Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бу атнага йолдызнамә

9-15 декабрь көннәренә йолдызнамә. Кучкар, Үгезбозау, Игезәкләр, Кысла, Арыслан, Кыз, Үлчәү, Чаян, Укчы, Кәҗәмөгез, Сукояр, Балыклар. Берсен дә онытмадыкмы?

Кучкар (21.03 – 20.04)
Туганнарыгыз белән аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Тынычрак булырга тырышыгыз: хаклык алар ягында кебек.

 
Үгезбозау (21.04 – 20.05)
Кеше белән уртак тел таба, аның хәленә керә белү, шулай ук эчке сиземләү керемле эшләрдә катнашу мөмкинлеге бирер. Тик бер киңәш: фикерегезне кызып-кызып яклаудан баш тартыгыз.
 
Игезәкләр (21.05 – 21.06)
Рухи яктан үсү, нәрсәләргәдер өйрәнү өчен, сәяхәткә чыгу өчен шәп чор. Тик үзегезгә “җирдән аерылуга” комачаулаучылар табылмагае…
 
Кысла (22.06 – 22.07)
Җитәкчегез дә, хезмәттәшләрегез дә, сезнең булдыклылыкны күреп, телсез калыр. Шул ук вакытта дәрәҗәле кәнәфидә утыручы яклаучыгыз да барлыкка килер әле.
 
Арыслан (23.07 – 23.08)
Алтын таулар вәгъдә итүчеләргә ышанып, харап була күрмәгез! Күктәге торнага карап, кулдагы чыпчыкны ычкындырмагыз, дип киңәш итә йолдызлар.
 
Кыз (24.08 – 22.09)
Һәр почмактан бәхет елмаерга гына торачак. Гомумән, сезнең өчен елның иң кызыклы, иң уңайлы чоры. Мөлаем, энергияле, талантлы, өстәвенә әле акчалы да булып куячаксыз.
 
Үлчәү (23.09 – 23.10)
Кесә ягын калынайтасы килә, әмма мөмкинлек чамалы. Шулайракмы? Бераз гына көтик инде. Акча ишелеп үк төшмәсә дә, йолдызларның вәгъдә итүенә караганда, шактый булыр ул, шактый…
 
Чаян (24.10 – 22.11)
Көч-куәтнең ташып торуы эштә кеше көнләштерерлек уңышларга һәм берәүгә үлеп гашыйк булуга китерер. Әмма хисләр белән саграк! Гаиләлеләр өчен генә дә әйтелгән сүз түгел бу…
 
Укчы (23.11 – 21.12)
Кайберәүләргә карьера баскычлары биегәергә тора: офыкта яңа вазифа, яңа коллектив шәйләнә. Мәхәббәт мәсьәләсендә дә күңелгә ятышлы хәлләр, матур сюрпризлар көтелә.
 
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)
Акча ягын кайгырту өчен бик-бик уңышлы чор. Уйламаганда-көтмәгәндә генә файдалы элемтәләр барлыкка килеп, алдыгызда шәп кенә мөмкинлекләр ачылыр. Өстәвенә әле сөеклегез дә куандырыр.
 
Сукояр (21.01 – 19.02)
Тырышлык һәм сүзгә осталык кайбер кемсәләрнең борыннарына чиертү белән төгәлләнер. Әмма шуны белеп торыгыз: артык шикләнүчән булуыгыз, ышанмаучанлык гадәтегез, юлыгызга аркылы төшеп, искитмәле мөмкинлектән коры калдырырга мөмкин.
 
Балыклар (20.02 – 20.03)
Тормышыгызда берсеннән-берсе матур хәлләр көтелә. Эштә дә әйбәт! Җитәкчегез, хезмәтегезне бик шәп бәяләп, үзегезне күкләргә чөеп мактаячак.
 
 
 

Фото: https://pixabay.com

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.12.2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев