Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бу рәвешле якынлык кылудан кызның тәне генә түгел, җаны да өтеп алгандай куырылды [булган хәл]

Роза Сабирова - һөнәре буенча укытучы-логопед. Татарстанның Нурлат шәһәрендә 9нчы санлы "Елочка" дип аталган балаларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә эшли. Шигырьләр, хикәяләр язу белән ул әле 11нче класста укыганда ук шөгыльләнә башлый. Быел туган шәһәре Нурлат турындагы шигыре белән "Идел кызы-2017" әдәби бәйгесендә катнашып, призлы өченче урынга лаек булды.

Бүгенге саннан без авторның булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган гыйбрәтле хиякәят-язмасын укучыларга тәкъдим итәбез. Булган хәл, исемнәр үзгәртелеп бирелә.

Җәйнең беренче ае кызу көннәр белән башланып китте. Чөгендер басуында да эшнең иң кызган мәле. Бер хатын-кыз башына өчәр гектар артык кишәрлекләп бүленгән алында кул хезмәте белән чөгендер сирәкләүләре бик җиңел хезмәтләрдән түгел шул. Баш өстенә ут-сөңгесен төбәп торган кояшны беразга булса да сүрелдерерлек бер болыт кисәге күренсә икән?! Су эчсәң дә, эчмәсәң дә авыз гел кибеп тора. Кызларның бу челләдә өйдән алып килгән чәйләре төшкә кадәр үк бетеп, җылынып үз тәмен югалткан сулары да инде әллә кая, ызан башында ук калган.

- Ярый, тагын бер генә буразна барып килик тә, аннан эчне күптерсә дә, теге җылы суны эчеп килмичә булмас, ахрысы, - диде Әдилә үзенә булышырга килгән кунак кызларына.
- Уф, ардырды... Очы-кырые бармы бу басуның, Әдилә апа? Кояшын әйтер идем тагы, кыздырыпмы-кыздыра. Күр әле тәнемдәге загарымны, Самарага кайткач, дус кызларым шаккатыр. Авылга кунакка китәм дип безне алдап, Сочида булгансыңдыр син, диярләр.
- Әйе, Ләйлә, авыл кызларының Сочие да, курорты да шушы инде... Кич белән загарың турында сорасалар, шулай диеп әйтерсең дә. Мин чөгендер басуындагы курорттан кайттым гына әле диярсең...
Менә шундый инде ул кызлар, ару-талулары өстенә, сусаудан әлсерәгәндә дә, бер-берсенә төртмәле сүзләр әйтешеп көлешеп алыр көч табалар. Кичкә таба җеп өзәрлек хәлләре калмаса да, клубка чыгып, егетләрнең башларын әйләндереп керергә дә өлгерәләр.
Әдиләләргә Самара шәһәреннән кунакка дип кайткан апалы-сеңелле Ләйлә белән Энҗегә дә атна-ун көн чөгендер басуында бил бөгәргә туры киләчәк. Үз әниләре белән бертуган апалары, Әдиләнең әнисенең йөрәк өянәге көчәеп китү сәбәпле, йорттагы егерме биш сутый бәрәңге бакчасы белән чөгендер басуындагы алын да Әдиләнең талчыбыктай иңнәренә менеп кунаклаган иде. Кунак кызларының бик вакытлы кайтканнарына апа белән җизнә рәхмәтле булса, кызлар үзләре исә, кич белән клубка чыгып, дискотекаларда туйганчы биеп, күңел ачу мөмкинлеге булганга чиксез шат иделәр. Җәйнең бер көне ел туйдырыр озынлыкта булып, көн дәвамында хәлдән тайганчы эшләсәләр дә, кичен матур итеп киенеп, бизәнеп-ясанып клубка чыгулары үзе бер бәйрәм, ләбаса.
- Кара әле, Әдилә апа, мин бүген клубка теге кыска кара итәгемне кисәм, озын кунычлы кара чулогым белән пар булып, килешерме дим?
- Килешер Ләйлә, матур кызларга бар нәрсә дә килешә. Син безнең авылның егетләрен үзеңә гашыйк итеп бетердең инде. Шаштырасың инде син аларны тиздән, Ләйлә.
Әдиләнең сүзләрен хупламаган Энҗе, киресенчә, бераз апасын битәрләп ала:
- Апа, син карап кына кылан мондагы егетләр белән. Урлап калсалар, шушы авылда гомер буе чөгендер утап интегәчәксең. Аннары, син апа кичә теге егет янында артыграк боргаландың түгелме?! Үзең гел миңа кисәтү ясыйсың, үз тәртибең дә үрнәк булырлык түгел бит.
- Алай димә, Энҗе. Теге егет дигәнең безнең күрше Илдар ул. Бик акыллы һәм тәртипле үзе. Тик бераз кыюсызрак кына. Андый егетләр янында бераз боргалансаң да, зарар юк, танышып китәр өчен, кемдер башлап сүз кушарга тиеш бит инде.
- Юк, Әдилә апа, син безнең апаны димләмә әле, ул әле унҗидедә генә, аның әле укып бетереп, югары белем дә аласы бар.
Унберенче сыйныфка күчкән Ләйлә әле унҗидесен тутырып өлгермәсә дә, буйга җитеп, зифа буй-сынлы чибәр кызга әйләнгән иде инде. Ләйлә кебек чибәрләр хакында юкка гына, кашыкка салып, сусыз йотарлык димиләр шул?! Күзен сирпеп, бер караш ташласа, егетләрне үзенә әсир итә дә куя. Клубта бөтен авыл егете кунак кызын гына күзли иде. Егерме бер яшенә җитсә дә, Әдиләдә әле егетләр кайгысы юк. Гәрчә, шундый уңган һәм сөйкемле сөякле кызны авылның буй җиткән егетле әниләре үз киленнәре итеп күрергә теләүләрен гел сиздереп кенә торсалар да.
Һәр көндәгечә кич җитеп, чөгендер басуыннан кайтуга, кызлар өчәүләп Зария апа ягып куйган мунчада юынып чыгалар да, бизәнергә-ясанырга керешәләр. Гүя, ашау кайгысы бөтенләй юк, аннан-моннан капкалап, тизрәк клубка ашыгалар. Зария апа көн саен бер үк сүзне кабатлап, кызларны озатып кала:
- Зинһар, таңга кадәр йөрмәгез, иртәгә тагын иртә торасыгыз бар. Әдиләнең яллары беткәнче, шул чөгендер зәхмәтеннән котыласы иде бит...
Аннары кунак кызларына ымлап, Әдиләгә карап тагын дәвам итә:
- Берүк, кунак кызларын үзләрен генә калдыра күрмә. Бергә китегез, бергә кайтыгыз. Башыгызны югалтып йөри күрмәгез, дим. Кыз язмышы кыл өстендә, кылдан төшсә ... өстендә, диләр. Ишетсен колагыгыз!
Кызлар бу үгетне көндә ишетеп торганга, ярар-ярар дигәнне аңлатып, баш кагудан ары узмыйча, үзара нидер сөйләшеп-көлешеп тиз генә чыгып китү җаен карыйлар...
Бу көнне дә клубка якынлашуга, Әдилә текә машина янында кәрәзле телефоннан сөйләшеп торган бер ят егетне шәйләп алды.
- Авыл егете түгел, бу да сезнең кебек кунак егетедер инде, - диде ул кызларга һәм таныш егет булмагач, исәнләшеп торуны кирәксенми генә клубның эченә уздылар.
Кызлар артыннан бастырып ук дигәндәй клубка килеп кергән кунак егет Әдиләнең дусты Мәдинәгә таныш булып чыкты. Динар атлы бу егет Нурлат шәһәреннән булып, авылга да беренче генә килүе түгел икән. Сирәк-мирәк кенә булса да, үзе кебек крутойлар белән авыл клубына кызлар күзләргә килгәлиләр, имеш...
Әдилә эсселе-суыклы булып китте. Ишек кырында авыл егетләре белән сүз алышып торган мут күзле ят егет Әдиләләр ягын күзәтә иде.
- Кайсыбызны күзли соң бу?! Мине түгел, билгеле. Мәдинәне бугай, дус кызымны? Юк, әллә... әйе, Ләйләне...
Шулай уйларга өлгермәде, "Привет! - дип Әдиләгә өндәшә түгелме соң әлеге егет. - Познакомь меня с сестрой". (Авыл егетләреннән информация алган бугай). Үз каршына килеп баскан Динарның әрсез карашыннан югалып калган Әдилә бар кыюлыгын җыеп: "Бездә кунак кызлары тел яшерми, үзең таныш", - диде, авыл кызларына хас шаянлык белән.
Шул кичтән Динар, "Самарочка", дия-дия, Ләйләнең күңелен яуларга кереште . Яшь булса да, үз дәрәҗәсен белгән чая шәһәр кызының гына Динарның текәлегенә дә, кыйммәтле бүләкләренә дә бик исе китмәде. Күңеле торган саен Әдиләләрнең күршесе булган Илдарга тартылуын тойган кыз, тора-бара Динар белән очрашудан бөтенләй баш тартып, клубтан кайтканда Әдилә белән Энҗедән аерылып калмау җаен таба иде.
Кунакта никадәр кызык булмасын, кичләрен ашкынып клубка чыгулар, көндезләрен чөгендер басуы, бәрәңге бакчасы, суган түтәлләре арасында мәш килү белән бергә, су коенырга, урманга җиләккә йөрүләр - бер ай чамасы вакыт кай арада үтеп китеп, апа белән сеңелнең дә китәр көннәре җитте.
- Әдилә апа, үзең дә безгә, Самарага кунакка кил, көтәбез! - дип хушлашты Энҗе.
- Гаепләп китә күрмәгез, тагын кайтыгыз, яме, - дип өзгәләнде Әдилә, кызларны җибәрәсе килмичә үз кочагына алып.
- Солнышко, не скучай без нас, - дип саубуллашты Ләйлә дә Әдиләнең кочагына сыенып. - Әгәр Динар минем белән кызыксынса, син минем белән элемтә тотмыйсың. Окей!
- Ярый, Ләйлә, борчылма, берни дә әйтмәм. Мин үзем дә синең Динарны түгел, Илдарны сайлавыңа бик шатмын! Хуш, очрашуга кадәр!!!
Әдилә өчен кунак кызлар киткәннән соң җәйнең үз төсен җуйган көннәре, бер-берсенә ялганып үтә тордылар. Сирәк кенә дус кызы Мәдинәгә ияреп, клубка чыккалавын дәвам итсә дә, биюләргә катнашмыйча, башкалар биегәнгә дә битараф булып, тыныч кына бер почмакта утыруны кулай күрә. Динарның да клубта еш күренеп, башка кунак кызлары белән гыйшык-мышык уйнап йөргәненә әллә ни исе китми шикелле. Киресенчә, ярый әле Ләйләне сорап йөдәтми дип сөенә генә. Үзе Әдилә белән исәнләшә, исәнләшүен, башка сүз катмый.
Беркөнне машинасы белән артларыннан акырын гына ияреп тә кайтты. Инде Мәдинәгә күз салуы, бугай?! Юк, Мәдинә үз өйләренә таба борылды, машина юлдан тайпылмады. Әдиләләр капка төбенә якынлашуга машинасыннан сикереп төшкән егет, Әдиләгә эндәште:
- Слушай, когда Самарочка еще приедет? Забыть ее до сих пор не получается.
- Белмим, Динар. Ул берни дә әйтмәде. Аның җәйге ялларда бераз эшләп алганнан соң, кая да булса китеп ял итәргә исәбе бар иде. Бу җәйдә тагын авылга кайтам димәде ул.
- Хмммм, странно, вроде все так хорошо начиналось... Современная городская девушка, а выбрала себе какого-то простого деревенского пацана...
- Һәркем үз күңеленә хуш килгәнне сайлый. Ярар, Динар сау бул, мин өйгә керәм, - диде Әдилә, сүзне озынайтасы килмичә.
- Постой, подожди, айда постоим, поговорим, - дип үзсүзләнде егет.
- Минем синең белән сөйләшер сүзем юк, Динар.
- Ох-ох, какие мы важные, - дип машинасына таба борылды егет.
Үз артыннан шап итеп ябылган тимер капка иңрәвеннән сискәнеп киткән кыз, өйалды баскычына ничек басканын да абайламыйча, кабаланып ишек яңагындагы кыңгырау төймәсенә басты...
Һәм ни гаҗәп, Әдиләнең синең белән сөйләшергә сүзем юк диюе Динарның мин-минлегенә тидеме, шул көннән башлап тәкәббер егет Әдилә артыннан йөри башлады...
Әле бер ел элек кенә Арча педагогия көллиятен тәмамлап кайтып, райондагы бер чуаш авылы мәктәбендә татар теле укытып йөргән кыз, җәйге бетмәс-төкәнмәс эшләрдән тәмам туеп, августның унбишеннән сөенә-сөенә эшкә чыкты. Икенче елын гына укытса да, укучылары, башка милләт балалары булуга карамастан, үзен яратып, Адиля Минияровна дип бер алдына, бер артына төшеп каршы алдылар. Күренеп тора, сагынып өлгергәннәр! Үзе укыта торган фән дә рухи халәтенә бик якын килеп тора. Яхшы гына күрсәткечләргә ирешеп инде беренче чирек азагына да якынлашып киләләр.
Көзнең беренче айлары яңгырлы һәм салкынча булса, октябрь азагында көннәр кинәт җылынып, карт-корының каткан сөякләрен эретерлек әбиләр чуагы башланды. Рәхәтләнеп хозурланып калырлык алтын көз фасылы! Тик Әдиләнең күзенә көзнең бу матурлыгы күренми. Үзен бимазалап торган сорауларга төгәл җавап табалмыйча интегеп йөргән көннәре. Йә, нигә кирәк булды инде аңа бу Динар?! Үзен генә яратканлыгы, башкаларны санга сукмавы йөзендә ярылып ята. Янәшә бастырып куймасаң да, пар түгелләр икәнен үзләрен белгән һәркем әйтеп бирә ала. Юк, бер көн күрми торса да, Динарны юксына башлый Әдилә. Күреп очрашканнан соң күңел кайтаргыч кыланышларын кат-кат күз алдыннан кичереп, инде ничәнче мәртәбә үз-үзенә башка очрашмау түгел, ул якка әйләнеп тә карамаска дип сүз бирә дә, түземлеге атна арасыннан артыкка җитми. Ял көннәре җитүгә үзен кабат Динар килеп алганны көтеп ала. Ул шимбәдә дә дәресләрен бетереп чыгуга мәктәп капкасы төбендә иномаркасында йокымсырап утырган Динарны күргәч, күрешү сөенеченнән болай да көләч йөзенә кояш үзе кунгандай булды.
Эх, шул шимбәдән соң алда үзен ниләр көтәчәген белсә, бичара кыз машинага утыру түгел, башын алып җир читенә качар иде дә бит...
Кайту юлында олы юлдан борылып машинасын аулагырак урынга туктаткан Динар мут күзләрен уйнатып Әдиләне кочагына алганнан соң, җитәр диде үз-үзенә, бу недотрога белән кошки-мышки уйнап йөрергә. Бүген үз дигәнемә ирешәм и точка.
Нәфесенә ирек кылган егетнең кочагыннан ычкынырга талпынган кыз, инде чынлап та мәче авызына эләккән тычкан хәлендә иде... Әлбәттә, үзенчә карышып маташты ул. Тик, бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплап өлгергән егетнең көчле куллары кызны үз кочагына бөтереп алып, отыры кыза барган азгын дәрте кызга кымшанырга да ирек бирмәде. Егет кочагына бөтенләй сеңеп беткән кыз бер мизгелдә үзенең йомшара башлавын тойса, икенче мизгелдә ул моңарчы тоймаган гайре табигый авыртудан каты ыңгырашып, кычкырып җибәрде...
...Бу рәвешле якынлык кылудан кыз баланың тәне генә түгел, җаны да өтеп алгандай куырылуга карамастан үз хәҗәтен үтәп өлгергән Динарны, гүя, алыштырып куйдылар. Күз яшьләренә буылган Әдиләне йомшак сүзләр белән юату урынына мыскыллы елмаеп:
- А ты, оказывается, кроме меня никому и не нужна была??? Но теперь надеюсь проблем не будет. Ворота открылись, - диде һәм берни булмагандай кул сәгатенә күз сала-сала киенергә кереште.
Оятыннан һәм шундый хурлыклы хәлгә таруыннан җир тишегенә кереп китәргә әзер булган Әдилә үз капка төпләрендә ничек машинадан төшеп калганын да, ничек өйләренә кереп егылганын да хәтерләрлек хәлдә түгел иде. Бәхетенә әти-әнисе өйдә булмыйча, үзе кайткан җиргә ягылып куйган мунчага барып тәненең кул тигән бер җирен күгәрткәнче ышкып юганнан соң гына бераз үз хәленә кайткандай булды.
Оятына көч килеп, кылган фасик гамәле өчен гафу итүемне үтенер дип күңеле белән Әдилә көндә Динарны көтеп яшәсә дә, шул көннән егетнең эзе суынды. Гүя, Әдилә исемле кыз булмаган да...
Вакыт агымына кушылып көн арты көн, ай арты ай үтә. Син сагышлымы, кайгылымы диеп сорап тормый гына яңа ел киче дә килеп җитте. Яшьләр белән берлектә Әдилә дә, Мәдинәләрдә яңа елны каршыларга булды. Салатлар ясаганда, банкада калган тозлы кыяр суын туйганчы эчеп куйды да үзе дә абайламастан:
- Кызлар минем тозлы кыяр ашыйсым килә, - дип, тозлы кыярлар салынган тәлинкәгә үрелде. Мәдинә бу сүзләрне көлкегә борып:
- Алай-болай буйга узмагансыңдыр, бит? - дип куйды.
Кызның шул мизгелдә зиһене чуалып китте. Чыннан да, аның организмында төрле үзгәрешләр бара түгелме? Айлык күреме тукталганны да - салкын тиюгә генә юрау, үз-үзеңне вакытлыча гына алдап яшәү бит ул. Яңа ел табынында беркемгә күтәрелеп карарга базмыйча үз эченә бикләнеп утырган Әдилә, яңа ел таңында икәүдән-икәү калгач, Мәдинәгә Динар белән үзенә бәйле хәлләрне сөйләргә мәҗбүр булды. Дустын тыңлап бетергәч Мәдинә:
- Кем-кем, тик, безнең авыл кызлары арасыннан синең бу көнгә төшәсең башка сыя торган хәл түгел, - дип, Әдиләнең күңел ярасын кабат кузгатып алды да, тиз арада тест үтәргә кушты. Тест дигәннәренең ни нәрсә икәнен ишетеп тә белмәгән Әдилә аптырап торган арада, җиңгәсенең запас тестын табып алып Әдиләнең йөкле булуын раслап та бирде .
- Мәсхәрәсе ни тора. Үлеп китүең мең артык. Әни белән Әти ничек кичерерләр, аларның күзләренә ничек карармын, Әдиләнең күзләрендә яшәү дәрте сүнгәнен күреп Мәдинә:
- Зинһар, тынычлан. Елап утырудан эш узган, нидер эшләргә кирәк. Бәлки, башта Динарның үзе белән сөйләшеп караргадыр, әйдә бергәләп уйлашыйк әле, - дип Әдиләне тынычландырырга маташты.
- Нишләргә? Мин бит аның торган адресын да белмим - дип карышты Әдилә.
- Әтисе районның күренекле кешесе. Аны белмәгән кеше юк. Әнисе зур кибетләр хуҗасы. Үзен бик акыллы хатын диләр. Улы белән, бәлки, үзе үк сөйләшер?
- Белмим, белмим, - дип өзгәләнүен генә белде Әдилә.
- Беләсеңме, белмисеңме, башка чара юк. Тик, мин синең урыныңда булсам, башта үз әнием белән киңәшер идем. Кешедән ишеткәнче үз авызыңнан ишетсә, Зария апага да җиңелерәк булыр. Җайлы кеше ул синең әниең, ярдәм итү әмәленә керешми калмас.
Әйе... Бу хәлемдә әнидән кала кем каршына барып егыла алам дип үзен түгел, инде ишетәсе хәбәрдән йөрәк авыруы кабат көчәячәк әнисен кызганудан әрнегән йөрәген учына кысып, үз әнисенең иңенә хәсрәт өстәп сарылган Әдиләнең үз хәле дә мөшкел иде . Ана кеше өчен илдә-көндә йөз аклыгы булыр дип үстергән газиз баласының мондый хурлыклы хәлдә калуы, үлемгә тиң булса да, Зария бердәнбер кызы хакына Динарның әти-әниләре белән сөйләшеп карарга булды.
Зур кибет хуҗабикәсенең элеккеге яхшы танышы икәнен белгәч, Зария бер мәлгә югалып калса да, үзен тиз генә кулга алып өлгерде:
- Әй, Сафия, дөнья түгәрәк диләр, дөрес икән. Ни хәлләрең бар, кызый?
- Зария, синме бу, кыз?! Кай тарафта яшәп ятасың? Сине күрмәгәнгә дә биш былтыр...
- Башыңа төшсә, башмакчы буласың икән. Бердәнбер кызымны синең улыңа яучылап йөрим менә.
Сафиягә улы аркасында үз кызының нинди хәлгә таруын сөйләп биргәннән соң, ни җавап ишетәм дип куркып калган Зарияне булачак кодагый кочаклап ук алды.
- Никах була Зария, монда эш пешкән инде. Бар, кайтып, кызыңны тынычландыр. Әтисенә дә, Динарга да үзем әйтермен. Кара әле син аны, ирлеген иткән дә, качканмы? Менә бит әәәә, кемне үстергәнбез диген. Бик азды шул ул, артык байлыкка чыдаша алмау шулдыр инде... Безне дә санга сукмый башлады. Ә кызың сине җибәреп дөрес эшләгән. Без шулкадәр иркен тормышта яшәп, туачак оныгыбызның ярым ятим булып үсүенә юл куймаячакбыз!
Никах көне дә, загста язылышу вакыты да яшьләрнең үзләреннән башка гына хәл ителеп, өлкәннәр шул хәстәргә кереште. Булачак кода-кодагыйларның үзара килешү нәтиҗәсендә никах мәҗлесе кыз йортында үткәрелеп, туй мәшәкате тулаем егетнең әти-әнисе өстенә төшәчәк иде. Никах укытырга ике көн калгач Әдиләләргә берни булмагандай Динар килеп керде. Ясалма елмаеп хәл-әхвәлләрне сорашкан булды. Телен көрмәкләнлереп булса да озак килми йөргәне өчен гафу да үтенгәндәй итте.
- Безне әти-әниләр белән туганнар көтә, таныштыру мәҗлесенә сине алып килергә куштылар. Мин сине алырга килдем, - диде үзенең килү максатын ачыклап.
Ничарадан бичара Әдилә бераз икеләнгәннән соң, күңеле тартмаса да, Динарга ияреп машинага чыгып утырды. Юлда барганда Динарның килде-киттеле сүзләреннән икеләнүе көчәя генә барса да, ни булса, шул булыр, әти-әнине күпме утка салырга була, бәлки яшәп китәрбез әле, дигән уйлар белән үз-үзен юатырга тырышты...
Биек койма белән уратылып алынган Хан сараедай зур йорт капкасыннан килеп кергәч, Динар, күр без ничек яшибез дигән кыяфәт чыгарып, машинадан башта үзе төште һәм уң як ишекне ачып Әдиләне күтәреп аягына бастырды да, ычкынып китмәсен бу дигәндәй җайсыз гына култыклап та алды. Мәрмәр баскычлардан күтәрелеп, затлы металлдан эшләнгән ишек ачылып китүгә әти-әнисе, туганнары урынына, кунак бүлмәсендә кәеф-сафа корып утырган өч-дүрт исерек егетне күргәч, бер мизгелдә күзаллары караңгыланып китеп, башыннан әллә нинди шомлы уйлар узган кыз куркуыннан калтырап, үзендә:
- Динар, кемнәр бу? Әти-әниең кая? Ник мине мондый мәҗлескә алып килдең, - диярлек көч тапты.
- Хааа, какие родители, я сегодня устроил мальчишник. Сначала познакомишься с моими друзьями, вместе отметим наш никах. У нас общяг. Пусть мои друзья тоже попробуют такую сладость, как ты!
Ул да булмады, дусларым дигәннәрнең берсе маймыллана-маймыллана үзе белән:
- К вашим услугам, мин Вадим булам, - дип таныштыра башлады һәм кулындагы аракылы чәркәсен Әдиләгә сузды. - Безнең Динар сайлый белә красоткаларны. Лакомый кусочектан авыз итә калсак, Динарның иң преданный дусты буларак, мин беренче булырмын, надеюсь.
Шайтан суыннанмы, башка нәрсәдәнме күзләре калайланган бу иблис токымын күрүгә кылт итеп исенә төшкән Ләйләнең сүзләре Әдиләнең миен бораулап алды: әле җәй көнне үк Әдиләнең Динарга карата булган хисләреннән хәбәрдар булган Ләйләнең кисәтүе рас килде кебек. Телефоннан сөйләшкәндә, сак була күр, Динар эгоист кына түгел, наркотиклар да куллана бугай ул дигән иде.
Аякларының хәле китүдән куллары белән ишек тоткасына ябышып чак басып торган Әдиләнең үзен саклау инстинкты югалганнан югала бара. Динарда Әдилә кайгысы юк.
- Что застряла у порога, проходи, привыкай к такой жизни, ты же сама добивалась роскошную жизнь, - дип табындагы дуслары янына ашыкты. Ишек катына дус дигәннәрнең тагын берсе чыгып, инде икәүләп Әдиләне эчәргә кыстый башладылар. Бусының оятсызлыгы чик-чаманы белми торган булып, куллары белән Әдиләнең күкрәгенә үрелгән иде, кыз җан ачуы белән тегене этеп җибәргәндә бар гәүдәсе белән ишеккә терәлүе булды, ишек ачылып китте. Күрәсең, ишек ябылып бетмәгән булган. Ачылып киткән ишектән Әдилә тышка атылды. Атылды дип, бер-ике адым ясап элгермәде, каршысына галәмәт зур овчарканың өреп килеп чыгуы булды. Күз ачып йомган арада үз күз алдына шушы эт тарафыннан үзенең ботарлап ыргытылган гәүдәсе килеп басып, ничек йөрәге ярылмагандыр?! Шул мизгел:
- Рекс, нельзя! Ко мне! - дигән кырыс тавышка туктап калган эт, ялт кына борылып капкага таба чапты. Әдиләнең исән-имин калуына сәбәпче булган хуҗалар, өйдә хәвеф-хәтәр барлыгын сизгәндәй, хәлиткеч минутта кайтып туктаган иделәр. Машинадан сикереп төшеп абынып-сөрлегеп атлаган Сафия ханым Әдиләне кочаклап ук алды.
- Ни булды, балакай?! Әдилә сездәме дип кодагый шалтыраткач, ни дияргә белмәдем. Динар безгә никах алдыннан дусларым белән утырып алабыз дигәч, каршы килмәскә булып, үзебез дә бераз ял итәрбез дип дусларыбызга кич утырырга китеп барган идек. Сине алып киләсен әйткән булса, өйдән чыгып китә идекме соң без?!
Әдиләнең тел әйләндереп нидер әйтерлеге түгел, аягында басып торырлыгы да юк иде. Сафия ханымның кочагына сыерылып төшкән кызны Фәрит ага тотып калды. Ул арада, көтмәгәндә кайтып килгән хуҗалардан шүрләп калган дуслары белән, үзен берни булмагандай итеп тота белгән Динар да өйалдына чыгып баскан иде инде. Әле генә үзләрен секс бомба санаучы калай әтәчләр хуҗаның ачулы карашы белән очрашудан куркып тизрәк чыгып таю ягын карадылар. Улының чираттагы башбаштаклыгын күреп ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җиткән Фәрит ага ир-ат көче белән кизәнеп Динарның яңагына сугып җибәрде. Әнисеннән кисәтү ишеткәндә дә, әтисен үз ягына аудара белеп һәм әтисе тарафыннан гел яклау табып яшәргә күнеккән Динар гомерендә беренче тапкыр әтисе сугып җибәргәннән түгел, ә бәлки, әтисенең күз карашында чагылган ләгънәт угыннан куырылып, җебеп төште.
- Сафия, Әдиләне өйгә алып кер. Тынычлансын, чәйләп алыгыз! Бу малай актыгы белән ничек сөйләшергә икәнен мин үзем белермен.
- Кызым, Әдилә! Монда булган хәлләрне кодагыйга сөйләп, зинһар, әниеңне никах алдыннан хафага сала күрмә инде, яме, - диде Сафия ханым Әдилә бераз тынычлана төшеп, чәй табыны артына утыргач.
- Иии, Сафия апа, бу хәлләрдән соң, нинди никах турында сүз булуы мөмкин?! Ул бит мине мыскыллауның соңгы чигенә җитеп, сине минем дусларым да татып караячак, безнең барысы да уртак диде. Шул кешене ничек мин үз ирем итим?!
- Алай кырт кисмә әле, Әдилә! Туачак сабыең, безнең бердәнбер оныгыбыз хакында уйла.
Никахсыз туган балаңа зинадан туган ярлыгы тагылачак. Авыл җирендә үзеңә дә бик кыен булачак ирсез бала тапкан исемен күтәрүләре. Аннары, Фәрит Фарисович та районның күренекле кешесе, аның абруена да тап төшермисе иде бит. Нинди булса да Динар безнең үз сөягебез. Бердәнбер дә булгач, ир бала да булгач, әтисе кирәгеннән артык ирек куйды шул! Терсәк якын да, тешләп булмый. Хәзер аның бар өмете туачак оныгында. Их, гомерләр булып, онык күрү бәхетенә ирешсәк, белер идек ничек тәрбияләргә, ди.
Ата үз дигәненә ничек ирешкәндер, кул беләнме, тел беләнме, Динар ишектән керә-керешкә Әдилә каршысына тезләнеп гафу сорарга кереште.
- Адиля, прости пожалуйста! Это же шутка была. Мои друзья просто играли на твоих чувствах. А я тебя обожаю.
Аннары әнисенә карап:
- Мам, но ты же хорошо знаешь моих друзей. И Сергей, и Вадим, и Захар, и Алик, все замечательные ребята.
- Нинди мам булыйм мин сиңа? Авыз тутырып әни дип тә әйтә белмисең бит. Атаңның бил каешы эләкмәгәнгә игелексез бала булып үстең син. Дусларыңны әйтер идем тагын, барысы да үз ишләрең - бездельниклар! Әллә кайчан эзләрен суытасы булган да...
Сафия ханымның сүзләрен күәтләп, Фәрит ага да үз фикерен ярып салды:
- Моннан ары берсенең дә эзе дә булмаячак минем йортымда! Егерме бишкә җитеп тә акылга утырмаганга, үзеңнең дә һәр адымың контрольгә алыначак. Бу минем соңгы сүзем!!!
Динарның икейөзләнеп гафу үтенүләре әтисенең басымы астында гына икәнен яхшы аңлаган Әдилә, бернинди үгеткә дә карамыйча булачак никахтан баш тартып үз өенә кайтып китә ала иде, билгеле. Ләкин, әле килен булып төшкәнче үк үз кызларыдай кабул итеп, үзен дә, туачак сабыен да яман ярлык тагылудан араларга әзер торган мәрхәмәтле ата белән ананың гөзеренә каршы ничек телен әйләндереп, юк, мин бу йортка кабат ике аягымның берсен дә атламыйм, дип әйтә алсын?! Өстәвенә өйдә әтисе дә, кем белән каралган, шуның белән аклансын дип, көндә әнисенең теңкәсенә тия икән.
Күз яшьләре белән башланып, ай буе яшь койдырган гыйнвар аеның соңгы көне туй белән тәмамланып, Динарның никахлы һәм законлы хатынына әйләнгән Әдилә зур йортка килен булып төште. Килен булып төшүенең беренче атнасында ук, кайнана үзенең өч айлык көмәнле киленен таныш гинеколыгына алып китте. Озак кына караганнан соң, Узиның ике яралгы күрсәтүен әйткән табибка Сафия ханым сөенчегә дип акчалата бүләк сузганда, ике дигән сүзне ишеткән Әдилә чак хушыннан язмады. Динарга хатын да, бала да кирәк түгеллеген белгәнгә, ул үз күңеленә, бала туганчы торырмын да, аннан аерылырмын, бер баланы ничектә үстеремен әле дип киртләп куйган иде.
Әдиләнең карынында ике яралгы үсә дигән яңалыкны кайната белән кайнана үзләренә күк капусы ачылгандай кабул итсә, үзем генә, үземә генә дип яшәргә күнеккән Динар киресенчә, бу хәбәрдән көнчелек чиренә сапты. Ата-ана байлыгын, хәтта, шул яралгылар белән бүлешү дә, аның өчен үлем белән бер иде.
Тагын ике айдан карындагы сабыйларның берсе малай, берсе кыз икәнлеге ачыкланды. Сөенечләреннән нишләргә белмәгән Фәрит ага белән Сафия ханым ничек тә Әдиләнең кәефен күтәрергә, күңелен күрергә тырышсалар, Динар моңа үртәлеп, киресен эшли. Төсен җуеп тоныкланган күзләре белән шактый юанайган Әдиләгә карап тора да:
- Ну и досталась мне женка, баба деревенская, - дип кулын селтәп чыгып китү җаен карый.
Тагын үз кәсебенә керешкән улларын ата белән ана үгет белән генә булмагач, үзләренчә "утлы табада кыздырып" тыярга тырыша, тик серкәсе су күтәрмәгән Динар үч итеп алар ачуланган көнне өйдән үк чыгып китә.
Күпмедер вакыттан соң аның "энә"гә үк утырганы билгеле булды. Бердәнбер улларының шушы афәткә дучар булуына үзләрен дә гаепле санаган ата белән ананың йөрәгенә кан сава... Биш-алты ай бергә яшәү дәверендә үзен ир хатыны итеп тоярлык иркә-наз күрмәсә дә, туачак игезләренең әтиләре булган Динарга карап, Әдиләнең дә йөрәге әрни. Вакыты белән ул аны кызганып та куя. Тайгак юлдан китмәсә, нинди асыл ир-егет буласы да бит?!
Әле иллегә дә җитмәгән өрлектәй ир булган әтисе белән кырык бишен яңа тутырган һәм әле, җиләк кебек чагы дип әйтерлек әнисе, инде бар өмет-ышанычларын баглап якты дөньяга аваз саласы оныкларын көтәләр. Динарга да Әдиләгә дә туры килсен дип, йөз исем арасыннан Данияр белән Диләрә исемен сайлап куйдылар...
Һәм ниһаятъ, утыз беренче июль таңы Әдиләнең тулгагы белән башланып, тиз арада ашыгыч ярдәм машинасын чакырттылар. Динарның гадәттәгечә өйдә кунмавы сәбәпле, бала тудыру йортына киленен Сафия ханым озата барырга тиеш булды.
- Борчылма, Әдиләне бар шартын китереп урнаштыруга шалтыратырсың, сине үзем килеп алырмын, - дип калган иренең килеп җиткәнен көткән арада, унбиш-егерме минут элек үзләрен алып килгән ашыгыч ярдәм машинасы янә тудыру йорты белән янәшә булган авыруларны кабул итү бүлегенең ишеге төбенә үк килеп туктады. Сафия ханым, таң белән кайсы бәхетсезенә ни булган икән, дип уйларга өлгермәде, машинаның арткы ишекләрен ачып авыруны төшергәндә носилкада авыз-борыныннан кан китеп аңсыз яткан үз улын күреп, җан авазы белән, әй балам, балам, дип сулкылдап, улы өстенә авып китә язды...
- Передозировкага ошаган, - диде, Динарның үзен дә, Сафия ханымны да яхшы белгән шәфкать туташы.
Көннең кыл уртасында бер-бер артлы ике сабый яшәү даулап бу җиһанга аваз салганда, бу шатлыклы хәбәрне хәсрәт дәрьясына күмеп реанимациядә үз аңына киләлмәгән Динар егерме алты яшендә бакыйлыкка күчте ...
***
Хикәямнең нигезендә моннан унбер ел элек булган вакыйгалар ятканга, укучыларымны Әдиләнең бүгенге язмышы кызыксындырмый булмас. Бүген Самара шәһәрендә яшәп яткан Әдилә чын татар мөһитен саклап, андагы милли җанлы татарлар белән бер казанда кайнап яши. Данияр белән Диләрәгә өч яшь тулганчы килен булып төшкән йортында үзенә җил-яңгыр тидерми, балаларны карап-тәрбияләп үстерешкән Фәрит ага белән Сафия ханыма бүген дә мең рәхмәтле ул.
Акыл иясе булган кайнатасы балаларга өч яшь тулгач, кызым синең үз тормышың булырга тиеш, кайсы шәһәрдән телисең, сайла, квартира алып бирәбез, диде, гадәти тормышка күнеккән килененә тормыш офыкларын киңәйтүдән курыкмаска киңәш биреп. Еш кабатланып торган йөрәк өянәгеннән сихәтләнә алмаган әнисе үлеп китеп, әле үз көчендә булган әтисе янә гаилә коргач, ерак булса да яшәү өчен җайлы булыр дип, Әдилә Самара шәһәрен сайлады. Әнисе урынына калган туган апасы белән үзе өчен бик якын булган туганнары Ләйлә белән Илдар гаиләсе дә Әдиләне үз яннарына китерәселәре килә иде. Ләйлә дигәннән, исегездә булса хикәямнең башында унберенче сыйныфка күчкән кыз, бүген инде Самара шәһәренең күренекле клиникасында педиатрия бүлегенә җитәкчелек итүче балалар табибы.
Язмышын мәхәббәткә корып гади авыл егете белән бәйләгән Ләйлә үзен бик бәхетле хатын-кыз итеп саный. Гади дисәк тә, зиһен шәрифләре тулы булып, кулларыннан бар эш килгән Илдарның кечкенә булса да үз төзү фирмасы бар. Биш һәм өч яшьлек ике уллары үсеп килә. Хикәямдә телгә алынган кунак кызының икенчесе - Энҗе турында да беләсе киләдер укучымның. Ул чактагы унбиш яшьлек кызга да инде егерме алты тула. Инглиз телен камил белгән кыз Америкага ук китеп барды. Белем өстәүен Калифорния университетында дәвам итә.
Данияр белән Диләрә һәр каникул саен Норлатка кайтып, дәү әти белән дәү әниләренең көтеп алган шатлыклы мәшәкатьләренә әйләнә-әйләнә, әле яңа гына унберне тутырдылар. Быел алтмыш яшен тутырган юбиляр дәү әтиләре профкомнан бүләкне оныкларына юллама итеп алып, Данияр белән Диләрәне өч атна буе атаклы "Чияле алан" да ял иттерде. Сафия ханымны балаларны артык иркәлисең дип ачуланса да, үзе дә кырыс булып кылана гына. Бердәнбер улларының төсе булып яралган оныклары өчен Раббыбызга рәхмәтле булган Фәрит ага белән Сафия ханым Динарның фаҗигале вафатыннан соң дин юлында бастылар. Үз оныкларына да дини тәрбия биреп, милли рух сеңдерергә тырышалар.
Хикәямнең төп герое булган Әдиләнең Самара шәһәренә китеп чын татар мөһитен саклап яши диюем, аның үз тормышының офыклары киңәеп, үз күгендә бәхет булып балкыр өчен үз кояшының чыгуы белән бәйле. Балалар табибы булып эшләгән Ләйләнең ярдәме белән Самара зыялыларының балаларына татар теленнән дәресләр биреп йөргән Әдиләне Самара татарларының иҗтимагый үзәгенә чакырдылар. Тормыш офыклары киңәю дигәне шунда башланды да инде. Җаны-тәне белән шушы үзәккә тартылып, күңел түрендә яшеренеп яткан барлык сәләтләре дә шунда ачылды аның.
Бүген ул тел өйрәнәм дигәннәргә укытучы да, оста оештыручы да, кирәк икән төрле кичәләрне алып баручы да... Үз күгендә балкыр өчен калыккан үз кояшы белән дә ул шушы үзәктә танышты. Дөресрәге, таныштырдылар. Яше кырыкка якынлашып килгәндә, егерме ел су асты көймәләрендә йөзгән Инсаф, хәрби пенсиягә чыккач үзе туып-үскән Самара шәһәренә кайтып төпләнә. Хезмәте белән бәйле сәбәпле үз вакытында гаилә кора алмаган егет, буйдак исеме күтәреп кырыкка җитә.
Саф татар кешесе булса да, үз телен ипи-тозлык та белмәгән Инсафта бер көн килеп үз телен өйрәнәсе килү теләге уяна. Милли җанлы туганнары аны шушы үзәккә алып киләләр дә инде. Калганы Инсаф белән Әдиләнең уртак сере. Уртак сер дигәннән, бу бәхетле гаиләдә тупырдап торган уртак бала - өч яшьлек Әмир үсеп килгәнен әйтмәсәк, хикәябез тулы булмас. Үз галәм күкләрендә үз кояшларының балкып торуына өметләнеп кавышкан ир белән хатынны Раббыбыз Үз рәхмәтеннән ташламас, иншаллаһ, дигән теләктә калыйк!..

Роза САБИРОВА
Бердәмлек

Реклама

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев