлекләр бирәбез. Татар телен белүче иҗади яшьләргә. Алар бездә күренәләр, ачылалар. Һәм без аның буена карап тормыйбыз”, - диде ТатМузТВ каналы баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов сүзне йомгак итеп.
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев