Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Бу бер көнлек эш түгел, еллар буе әзерләнәбез": Татар теленнән халыкара олимпиадада Гран-прины япон егете, Татарстан кызы һәм Башкортстан егете алды

Японнар үҗәт, үз дигәннәренә ирешә. Чихиро Тагучи узган елда татар теленнән халыкара олимпиадада беренче урынны алган иде, быелгы VII олимпиадада Гран-при яулады. Тик узган ел ул Япониянең Канагава шәһәре вәкиле буларак чыгыш ясаса, быел Бөекбритания данын яклады, чөнки узган елның сентябрендә ул Бөекбританиягә укырга кергән. Чихиродан тыш, олимпиадада Гран-прины Татарстанның Чирмешән районыннан Лилия Гатина һәм Башкортстаннан Тимур Суфиянов алдылар. "Татар-информ" хәбәрчесе алар белән җәһәт әңгәмәләр корды.

Бүген татар теленнән халыкара олимпиада җиңүчеләрен Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде. 

Япон егете Чихироның белемен ул сәхнәгә чакырып чыгаруга ук сынап карады. Парламент җитәкчесе “Исәнме, хәлләрең ничек” дигәч, Чихиро “әйбәт” дип җавап бирде.

– Мин быел олимпиадада җиңүче булдым. Бик шатмын, бу бүләкне алуым белән горурланам. Чит ил кешесе буларак, татар телен өйрәнәм. Сезнең Татарстанда татарча сөйләшүегезгә карап, мин сокланам. Татарча сөйләшергә кирәк! Татар телен өйрәнү бик мөһим. Татар теле аша мин монда бик күп яңа дуслар таптым. Яңа дөньяга ишекләр ачылды. Сез дә үз телегез белән горурланып, телегезне саклагыз, - дип мөрәҗәгать итте Чихиро залдагы иптәшләренә.

Тантаналы чарадан соң Чихиро "Татар-информ" хәбәрчесенә тәэсирләре белән уртаклашты. Узган елгы суык үзәгенә үткән, күрәсең. Аны да исенә төшерде.

– Чихиро, җиңүеңне көттеңме? Борчылдыңмы? Былтыр беренче урын алгач, киләсе елга Гран-при алам дип үзеңә сүз бирмәгән идеңме?

– Җиңүемне көттем, ләкин бу нәтиҗә, миңа калса, могҗиза кебек. Бу юлы мин үземне тыныч хис иттем, узган елда курыккан идем, чөнки Казанда, Россиядә һәм олимпиадада беренче тапкыр идем.

– Узган ел белән чагыштырганда нинди үзгәрешләр күрдең?

– Миңа калса, минем татар теленнән белемем яхшырды. Узган ел танышкан дусларымны очраттым. Аларны күреп сөендем. Һава торышы... Былтыр бик салкын иде. 0 градус диярлек иде, кар да яуды. Болытлы булды. Быел исә кояшлы, җылы көннәр торды. Быел күңелем дә күтәренкерәк, миңа күбрәк ошады. Узган елда Япониядән монда курткамны алып кайтмаган, оныткан идем. Быел курткамны алдым, ләкин аның кирәге чыкмады.

 

– Биремнәр быел үзгәргәнме? Авыррак булдымы?

– Әйе, быел Татарстан тарихы турында 10 сорау бар иде. Япониядә туып үскәч, без Татарстан тарихын өйрәнмәдек, шуңа күрә анысы бераз авыррак булды.

– Бу олимпиадага ничек әзерләндең?

– Бөекбританиядәге татарлар белән татарча сөйләшеп әзерләндем. Көн саен Youtube та татарча яңалыкларны карап, татарча тыңлап, аңларга тырышып карау юлы белән әзерләндем.

– Татар телен ничә ел өйрәнәсең?

– Быел бишенче ел. Миңа 17 яшь булганда, Токиода өйрәнә башлаган идем. Махсус курслар оештырылды, татар укытучысы укытты. Хәзер инде мин Бөекбританиядә лингвистика юнәлешендә укыйм. Япониядә мәктәп һәм университетны тәмамлап, шунда киттем.

– Татар теле сиңа нәрсәсе белән ошый? Тагын нинди телләр беләсең?

– Татар телендә вариацияләр бик күп. Фин татарлары башкачарак сөйләшә, ләкин ул да татар теле. Татар теле дөньясының күпкырлы булуы ошый миңа. Япон телен беләм, билгеле, ул минем ана теле, инглизчә беләм. Япониядә бераз гына рус телен өйрәнгән идем.

– Урамда татарча сөйләшүләрне ишеттеңме?

– Урамда кешеләр күбрәк русча сөйләшә. Без яшәгән Универсиада авылында гына татарча, ләкин урамда түгел.

– Син үзең татар теленә нинди өлеш кертергә җыенасың?

– Мин хәзер яңа татарча-японча сүзлек ясарга няитлим. Шушы проектны дәвам итәргә уйлыйм.

– Узган елда син Казаннан киткәч, сез татар теле олимпиадасында төрле елларда катнашып җиңү яулаган Юто Хишияма, Мидзуки Никамура белән очрашып сөйләшеп утырдыгыз. Быел ничегрәк планнар? Алар белән аралашуыңны дәвам итәсеңме?

– Әйе, быел Япониядән тагын бер катнашучы бар. Без хәзер дүртәү очрашырбыз дип уйлыйм.

– Бездә татар телен укыту белән бәйле мәсьәләләр туганда, борчылган идегезме?

– Мин татар телен мәктәпләрдә өйрәтү кирәк дип уйлыйм, чөнки аның үз үзенчәлекләре бар.

– Татар җырларын тыңлыйсыңмы? Өйрәнеп карамадыңмы?

– Өйрәндем. Мәсәлән, “Туган тел” җырын шушы олимпиадага өйрәнү мәҗбүри иде. Дәрестә дә без “И, туган тел” текстын өйрәндек. Мин күбрәк пианинода уйныйм, шуңа күрә “Сайра, сандугач”ны пианонида уйный беләм.

Быелгы олимпиадада Гран-прига шулай ук, Татарстанның Чирмешән районыннан Лилия Гатина һәм Башкортстаннан Тимур Суфиянов лаек булды.

– Шушы җиңүемә чиксез шатмын. Татар теленә мәхәббәт уяткан газиз әти-әниемә, ул мәхәббәтне тагын да үстергән укытучыларыма рәхмәт әйтәсе килә, - дип хисләрен уртаклашты Лилия Гатина.

– Мин татар егете, моның белән чиксез горурланам. Мин бит булачак әти дә. Телемне балаларга җиткерүне изге бурычым дип саныйм, чөнки бөтен дөньяда бер генә кеше үз туган телендә сөйләшсә дә, безнең телебез мәңге яшәр! Шушы сәхнәдә торганда, минем хисләрем ташый, - дип шатлыгын уртаклашты Башкортстанның Туймазы шәһәреннән 10 сыйныф укучысы Тимур Суфиянов.

“Үзләрен татар дип әйтергә кыенсыналар”

– Тимур, татар теленнән олимпиадада катнашу уе ничегрәк туды? Сыйныфташларың моңа ничек карый?

– Нигәдер әти-әниләр балалары белән кечкенәдән русча сөйләшә, нәтиҗәдә укырга кергән балалар арасында да күбрәк рус теллеләр. Минем сыйныфта татар телен өйрәнү ник кирәк дип гаҗәпсенүчеләр юк, чөнки алар үзләре русча сөйләшсә дә, татарлар, телне әз-мәз беләләр дә кебек, ләкин алар үзләрен татар дип әйтергә кыенсыналар. Бу күренеш миңа бик ошамый, шуңа күрә киләчәктә гомеремне татар теле белән бәйләргә җыенам.

– Киләчәк тормышыңны кайда күз алдына китерәсең?

– Өфедә каламдыр, ләкин Казан миңа күбрәк ошый. Монда күңелем ачыла. Казанны нык күрәсе килә иде, минем әле монда бер дә булганым юк иде. Татар теле, белемемне күрсәтү өчен Казанга килү насыйп булды. “Пар ат”шигырендәгечә пар атта Казанга килеп җиткән кебек булдым. Килчәәк тормышымда телне түкми-чәчми балаларыма җиткерәсем килә.

 

– Телне өйрәнүдән тыш, татар мәдәнияте, сәнгате, тарихы белән кызыксынасыңмы соң?

– Әйе, татар тарихы белән кызыксындым. Олимпиадага әзерләнгәндә, тагын да ныграк өйрәндем. Электән үк Татарстан тарихын укый, өйрәнә идем. Без бит Татарстан һәм Башкортстан – якын күршеләр, шуңа күрә мин күршеләрем белән бик кызыксынам.

– Биремнәр авыр булдымы соң?

– Татарстан һәм татарлар тарихы турында биремнәр җиңел булды, чөнки, әйткәнемчә, бик нык әзерләндем. Ә татар теленнән грамматик эшләре кыенрак булса да, тырышлыгым нәтиҗәсендә урын яулый алдым. Иң кыены мәкальләр булды. Мәкальләрне бераз онытып җибәргәнмен. Кайткач, моны төзәтергә уйлыйм.

– Олимпиадаларда ничә ел катнашасың?

– Өч ел катнашам, ләкин быел беренче тапкыр йомгаклау этабына барып җиттем, шуның белән бик горурланам. Узган елда Башкортстанда өченче урын алгач, Казанга чакырмаганнар иде. Анда беренче, икенче урыннарны җибәрделәр.

Укытучысы Земфира Нурисламова:

– Бу бер көнлек кенә эш түгел, еллар буена әзерләнәбез. Көн дә дәресләрдән соң калып, бөртекләп-бөртекләп әзерләндек. Яңа дәреслекләрне, китапларны айкап чыктык. Гран-при алырбыз дип һич тә уйламаган идек, ләкин мин укучыларымның көченә ышандым. Бөтен өметемне акладылар.

 

"Һәрберебез тел белән горурланса гына, милләт югалмаячак"

Лилия Гатина өчен олимпиадада авыр биремнәр булмаган. Ул безгә шул хакта әйтте.

– Кайсындыр аерып, авыр булды дип әйтә алмыйм, алар барысы да телебезгә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга кагылышлы. Моны белгән, үткәнең белән кызыксынган очракта, бу сорауларга җавап биреп була.

– Татар теле дәресләре атнасына ничә сәгать керә?

– Татар теле бер дәрес, әдәбият өч тапкыр укытыла.

– Нинди проект тәкъдим иттең?

– Заман киемнәрендә милли колорит проектын тәкъдим иттек. Заманча милли кием төрләрен күрсәтү иде максат. Хәзерге вакытта бу танылган юнәлеш, әмма кыйммәтле бренд, шуңа күрә без һәркем булдыра алсын өчен кием үрнәкләрен тәкъдим иттек. Кием генә түгел, калфаклар, алкалар да ясадык.

– Гран-прига өметләнгән идеңме?

– Күңелдә ниндидер өмет, хыял һәрвакыт бар инде ул.

– Хәзер республикада күп телле мәктәпләр булдырырга уйлыйлар. Моны хуплыйсыңмы үзең?

– Әлбәттә, хуплыйм, тик һәркем үз телен белергә, сөйләшергә, беркем дә үз теленнән оялмаска тиеш. Һәрберебез горурланса гына, милләт югалмаячак.

Чувашстаннан җиңүче кызлар шатлыкларыннан елап тора иделәр. Танышкан дусларыннан аерылуны да авыр кабул иткән алар. Батыр районыннан Татар Согыты авылы кызы Наилә беренче ел катнаша.

– Атмосферасы бик ошады. Чит ил кешеләре белән танышасың. Тагын бер елдан киләсе килә. Беренче тапкыр килгәч, биремнәр нинди буласын белмәдем. Җитдирәк әзерләнергә кирәк икән, дигән нәтиҗәгә килдем, гәрчә көн дә дәрестән соң калып шөгыльләнсәк тә. Безгә Татарстан тарихы авыррак булды, бездә өйрәнелмәгәч, без аны белмибез. Бездә мишәр диалекты булгач, телнең грамматикасы да кыенрак булды, - дип әйтте 9 сыйныф укучысы Наилә Мәхмүтова.

Мордовиянең Татар Пешләсе авылыннан 8 сыйныф укучысы Диана Биксаляева да олимпиада биремнәрендә үзе белмәгән сораулар булуын әйтте.

– Киләсе елга Татарстан тарихы буенча белемемне ныгытырга кирәк. Начар әзерләнеп килгәнемне белдем инде, - диде. 

 

  • Чихирога кадәр без иң югары бүләккә лаек булган тагын ике японны беләбез. Юто Хишияма – 2014 елда халыкара олимпиадада катнашкан беренче япон вәкиле. Мидзуки Накамура 2017 елгы олимпиадада Гран-при яулаган иде. Быелгы олимпиадада Чихиродан тыш, призерлар исемлегендә япон вәкиле Хиде Икуми да бар.

 

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Салават Камалетдинов

 

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев