Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Бу чирне мин Аллаһы ярдәме белән җиңәргә тиеш”

Роза Сәйфетдинова дәвачылар нәселеннән. Ә аның улы, талантлы татар рәссамы Әнвәр әфәндене белмәгән кеше сирәк. Роза ханым Казанның иң уңган аш-су осталарының берсе дә әле. Гомере буе эш алдынгысы булган, хәзер инде лаеклы ялда. Ул газетабыз укучыларына сихәтләндерә торган рецептлар турында сөйләде, файдалы киңәшләрен бирде.

- Роза ханым, нәселегездә дәвалау сәләте булуын иң әүвәл кемдә күрдегез?

- Әниемдә. Мин туып-үскән Чир­мешән районының Чирмешән авы­лында аңа күпләр мөрәҗәгать итә, аның янына төрле чирләрдән дәва эзләп киләләр, ул күз тиюләрне дә бетерә иде. Хәтеремдә: "Балам ике тәүлек туктаусыз елый", - дип хәтта табибә-педиатр килде. Әнием өшкереп җибәргәч: "Инде ике сәгать тынычлап йоклый", - дип хәбәр салды.

Сугыш еллары... Бервакыт яз көне, җигелгән ат белән ерак юлдан әни бик туңып кайтты, бер аягы белән җиргә гомумән баса алмый башлады, аягы катып калды. Унбер ай хастаханәдә ятты, ләкин барыбер төзәлмәде. Әбием Мәрьям: "Үзебез дәвалап терелтербез!" - диде. Өебез - олы юл кырыенда һәм көн саен аннан атлы олаулар йөреп кенә тора. Шулар узып китүгә, әбиебез: "Барыгыз тизрәк, ат тизәген алып керегез!" - дия торган иде. Шул җылы тизәкне әнинең аягына бәйләп, тукыма белән урап куя, шулай берничә сәгать ятарга кирәк. Ат бит солы гына ашый, чиста мал... Кем уйласын... Әмма шушы чара белән дәвалагач, әнинең аягы турайды, Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер! Әбием моның яхшы нәтиҗә бирәчәген каян белгәндер?! Тик шунысы бар: безнең нәселдә эчке тоемлау хисе бик көчле. Мин үземдә дә моны күптән сизәм.

- Үләннәр белән дәвалау юлы сабырлык, зур гыйлем таләп итә бит.

- Билгеле. Һәр ел яз-җәй айларында туган ягыма кайтам, анда каен яфрагы, тузганак, кычыткан, алмагач, груша, сирень, сәрби, юкә агачларының чәчәкләрен, гөлбадран, мәтрүшкә, әрекмән - нинди файдалы чәчәк яисә үлән бар, барысын да үз вакытлары буенча җыеп киптерәм.

- Үзегезне нинди өч сүз белән сыйфатлап бирер идегез?

- Гомерем буе шат күңелле, ярдәмчел һәм туры сүзле булдым. Һәм хәзер дә шулай. Сынаулар аша да уздым, берничә операция кичердем. Әле беркөн табибка барырга туры килде, күрәм, аның үзенең дә кәефе юк, авырый кебек. "Чирлисезме әллә?" - дим. Шәфкать туташы көлеп үк җи­бәрде, алар кабинетына табибка андый сорау бирер өчен кермиләр. Аның аркасы бик авырта икән, күлмәге өстеннән генә массаж ясадым. Кулларымда да сиземләү сәләте бар, хәле җиңеләйде табибның. Күршеләр дә мине күрүгә сәламәтлекләреннән зарланырга тотыналар, киңәшләр бирәм. Мәсәлән, шикәр чире белән җәфаланучыга бер айлык туклану диетасы төзеп бирдем, калорияләрне, ризык микъдарын санап, ничә сәгатьтән соң ашарга кирәклеген дә билгеләдем, иренмәдем. "Кандагы шикәр күләме дә төште, ябыктым да", - ди хәзер.

- Үзегез сынап караган, башкаларга булышкан рецептларыгыз белән бүлешегез инде...

- Иремнең әнисе бронхиаль астма белән җәфа чикте. Аны бик күп еллар буе бер рецепт белән дәваладым, файдасын күрде. Моның өчен 1 стакан чистартылмаган солы алырга, аны бик яхшылап юып, өстенә 6 стакан салкын су салып, төне буе тотарга кирәк. Иртән иртүк солылы суны кайнатып чыгаралар һәм сүлпән утта тагын 1 сә­гать кайнатып, төнәтмәне сөзәләр. Шуннан соң солыдагы бар файдалы матдә төнәтмәгә күчсен өчен бүрткән солыны иттарткычтан чыгаралар һәм әзер төнәтмәгә кире салып, кайнап чыкканчы утта тоталар. Яңадан сөзеп, җылы килеш ач карынга әз-әзләп эчәләр. Ул - бик туклыклы. Төшке ашка кадәр башка ризык ашамыйча торсаң, тагын да яхшырак. Төнәтмә үпкәләрне чистарта. Шушы рецепт белән бер туганыбыз яңа гына башланган астмадан котылды.

Гаймориттан болай дәваланырга була: Т хәрефе төсле итеп киселгән киҗе-мамык тукыма кисәген балга чыла­тырга һәм кашлардан алып борын очына кадәр ябып куярга. Өстеннән шулай ук Т кебек итеп киселгән целло­фан кисәген капларга һәм ятып торырга кирәк. Мондый компрессны ун тапкыр кую файда бирә. Борын куышлыгын 1 стакан суга 1 чәй кашыгы диңгез яисә таш тозы салып болгатылган эре­мә белән чайкатырга була. Алар бер-берсеннән составлары буенча бераз аерыла. Туя мае сылау да килешә. Помидор сабагы белән, ким дигәндә, 3 тапкыр ингаляция ясау хәл­не җиңеләйтә. Иң мөһиме, мондый авыру кешенең аяклары һәрчак җылыда булырга тиеш.

Кызганыч, күпләрнең бөерләре авырта. Үземә дә бу чир аша узарга туры килде, бер дә ышанычлы, шат­лыклы хәбәрләр әйтмәде табиб­лар. Әмма сәламәтлегем өчен көрә­шергә булдым. Үз-үземә нык ышан­дым, шунсыз булмый да. "Мин бу чирне Аллаһы Тәгалә ярдәме белән җиңәргә тиеш!" - дияргә кирәк. Иң әүвәл, диета сакладым: кыздырган, майлы, әче, тозлы, консервланган, маринадланган, какланган ризык­ларны авызыма алмадым. Ит һәм балыкны парда пешердем. Иртән ач карынга 1 стакан җылымса суга бераз лимон согы сыгып, 1 чәй кашыгы бал болгатып эчтем. Аннан соң үлән төнәтмәләре әзерләдем. 200 г су салынган савытка кирәкле үләннәрне 20 г салып, пар ваннасында 15 минут кайнаттым, 2 сәгать төнәттем. Шуннан соң сөзеп, ашар алдыннан 50 г эчтем. Нәкъ 1 ай гөлҗимеш, сары мәтрүшкә, каен яфраклары, меңъяфрак, бака яфрагыннан торган төнәтмәне эчтем. Аннан соң ай ярым тузганак, наратбаш, эт тигәнәге (череда), колмак, сукыр кычыткан, миләүшә чәчәге, нарат җиләге яфраклары, меңъяфрак, кычыткан, үги ана яфрак­лары төнәтмәсен кулландым. Өченче тапкырында 1 ай буе бөтнек яфрагы, тал кайрысы, җитен орлыгы һәм сукыр кычытканнан ясалган төнәт­мә ярдәмендә дәваландым. Дүртен­че мәртәбә 2 ай кычыткан, сары мәт­рүшкә, меңъяфрак һәм наратбаш төнәтмәсен, ә бишенчесендә 2 атна каз үләне, сукыр кычыткан, гөлбадран, сары мәтрүшкә төнәтмәсе эчтем. Аларны һәркөн иртән-кич эчтем һәм бөердәге вак ташлар, ком чыкты... Төнәтмәләрне ничәдер көн булса да тәнәфес ясап эчмәдем, һәркемнең организмы төрле, шуңа күрә, билгеле, табиб­лар белән дә киңәшләшергә, аларның сүзләрен дә истә тотарга кирәк, кемгәдер даруларсыз да һич бул­мый. Әмма вакытлар узу белән бар кеше­лек табигый ризыклар һәм үләннәр белән генә туклана башлаячак дип уйлыйм.

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев