Ярминкә элеккеге урыннарында 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Казанда ярминкә ун мәйданда эшләячәк. Аерым алганда, алар "Казан" агропромпаркында, "Бәхетле" гипермаркетлары янында (Ямашев ур., 71а һәм Ленинградская ур., 27), Липатов урамы, 7нче йорт янында, "Җиләк бистәсе" сәүдә үзәге янында, Чехов базары артында, Мәскәү базарында, "Чулпан" мәдәни үзәге янында, Тимер юлчылар мәдәният йорты янында, шулай ук "Яңа Тура" технополисында оештырыла.
Ярминкәләрдә ветеринария хезмәте белгечләре күзәтчелек итәчәк.
Нет комментариев