Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Бу хәбәргә ышанырга авыр булды. Бик тәрбияле егет иде, галим кеше иде” [+фото]

29 сентябрь көнне «Эфир»дагы - «Перехват», «ТНВ»дагы «Вызов 112» тапшырулары Казандагы «Корстон» кунакханәсе каршында булган юл-транспорт һәлакәте турында күрсәтте. «Киа» автомобиле бер велосипедчыны бәргән. Егетнең хәле авыр, 7нче сырхауханә табиблары аның тормышын саклап калу өчен көрәшә, дип тәмамланды сюжет.

Кызганыч, велосипедчы егетнең йөрәге кичә 30 сентябрь көнне тибүдән туктаган. Моны "Матбугат.ру"га "Булмас.ру" сайты хуҗасы Рузил Мөхетдинов сөйләде:
"Булат минем авылдаш иде. Кичә реанимациядә үлгән. Кандидат физмат наук иде. Ике югары белеме бар. Казан Федераль Университетында укыта иде, эшкә барышы булган. ВМКда миннән бер ел соңрак укыды ул. Кичә Булатны машина бәргән дип әни шалтыратып әйткән иде. Ул арада Илнар абыйсы "энем үлде" дип язып җибәрде. Бу хәбәргә ышану авыр булды".
Булат Абайдуллин 2 октябрь дүшәмбе көнне үзенең туган җире Арча районы Шушмабаш авылында җирләнәчәк. Дуслары, курсташлары, студентлары белми калмасын.
"Бик тәрбияле кеше иде. Беркем турында начар сүз әйтмәде. Бөтен кеше белән дус булды. Эчмәде-тартмады. Сабантуйда гел кунакка керә иде. Бер тапкыр да онытмады. Бертуган сеңлесе һәм әти-әнисе бар. Әтисе шулай ук галим кеше. Булат өйләнмәгән иде. Балалары юк. Яшьли китеп барды шулай. Бик кызганыч...", - дип сөйләде Рузил.
Татар халкы тагын бер асыл егетен, галим егетен югалтты...
Рузил Мөхетдиновка кушылып, "Матбугат.ру" да Булат Абайдуллинның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун…
P.S.
Авария турында "Перехват" сюжеты:
http://tatarstan24.tv
Авария турында "Вызов 112" сюжеты:
http://tnv.ru

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев