Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Буа фермерлары меңнән артык кош-корт үстереп сата

Клиентлары арасында ТНВ телеканалы „йолдызлар“ да бар.

(Буа, 5 декабрь, «Татар-информ», «Байрак» ). Буада яшәүче Резедә һәм Илдар Гыймаловлар хуҗалыгында бүгенге көндә 800 гә якын тавык һәм 500 гә якын күркә асрыйлар. Алар бу эшчәнлек белән 2012 елда Яшел Үзән районына барып танышып кайталар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Шул елны кредит алып абзарлар төзедек. Бер айлык күркәләрне Яшел Үзән районыннан, тавык бәбкәләрен Яр Чаллыдан барып алабыз. Ашатуга килгәндә, игенне һәм көнбагышны сатып алабыз, өстәмә рәвештә витаминнар кушылган азык катнашмасы да бирәбез», дип сөйләде гаилә башлыгы Илдар Гыймалов.

Диетик күркә итен Казан ярминкәләрендә, Буа базарында саталар. Өйдән дә килеп алучылар бар икән.

«Клиентларыбыз арасында ТНВ телеканалы „йолдызлар“ да бар. Мәсәлән Илдар Кыямов хәләл күркә итебезне гел мактап ала», — ди хуҗабикә.

 

Фото:  buinsk-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев