Саба дулкыннары

“Бу дөньяда яшисем килми. Нишлим икән, кая барыйм?”

Аракы дигән зәхмәт нинди генә гаиләләрне таркат­мый, кемнәрне ге­нә утларга салып, гомер буе тилмереп яшәргә мәҗ­бүр итми! Ләйсирә дә шул афәттән күп хәсрәт күргән. Сөйләгәннәрен тыныч кына тыңларлык түгел.

— Мин авылда, гади генә колхозчы гаиләсендә туып-үстем, бик бай яшә­мәсәк тә, тамак тук, өс бө­тен булды, — ди ул. — Тик әнием “салырга” яратты. Мин белә башлаганнан бирле эчте. Кечкенә чакта классташларым мине “стакан төбе ялаучы” дип котырталар, мин бик гарьләнеп елый идем. “Эчмә, әни, ник кеше көлдерәсең, тукта инде”, — дип ялына идем. Мин гаиләдә олы бала, миннән соң энем, ике сеңлем туды.
 
Әби-бабайлар инде юк иде, шунлыктан өйдәге бөтен эш, балаларны карау минем өскә төште. Бервакыт әти дә салгалый башлады. Менә китте өйдә талаш-сугыш, кешедә кунулар... әти: “Тукта эчүеңнән, үтерәм бит!” — дип, әнине кыйный баш­лады. Бу хәлләрне күреп: “үскәч, аракыны авызга да алмаячакмын”, — дип, үз-үземә әллә ничә тапкыр сүз бирдем.
 
Кеше алдында хур булмыйм дип, мәктәптә дә яхшы билгеләргә генә укыдым. Өйдә тынычлык булмагач, сигезне бете­рүгә, шәһәргә чыгып киттем. Училищеда укып чы­гып, зур гына бер заводта эшли башладым. Бәйрәм, ял җитүгә, күчтә­нәчлә­ремне төяп авылга ашкындым. Кайткан саен бер үк хәл: әни салмыш, аннан әти дә калышмый. Шул вакытларда авылның бик тәртипле егете белән очраша башладым. Бер-беребезгә гашыйк булдык. Тик безне аердылар. Егетнең әти-әнисе: “үзе әлегә бик тәртипле дә, тормыш итә башлагач, әнисе сыман эчкече булыр, алма агачыннан ерак төшми”, — дип әйткән. Шуннан егетем мине ташлады.
 
Булачак ирем белән ике ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Сал­галарга ярата иде, ләкин анысына күз йомдым. Ник дигәндә, иптәш кызларым кияүгә чыга башладылар, авылга кайтсам — анда исерекләр, тормышымны үзгәртәсем килде. Бер елдан улыбыз туды, заводтан фатир бирделәр. Матур гына яшисе дә бит, юк шул. Ирем тагын да ныграк эчә башлады. Төн урталарында исереп кайтып тынгылык бирмәде. Эч­мәгәндә бик әйбәт кеше үзе, кулыннан килмәгән эш юк. Тешемне кысып түзеп яшәдем. җәй көннәрендә авылга утын әзерләргә, печән чабарга кайтып йөрдек. Бер иптәше кыстагач, ирем институтка кичке бүлеккә укырга керде.
 
Кызыбыз туды. Үземә сердәшче, киңәшче булыр дип, әй сөенүләрем! Ирем институтта 7 ел укыды. Ул вакытта күргәннәрем, йә, Аллам, эчүе дә калмады, читкә дә йөрде. Балаларны йоклаткач, балконга чыгып, кайсы яктан кайтыр икән, кайткач тагын ниләр күрсәтер икән дип елап шешенеп бетүлә­рем... Төнлә исереп кайтып, ничек кирәк шулай мәсхәрәли, тизрәк йоклап китсә иде дип Аллага ялварам... Икенче көнне айныгач берни белми. Гафу үтенә, бүтән алай булмам ди. Аннан тагын эчә, тагын шул ук кимсетү-кыерсытулар башлана... Ике бала белән кая барасың, кем көтеп тора? Балаларым белән юанып, институтын тәмамлагач, иргә бәлки акыл керер, үзгәрер дип, Аллаһы Тәгаләдән түземлек сорап, көтеп яшәдем.
 
Еллар үтте, балалар да үсеп җитте. Иремә дә аз­рак акыл керде, яхшы эшкә урнашты. әйбәт ке­нә яши башладык. Улыбыз институтта укыды, эш­ли, өйләнде, инде оныкка өч яшь. Заводта 30 ел эшләдем, малайга фатир алып бирдек. Киленнән уңдык, кода-кодагыйлар да тәртипле кешеләр. Барысына шөкер итеп, сөенеп яшисе генә дә бит — тагын юк! Кыз тынычлык күрсәтми. Кечкенә чакта шулкадәр ягымлы, тәмле сүзле бала иде. Үзебез бозып бетердек бугай: ни теләсә, шуны алдым, кешедән ким булмасын дип тырыштым.
 
Кызым институтның бишенче курсында, кичке бүлектә укый. Быел юньләп укырга да йөрми бугай. Төннәрен трай тибеп, көне буе йоклап, акча сорап аптыраткач, эшкә урнаштырдык. Яхшы якка үзгәрмәде, тагын да начарланды. Акчасы бар, төнге клублардан кайтып кер­ми. Безгә бер тиен бирми. Яхшылап та әйтәбез, сүгеп тә карыйбыз. Кермәсә керми инде, авызында гел ялган, һаман алдый. Күршеләрдән оят, ни булды бу балага? Укуына 32 мең сум акча түләдек. ә укулар ничек, сынауларыңны бирдеңме дип сорасак, кычкыра гына: “Туйдырдыгыз инде, үзем беләм мин!” — ди. өйдә безнең белән бөтенләй сөйләшми, чит кеше кебек тик йөри. Мин көне-төне елыйм: гарьләнәм. Авылга кайтсам, анда тилмереп елап ки­ләм. әтием үлгәнгә инде 8 ел, әни эчүен һаман ташламый. Без кайтасын белгән килеш исереп ята...
 
Ирем яшь вакытта да әниемне әйтеп мәсхәрә­ләде. “Ник эчәсең?” — ди­гәч: “әниеңне бел!” — дип кенә акыра иде. Аллага шөкер, үзем шушы яшемә җитеп аракы эчмәдем, тәртипле яшәдем. Эчү түгел, аракы турында сүз чыкса да җенем котыра. Иремнең, әти-әниемнең җәберләүләренә түзгән идем, кызныкына түзә алырмынмы — белмим.
 
Башыма начар уйлар ешрак килә башлады, бу дөньяда яшисем килми. Нишлим икән, кая барыйм? Бу гарьлектән үз-үземә кул салмасам ярар иде. Уйларымда кызыма дәшәм: “Кызым, аңла, үзең дә әни буласы кеше, балаларың шундый булса нишләрсең? Мине — газиз әниеңне ник рәнҗетәсең? Беләсең бит: мин яхшы әни, тугры хатын булдым. җитәр вакыт, әниеңне бик кирәксенерсең, әмма мин булмам. Мине сагынып, утырып сөйләшергә тилмереп яшәрсең. Минем сыман газапланырга язмасын иде сиңа...”
 
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.
 
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: