Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Бу хурлыкка чак түзеп, тизрәк чыгып китү ягын карадым..."

Шактый еллар очрашмагач, тәүдә аны танымадым диярлек, йөз чалымы таныш кебек булса да, кем икәнлеген искә төшерә алмаган идем, ул үзе баш кагып исәнләште. Һәрвакыт көләч йөзле, сүзгә аптырап калмый торган Гөлүсәне алыштырып куйганнар диярсең… Хәл-әхвәл сорашуымны өнәмичә, карашын автобус тәрәзәсенә төбәде.

Гаҗәпләнүем көчле булса да, артык сүз куертуның урынсыз икәнлеген аңлап, мин дә тынып калдым.

Ә янымда утырган Хатын тукталышта төшеп калгач, Гөлүсә түзмәде:

- Барасы юл ерак, бераз сөйләшеп алыйк, - дип яныма килеп утырды. - Очрашмаганга да шактый еллар үткән. Ничек яшәп ятасыз? - дип кызыксынды ул.

- Ходайга шөкер, болай бары да әйбәт. Менә апамның хәлен белергә Яңавылга китеп барам. Бераз сырхап тора әле, - дидем. - Синең малайлар да егет булгандыр инде, кайдалар, гаиләләре бармы? - дип гадәти сорауларны тезеп киттем. - Соңгы вакытта хәләлең Вәгыйзьне дә очратканым юк…

- Алайса, син безнең хәлләрне бөтенләй ишетмәгәнсең икән. Бер ел элек иремне җирләдек бит. Соңгы бер-ике елда «яшел елан» колына әйләнеп беткән иде, - диде әңгәмәдәшем авыр көрсенеп. - Пенсиясен алу белән тиенен дә калдырмый эчеп бетерә барды. Бу хәл кече улыбыз Эльмирны хөкем иткәннән соң аеруча ешайды.

- Ничек? Эльмир хокук бозып эләктемени?- дидем бик гаҗәп-ләнеп, чөнки улының мәктәптә яхшы укуын, техникум тәмамлап, нефтьчеләрдә эшләп йөрүен белә идем.

- Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, диләр бит. Дустының туган көненнән кайтканда бер кызның сумкасын тартып алып йөгергән. Анда акчасы да булмаган да соң. Шаяртып кына алдым, танышасым килгән иде дип аңлатып караса да, ике елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Әтисе бу хурлыкны күтәрә алмады. Бакчага китеп туктаусыз эчә башлады… Ә бер баруыма җан тәслим кылган иде.

Гөлүсә үзе сөйләде, үзенең күзләре тулы мөлдерәмә яшь иде. Ана кешегә мондый халәттә булу җиңел түгелдер…

аның сөйләгәннәре берчә тетрәндерсә, икенче яктан ун- унбиш еллар элек булган вакыйганы исемә төшерде.

Сиксәненче еллар башында Гөлүсәләр ире белән икәүләп Карман ГРЭС ында эшләделәр.

Шәһәрдә алар алган фатир апамнар күршесендә иде. Гөлүсәнең бик тә укымышлы, итагатьле, кечелекле кайнанасы бар иде. Ул чакларда әле мәчетләр юк, ә барыбызның да хәер-сәдака биреп, вафат булган якыннары-бызның рухын сөендерәсе килә, шуңа күрә бераз булса да дога укый белә торган карчыкларны эзли торган идек… Мәрхүмә апам да Гөлниса әби белән кибеттә танышкан. Әби, үзенең адресын әйтеп, кереп йөрергә кушкан. Апам моңа бик шатланган иде, әмма аның сөйләве буенча, бер керүендә Гөлниса әби күз яшьләре белән оныкларының, аеруча Эльмирның, үзенә карата кырыс-лыгы хакында әрнеп сөйләгән.

- Хәергә кергән акчаларны тындырмый. Сораганын сорап, сорамаганын болай гына алып йома. Миңа акча жәл түгел, яман гадәткә өйрәнер, дип куркам… Улыма әйтер идем, бигрәк кырыс холыклы, сугып баланы имгәтеп куюы бар. Киленгә әйтеп караган идем дә, «алса ни, сиңа акча нигә кирәк, барыбер әзергә яшисең ич» - дип кенә куйды…

Берчак пәнҗешәмбе - мөсел-маннарның хәер-сәдака бирүне хуп күрә торган көнне - апам Гөлниса әбиләргә юл тота. Ишекләре ачык булганлыктан, кыңгырауга басмый гына фатирга керә. Апамның дәшүе була, әбидән дә алда ун яшьләр тирәсендәге Эльмир бүлмәсеннән чәчрәп килеп чыга да апама: «Сез нишләп кердегез, кем рөхсәт итте?», - дип кычкыра башлый. Әбисе аны туктатмакчы булып сүз катуга: «Син тик кенә тор, бәлки ул карактыр», - дип җикеренә, гарчә апамны үзләрендә күп тапкырлар күргәне булса да.

- Бу хурлыкка чак түзеп, хәеремне бирдем дә, тизрәк чыгып китү ягын карадым. Әлеге фатир ишеге минем өчен мәңгегә ябылды, - дип апам әрнеп елаган иде.

Мин Гөлүсәнең улы чыннан да карак булгандыр дигән уйдан еракмын, әмма дөнья куласа, дип юкка гына әйтмиләр шул. Кешегә нидер әйтер алдыннан үзеңә шул сүзне ишеттерсәләр, ничек булыр дип уйларга кирәк. Бәлки, Эльмир апама явызлык белән дә әйтмәгәндер, тик кызганычка каршы, олы кешене рәнҗетү аның өчен эзсез үтмәгән. Яшь егет язмышына шундый сынау юктан гына төшкәнмени?!

Фәзилә САДЫЙКОВА, Нефтекама шәһәре.

---
Өмет

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев