Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бөтендөнья хатын-кызлар съезды: нәрсә булды соң бу?

Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды ничек узды дип сорагач, мин хәтта аптырашта калдым. Барысы да шул дәрәҗәдә примитив, хәтта алар өчен оят булып китә. Безнең хатын-кызлармы бу дип әйтәсе килә.

Съездны икенче дип атау ни дәрәҗәдә дөрес?
 
1917 ел, 24 апрель. Казан. Яңа клуб бинасы (Горький урамы, 3 нче йорт). Бөтенроссия мөселман хатын-кызларының Казандагы беренче корылтае тантаналы шартларда үз эшен башлап җибәрә. Корылтайга Россия төбәкләре, Кавказ, Кырым, Төркестан, Польшадан 90 делегат һәм кунак чакырыла. Корылтайны мәркәз бюро Рәисәсе, Казан делегаты Хәдичә Таначева ача. Съездга чыгарылган мәсьәләләр: “...хатыннарның шәригатьтәге хокуклары; аларның гаиләдә тоткан һәм тотачак урыннары; сәяси хокуклары; иҗтимагый тормышта тоткан урыннары...”. (Тәэминә Биктимерова туплаган мәгълүматлар).

2007 ел. 13 сентябрь. “Русия мөслимәләренең I Корылтаеның 90–еллыгына багышлап Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы “XXI гасыр хатын-кызы: гаилә һәм җәмгыять” Бөтенрусия хатын-кызлар форумы уздырды. Форумда хатын-кыз хәленең хәзерге җәмгыятьтәге иҗтимагый, икътисади, хокукый, рухи-әхлакый, милли аспектларын тикшереп, хатын-кызның милли мәдәниятне һәм гомумкешелек кыйммәтләрен торгызу, саклау һәм үстерүдәге роле турында эшлекле фикер алышу булды”.

2012 ел. 26 апрель. Мәскәүдә II Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары съезды үтә. Беренче тарихи съездны нигез итеп алып, 95 елдан соң үткәрелгән съезд икенчесе дип билгеләнә. 
 
“Мәскәүдә 26 апрельдә беренче мәртәбә Русия мөселман хатын-кызлары корылтае үтәчәк. Ул форум "XXI гасырда мөселман хатын-кызлары һәм аларның җәмгыятьтәге роле" дип исемләнгән. Беренче дисәк тә – беренче тапкыр мөселман хатын-кызлары әле 1917 елда ук җыелган булган. Ул елны Русия күләмендә мөслимәләрнең беренче җыены оештырылган. Ул вакытта аларның максатлары гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кызлар эшчәнлегенә карата бердәм фикер булдыру булган”, дип язган булган ул вакытта журналист Нәзифә Кәримова. 
 
“1917 елдан бирле мөселман татар хатын-кызларының андый масштабтагы корылтае булганы юк иде. Съезд делегатлары булып Россиянең 42 регионыннан хатын-кызлар килүе 2012 ел өчен зур масштаб иде”, - диде Наилә Җиһаншина “Татар-информ” хәбәрчесенә. 
 
Алга китеп әйтик, бу атнадагы съездда Россия мөселман хатын-кызлары оешмасы рәисе Наилә Җиһаншина күренмәде. Көзгә ул Мөселман хатын-кызлары корылтаен җыярга ниятли. Анысын өченче дип атауның дөрес булачагын искәртте ул. Наилә Җиһаншина корылтайда социаль эшмәкәрләк проблемаларына игътибар юнәлтү кирәклеген әйтә. “Хатын-кызларның эше юк, мөселман хатын-кызларының да шул исәптән. Безгә шушы юнәлешне күтәреп, хатын-кызлары эшле ясау бурычы тора. Игътибарны юнәлтергә ниятлибез”, - ди ул. 
 
2019 ел. 18-19 апрель. Казан. II Бөтендөнья татар хатын кызлары съезды. Бу съездны оештыручылар аны икенче дип атады. 
 
Съезд пресс-релизыннан юллар: "Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 18-19 апрель көннәрендә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын уздыра. Исегезгә төшерәбез, әлегә кадәр бу җыелышлар форум буларак оештырылып килде, 2017 елда аның бишенчесе узган иде. Бөтендөнья мөселман хатын-кызлары съезды беренче тапкыр 1917 елның 24 апрелендә Казанда уза. 102 ел элек корылтайга Россия төбәкләре, Кавказ, Кырым, Төркестан, Польшадан 90 делегат һәм кунак чакырыла.
 
18-19 апрель көннәрендә узачак II съездда Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 67 регионыннан, 27 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнашачак. Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә". 
 


Сорау: Бөтендөнья татар хатын-кызлар съездын оештыручылар моңа кадәр булган съездлар турында белмәгәнме, әллә аларны съездга санамыймы?
 
Ни өчен бер үк тарихи съездның ике тапкыр дәвамы үткәрелә? Бу сорауны икенче съездларның икесендә дә булганжурналист һәм җәмәгать эшлеклесе Нәзифә Кәримовага бирдем. 
 
“Гомерның тиз агышын аңлатадыр, - ди съездның делегаты Нәзифә Кәримова. - Минем хатын-кызларның икенче съезды дигән фоторәсемнәр бар. Хәзер дә икенче дигәч мин беразга аптырап калдым. Ул вакыт съезд исемендә мөселман сүзе булган, монысында юк. Шуңа бераз буталчыклык бар. 
 
Бу, минемчә, бердәмлек булмауны күрсәтә, татар хатын-кызлары белән мөселман хатын-кызлары ничектер икегә аерылган кебек тоела. Монда без милләтне күтәребез. Дини канва куелмаган. 
 
Бәлки, чыннан да, дини якны алга сөрмәсә дә буладыр. Дин - күңелебездә. Мөселманлык - татарның җанында. Тегесе дә, монысы да дөрес булгандыр. Минемчә, татар хатын-кызлар оешмалары, мөселман оешмалары белән киңәшеп эшләргә тиешләрдер. 100 ел үткән, татар проблемасы чишелеп бетмәгән. Тагын 100 ел үтәр – чишелеп бетәрме? Бетмәс. Милләт яшәгәндә, проблемасы да булсын!” 
 
Ике фото: ике съезд
 
1917 елгы съездның символы булган фото калган. Ә 2019 елгы съездны киләчәк буыннар кайсы фото белән искә алыр? Без фаразлап карадык.
 
1917 елгы Россия мөселман хатын-кызлары съезды:
 
 
2019 елда Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды:
 
 
"Ак калфак"ны оештыручыларның югалган чагы
 
Съездның төп оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшләп килүче “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы. 
 
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы “Сөембикә” журналы тарафыннан оештырыла. Журнал тарихыннан юллар: «Ак калфак» Бөтентатар хатын-кызлары берләшмәсен оештыру, күренекле хатын-кызларның милләт файдасына кылган игелекле эшләрен бәяләү өчен «Сөембикә» беләзеге дигән абруйлы бүләкне булдыру, «Киленбикә», «Гыйффәт туташ» дигән затлы бәйге-тамашалар уздыру, «Бишек җыры», «Казан сөлгесе» конкурслары белән укучыларны кузгату – болар барысы да ул мөхәррирлек иткән дәвердә башкарыла. (Сүз Роза Туфитуллова мөхәррирлек иткән 1988 – 2000 еллар турында бара).
 
Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында "Ак калфак"ны "Сөембикә" журналы оештыруы хакында бер искәрмә дә юк: “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә. Ул хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны, бигрәк тә алар арасындагы эшсезлек проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү; ана һәм бала хокукларын яклау; күп балалы гаиләләргә ярдәм итү; татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү; гореф–гадәтләрне, телне саклап калу; дөнья күләмендә барган икътисади һәм сәяси процессларда хатын-кызның ролен үстерү максатыннан оештырыла. 
 
“Ак калфак” оешмасы үсеп килүче буында милли үзаң формалаштыру; милли мәдәниятне һәм күпьеллык кыйммәтләрне торгызу, саклау һәм үстерү; туган телгә ихтирамны арттыру, татар мәктәпләренә һәм гимназияләренә ярдәм итү; милләтебезнең кием атрибутикаларын тегү–чигү һәм милли ризыклар әзерләү буенча мастер–класслар оештыру; шулай ук ана, бала һәм ата хокукларын яклау буенча закон актларын әзерләүдә катнашу һ.б. шундый эшләр башкара”.
 
Сүз уңаеннан, съездда да "Ак калфак"ны оештыручылар делегатларга тәкъдим ителмәде. Иҗтимагый оешмага нигез салучылар трибунада да күренмәде.
 
 
Татар хатын кызлары: яңа гасырда - калфакмы, динме?
 
Пленар утырышның президиумда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Кыргызстаннан шәрәфле кунак – Кыргызстанның 2011-2017 еллардагы беренче ледиы, медицина фәннәре докторы Рәйсә Атамбаева, Оренбург, Австралия, Казахстан вәкилләре утыра. 
 
 
Программа буенча пленар утырыш ике сәгатькә исәпләнгән. Ул 10.00 башланып, 12.00 сәгатькә кадәр барырга тиеш иде. Ягъни, җомга көн 12.00 сәгатьтә – җомга намазы башланган мизгелләрдә ханымнар резолюция кабул итергә тиешләр инде. Димәк, татар хатын-кызы коточкыч сайлау алдына куела – динме, милләтме? Атнада җиде көн булуга, һәр тәүлекнең 24 сәгате булуга карамастан, милләт өчен мөһим резолюция кабул итү вакытының изге җомга намазы вакытына туры килүе оештыручыларның татар хатын-кызына нинди юнәлеш тәкъдим итүен ачык күрсәтә. 
 
Әлбәттә, утырыш ике сәгатькә сыеша алмады. Ул төшке ашка һәм “Калфак туе”на соңга калу турында кисәтелеп торуга карамастан өч сәгать чамасы дәвам итте. Алай да программага кертелгән алты чыгыш тыңланмыйча калды. 
 
Резолюция трибунадан яңгырамады. Бары тик резолюция проекты сездә бар дию белән чикләнелде һәм тавыш бирергә тәкъдим ителде. 
 
- Резолюциягә күз салырга мөмкинме? - дип сорыйм янымда утырган ханымнардан.
- Ә безнең юк ул.
- Сезгә таратылган диделәр бит әнә.
- Пакетта булгандыр ул. Үзебез белән түгел.
- Ә алайса, сез аның белән танышмагач та, нәрсә өчен кул күтәрдегез соң?
- ...
 
Резолюция турында фикер алышулар тәкъдим ителгәндә сәхнәгә бер делегат ханым менде һәм Кадрия Идрисова иңенә чапан салды. Аның артыннан икенчесе менеп, тагын бер чапан бүләк итте – Кадрия Идрисова чарасызлыктан теге чапанны икенчесе белән алыштырды. 

Алгы рәтләрдәге берәү: “Урта Азиянекеләр шул булыр инде – чапан биреш китте”, - дип ахылдап куйды. Чапаннар резолюциягә дигән кадерле вакытны ала иде шул... 
 
 
 
Пленар утырыш тәмамланды дип игълан ителде. Халык дәррәү торып ишеккә агылды. Ул арада берәү трибунага күтәрелеп сөйли башлады. Аның кем булуы бәлки әйтелгәндер дә, залдан чыгарга кузгалган халык шау-шуы белән ишетелмәде.

“Без бүгенге съездга катнашуга бик бәхетле һәм бик рәхмәтле, - диде ханым. - Без үзебезне гореф-гадәтләргә, йолаларга өйрәтүче, милли телебезне яклаучы һәм саклаучы, безнең аркылы боларны барлык татар халкына җиткерүче чын мәгънәдә халык укытучысы булган Кадрия Рәис кызына барлык залда утыручылар исеменнән һәм безнең белән бергә атлаучылар соравы буенча хөрмәтле Васил Гаяз улы сездән үзебезнең яртакан Президентыбыз Рөстәм Нургали улыннан Кадрия Рәис кызына халык укытучысы исемен бирүен соравын үтенәбез... (Кул чабулар). Һәм сезгә 500 имза куелган хатны тапшырабыз”.

Гафу итегез, мәҗлестән кайтып киткәндә җырланыла торган фольклор җыр искә төште. Хатын-кызларның милли хәрәкәте фольклорга йөз тотканда нишләп искә төшермәскә?!
 
Алай итәргә кирәк, 
Болай итәргә кирәк, 
Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, 
Кайтып китәргә кирәк!
 
Рәхмәтле безнең халкыбыз. Рәхмәтле була белә торган итагатьле халык. 
 
Агач күрке - яфрак, адәм күрке - чүпрәк 
 
Беренче күзгә ташланганы – ханымнарның күбесе, бик күбесе, милли кебек күренгән киемнән. Съезд делегатларының башында ХХI гасырда калфак дип кабул ителә торган баш киеме. 
 
Татар калфагы турында ике фикер. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова татар калфагы Казан ханлыгы алынганнан соң, каты нигезе алынган такыядан барлыкка килгән баш киеме дигән фикер әйткән иде. Ягъни, ул элегрәк утырып торган булса, хәзер салынып төшкән формада.
 
 
"Калфак татарларның тарихтагы яңа хәлен, тоткан урынын күрсәткән. Ул татарларның ныклы нигезе юк дигәнне аңлаткан”, ди галимә. Мисал итеп ул Сөембикәнең баш киеменә игътибар итәргә чакыра.“Рәсемдә Сөембикә башында конус формасындагы очлы биек баш киеме – такыя күрәбез. Бу - төрки чыгышлы баш киеме. Ул, мәсәлән, төрки халык казахларда да бар. Астына киез куеп тегелгән баш киеме, ныклы нигезе булгач, формасын саклаган. Казан ханлыгы алынгач, татарның аксөякләре калмаган - морзалар чукындырылган, чукынмаганы җирсез калган. Шуның символы буларак, хатын-кызның баш киеме үзгәреш кичерә. Такыяны конус формасында тотып торучы нигезе алына һәм ул формасын югалта, салынып төшә. Сүз уңаеннан, калфакның мондый формасы турында мәгълүмат җырларда да саклана: "кыңгыр салган калфагы". 
 
Әлеге фикер белән Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина да килешә. “Бу искиткеч фикер – Сөембикәнең калфагы өскә караган һәм ул шулай булырга тиеш тә. Бөкләнеп төшкән калфак ул “Беттек!” дигәннең бер формасы инде. Шуңа күрә баш киеме югары булырга тиеш. Казан ханының бүреге дә шундый булган. Мин бу фикер белән килешәм”, – дигән иде ул. 
 
 
Инде сорау: бүгенге “заколка-төймә” калфаклар ни аңлата?
 
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры Венера Гәрәева: “Боларның костюмнары көлке күренә. Баш очына куйган калфак та түгел, түбәтәй дә түгел, тәлинкә дә түгел... мин моны Сара Садыйковалар кигән калфаклардан көлү дип уйлыйм. Кеше милли кием киенә икән, башыннан аягына кадәр булсын. Аягында – читек, өстендә – камзол... Хәзерге киемнәр милли костюмнан көлү шикелле. Бу - минем фикер. Миңа калса, милли киемне кайтарасы килә икән, ул бөтен яктан җавап бирсен,башка түбәтәй киеп кенә булмый. 
 
Өсләрендә аңлаешсыз чигелгән күлмәк, башларында калфак, үзләре русча сөйләшә. 
 
Үзбәкләрнең, һиндларның милли костюмнарын карагыз! Алар чын милли кием кия. Булса, чын булсын, ярым-йорты булмасын. Безнең дәүләт ансамбленең костюмнарына карагыз - чын милли киенгән. Без бик зәвыклы милләт булырга тиеш бит”. 
 
Финляндиядән килгән делегат Гөлтән Бәдретдиннең гаҗәпләнүе чиксез иде. “Без татар теле әһәмияте турында сөйлибез, әмма мондагы хатын-кызлар русча сөйләшә бит. Ә без русча белмибез, шуңа аптырап та калабыз. Автобуста утырабызмы, башка җирдәме – рус телендә аралашалар. Безгә бик уңайсыз. Алар үзара татарча сөйләшмәсә, балалары ничек татарча сөйләшсен ди?”
 
Сүз уңаеннан, съездда чыгыш ясаган Илнар хәзрәт Зиннәтуллин ханымнарыбызның яулыксыз булуын тәнкыйтьләп үтте. 
 
 
Файдалы эш коэффициентын саныйбыз: 48 сәгатьнең өч сәгате - җитди, калганы - күңел ачу
 
Ике көн барган съездның өч сәгате җитди чараларга бүленгән. Ике сәгать – пленар утырыш һәм бер сәгать - “Татар халкының үсеш стратегиясе”нең эскизын тәкъдим итү. 
 
Балалар бакчаларында милли тәрбия бирү алымнары белән танышу – 2 сәгать; “Татар кызчыгы – 2019”, “Татар малае – 2019” бәйгеләренең финалы – 2 сәгать, “Калфак туе” – 3 сәгать, “Исәнмесез” спектакленең премьерасы – 2,5 сәгать. 
 
Пленар утырыш кысаларында бәйге җиңүчеләре булган татар кызлары бүләкләнде, иң актив ханымнарга ТР Дәүләт Советының һәм Бөтендөнья татар конгрессы дипломнары тапшырылды. 
 
 
Резолюция: Күчмә утырышларны дәвам итәргә!
 
Съездның проект рәвешендә тәкъдим ителгән резолюциясе. Мин моның аерым пунктларына тукталып китәргә теләр идем. Әмма "үзегезгә файдалы урыннарны күрсәткәнсез, анда бик күп һәм бик әһәмиятле пунктлар бар иде" дип әйтмәсеннәр өчен тулысынча укып чыгарга тәкъдим итәм.
 
Минемчә, бу резолюциянең унынчы класс укучысы эше дәрәҗәсендә.
 
II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды резолюциясе 
 
Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съездында катнашучылар, хатын-кызларның милли яшәештә һәм җәмгыяви тормышта тоткан урыннарына кагылган мәсьәләләрне тикшереп, фикер алышканнан соң түбәндәге карарга килделәр:
1. Татарстан Республикасында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар милли-мәдәни тормышында мөһим роль уйнаучы хатын-кызларның эшчәнлеген уңай бәяләп, татар хатын-кызларының иҗтимагый хәрәкәтен тагын да киңрәк җәелдерергә;
2. Татар гаиләсе дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, милли тормыш нигезләрен, халкыбызының йолаларын, гореф-гадәтләрен, гаилә кыйммәтләрен кайтару буенча эшчәнлекне дәвам итәргә;
3. Туган телебезне гаиләдә куллану зарурлыгын аңлату эшләрен киң күләмдә һәм даими рәвештә алып барырга;
4. Татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсен игътибар үзәгендә тотарга, хатын-кызларның җирле оешмаларына моның өчен мәктәпләр белән даими элемтәдә булырга;
5. Татар хатын-кызларының оешмаларына укытучылар җәмәгатьчелеге белән махсус хезмәттәшлек алып барырга;
6. Туудан алып (балаларга милли исем кушу, бишек җырларын ишеттерү, милли тормыш нигезләрен өйрәтү, туй йолаларын аңлату һ.б.) соңгы юлга озатуга кадәр үтәлүче гореф-гадәтләрне халыкка аңлату эшләрен дин әһелләре белән берлектә алып барырга;
7. Баланың яшәешендә, үсешендә, камилләшүендә бик тә кирәкле булган милли уеннар өйрәтү, милли бәйрәмнәрнең эчтәлеген һәм тәртибен аңлату эшләрен эзлексез алып барырга;
8. Никах мәҗлесләрен, шәҗәрә бәйрәмнәрен, “Килен-кайнана”, “Төп нигез”, “Соңгы васыять” йолаларын югары тәрбияви-мәдәни дәрәҗәдә оештыручыларның тәҗрибәләрен таратуны максат итеп куярга;
9. Буйдак ир-егетләр, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар белән эшләү өчен “Парлылар” клубларын булдырырга;
10. Татар хатын-кызлары оешмалары тарафыннан балалар бакчалары өчен аерым программалар, ярдәмлекләр булдыру, уку әсбаплары чыгару һәм аларны халыкка тарату эшләрен даими алып барырга;
11. Милли киемнәрне популярлаштыру максатыннан “Милли киемнәр”, “Шәҗәрә” бәйрәмнәрен оештыру эшләрен дәвам итәргә;
12. Мәктәп яшенә җитмәгән балалар арасында “Туган тел” бәйгесен үткәрүне гамәлгә куярга;
13. Татар дөньясында киң танылган тарихи шәхесләрне, милләтнең йөзек ташы буларак танылган татар хатын-кызларын, һәр төбәкнең социаль-икътисади үсешендә, мәгърифәт, мәдәният тармакларында уңышка ирешкән, үз һөнәрендә, гаиләсендә, җәмгыятьтә тоткан урыны белән билгеле хатын-кызларны барлау, олылау, халыкка таныту эшләрен эзлексез алып барырга;
14. “Ак калфак”ның Интернет-сайтын булдырырга;
15. Күчмә утырышларны дәвам итәргә. 
Нәтиҗәләр: хатын-кыз гаилә контекстында карала
Съездның шигаре итеп Габдулла Бубый сүзләре алынган: “Милләтнең нигезе – гаилә, гаиләнең нигезе – хатын”.
 
Туксанынчы еллар “Ак калфагы” Дәрдмәнд шигырен нигез итеп алганын беләм. 
“Ни газизрәк — бу ватанмы? 
Аһ, туган каүмем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!”
 
Ягъни, хатын-кыз ана буларак зурланса, хәзер ул гаилә контекстында карала. Статистика буенча, ир-ат җитмәгән заманда, тормышта үз урынын тапкан хатын-кызларның “ир хатыны” статусына ия булу өчен генә надан ирләргә чыгарга атлыгып тормаган вакытта бүгенге “Ак калфак” проблеманы чишү юлын нәрсәдә күрә? Резолюция буенча фикер йөртсәк, җавапны тугызынчы пункт аша гына чамалый алабыз. “Буйдак ир-егетләр, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар белән эшләү өчен “Парлылар” клубларын булдырырга”. 
 
Бәлки, аны киңрәк яучылык хезмәтен җәелдерү дип карарга кирәк булгандыр. Әмма проектта советча итеп “клуб” сүзе кулланылган. Уңышлар телик! 
 
 
Иҗтимагый тормышта вәгазьләре белән актив катнашучы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин ханымнарыбызны ир-атларны үзләренә тәрбияләргә чакырды. 
 
“Хатын-кыз үз урынын тапса, бу җәмгыятьне үзгәртергә бер буын җитә. Бозар өчен дә хатын-кыз җитә. Бер бозык хатын-кыз мең бозык иргә торыр. Хатын-кыздан “Чын ирләр юк” дигән сүзне ишетергә туры килә. Чын ирләрне тәрбияләргә кирәк. Аны кем тәрбияли? Хатын-кыз. Өйдә әти кешегә хөрмәтне дә әни тәрбияли. Хатын-кыз “Атагыз слабак” дисә, бала шулай дип үсәчәк. Гаилә – җәмгыятьнең нигезе. Хатын-кыз үзен өйдә утырталар дип кимсенмәсен. Бала тәрбияләү – иң зур вазыйфа. Бу зур савап. Ирнең тынычлыгы да – хатын-кызда”. 
 
Их, хәзрәт, ипотека итәгеннән тартса, ирең суыткычны тутырып куймаса, слабакны итәк артына яшереп кенә балаңның тамагын туйдыра алмыйсың, репетиторга акча түли алмыйсың шул. Монысы хатын-кызларның гаиләнең финанс ягын да кайгыртырга тиеш булуларына бер ишарә – бәлки, Илнар хәзрәт бу хакта белеп бетермидер. 
 
Күренекле галимә Тәэминә Биктимерова үз чыгышын халкыбызның мәңгелек йөрәк ярасы булган Сөембикә ханбикәнең 500 еллыгыннан һәм бердәнбер хатын-кыз казыя Мөхлисә Бубыйның 150 еллыгыннан башлады. Ул Казанда хатын-кызларга куелган бер генә һәйкәл булмавын, күренекле шәхесләребез булган хатын-кызлар турында әдәби әсәрләр язылмавын, фильмнар төшерелмәвен күтәреп чыкты. 
 
Фәрит Бикчәнтәев белән Мансур Гыйләҗевтан кисәтү: бөтен проблемалар хатын-кыз өстендә кала 
 
Программаның соңгы пункты татар хатын-кызларына уйланырга җирлек бирде һәм калфак туйлары, балалар бакчаларында бармак уеннары белән генә чикләнеп калмаска өндәде. Сүз Камал театрында куелган,драматург Мансур Гыйләҗев белән режиссер Фәрит Бикчәнтәев тандемыннан туган «Исәнмесез!» спектакле турында бара. II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары беренче көн премьерасын тамаша кылды. Пьеса шушы «Исәнмесез!” сүзенә корылган. Бу гади сәламләү сүзе генә түгел, ә татарның җаны-рухы исәнлеге турында белешү дә. Спектакльгә татарлар өчен әһәмиятле йолалар -сабантуй мәҗлесе дә, туй мәҗлесе дә, мәет ашы да кертелгән.
 
Автор сабантуй колгасы татар авылның символикасына әверелдерүе дә бүгенге конгресс мәсләгенә туры килә.
 
Бер уйландыра торган мизгел. Финалда авторлар Тамерланның сабантуй баганасы аша күккә ашуын күрсәтәләр. Тамерлан артыннан аның ир туганнары да күккә үрли. “Сөембикә” операсында манара горизонталь күрсәтелеп, Сөембикә аның буйлап мәңгелеккә юл алды. Алай булмавын белсәк тә, риваятьләр буенча ул манарадан ташлана.
 
Фәрит Бикчәнтәев баганага менеп киткән ирләрне дә горизонталь яссылыкка алгы планга күчерә. Алар дөнья мәшәкатьләреннән арынып мәңгелек матурлыкны күрәләр.
Күргән тамашачы күрә, күрмәгәне гардеробка ашыга – әмма хатын-кызлар арткы планда калды. Җирдә. Җирнең барлык мәшәкате безнең иңнәрдә, бармак уены һәм калфак туе белән генә без тормышыбдагы проблемаларыбызны хәл итә алырбызмы, калфаклы туганнар! 
 
 
 
Соңгы сүз: милли мәсьәләне карьерада кулланырга ярамый!
 
Милли җанлы кеше, шул исәптән хатын-кыз да, глобаль дәрәҗәдә тотынмаса, милли мәсьәләне карьерада кулланырга тиеш түгел. Ул уңышка ирешкәннән соң милләтен күрсәтергә тиеш һәм уңышын милләткә бәйләп аңлатырга тиеш.
Менә бер мисал.
 
Бүгенге көннең чын татар хатын-кызы образын мин съезд барган көнне бөтенләй икенче бер урында күрдем. Шул ук көнне Казанда Глинка исемендәге XXVI халыкара вокалистлар конкурсының гала-концерты үтте. Безнең татар кызы Эльза Исламова конкурсының II дәрәҗәдәге премиясе лауреаты булды. Лауреатлар арасында Эльза Исламова – Татарстаннан бердәнбер вәкил. 
 
 
«Мин иркә җырчы булмадым. Уңышларыма авырлыклар аша киләм. Һәр казанышым күп көч түгеп сәламәтлегем хисабына алына. Тырышам, үземне үстерергә тырышам. Гаиләм, балам бар. Безнең татар хатын-кызлары тырыш бит ул. Эшсез тора алмыйбыз. Җырчының бөтен тормышы - үзе белән, сәхнәдә көрәш ул», - ди лауреат.
 
Исламовлар бер гаиләдән ике җырчы катнашканнар иде. Артур белән Эльза. Уңыш Эльзага уңыш елмайды. Фотограф Рамил Галинең шушы концерт фотосыбүгенге бәхетле гаилә образын күрсәтә.
 
Уңышка ирешкәннән соң татарлыгын искә алган Эльза Исламовалар күбрәк булсын иде. Татарлыгы һәм калфагы белән генә түгел, ә таланты, эше белән уңыш казанганнан соң “мин – татар” дию кыйммәт.
 

 

 

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА, Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Салават Камалетдинов, Рамил Гали

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев