Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Бөтен сулыш юлларына ашлык кереп тулган”: Буа районында ындыр табагында 53 яшьлек ир-ат игенгә күмелеп үлгән - Интертат

Ни кызганыч, быелгы уңыш Буа районы Яңа Тинчәле авылында Фәргать Сибгатуллов крестьян-фермер хуҗалыгы өчен күңелсез бер фаҗига белән истә калачак. 22 августта 1 Май урамында ашлык киптергеч бинасы янында 53 яшьлек ир бункерга егылып төшеп, игенгә тончыгып һәлак була.

Ирнең производствода үлеме буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары җинаять эше кузгаткан. Ул хезмәт сагы кагыйдәләрен бозып, саксызлык белән үлемгә китерү маддәсе (РФ Җинаять кодексының 143 маддәсенең 2 нче часте) буенча ачылган. Бункерга егылып төшкән ирнең өстенә ашлык коелган, һәм ул тыны кысылып вафат булган. Җинаять эшен тикшерү барышында, фермер хуҗалыгы җитәкчесенең предприятиедә куркынычсызлыкны ни дәрәҗәдә тәэмин итә алганы бәяләнәчәк.

Яңа Тинчәле авыл җирлеге башлыгы Радик Мадышев Минкин Николай Гарифҗановичның КФХда Тәтеш районыннан килеп эшләгәнен әйтте.

– Сушилкада эшләгәндә, егылып төшеп, травма алган да, үлем белән тәмамланган. Хәзер тикшерү бара. Үлгән көнне Иске Суыксудан кызы килгән иде. Без мәрхүмне моргка озата бардык”, - диде.

КФХ башлыгы Фәргать Сибгатуллов Николай Минкинның үзенә эшкә яз көне килгәнен әйтте.

– Ул безнең авылда тормый иде, соңгы вакытта берәр ай гына вагончикта яшәп алды. Ул, гомумән, сушилкада эшли торган кеше түгел иде. Йорт-каралты тирәсендә төрле эшләрдә булышып, үгезләрне караша иде. Сушилкага очраклы гына барып чыккан ул. Анда безнең башка бер хезмәткәр эшли.

Йорт янында эше беткән дә инде, күрәсең, сушилкага барган. Кешене бит бәйләп куеп булмый, анда нишләп йөргәнен кем белгән, күрәчәге җиткәндер, үлеме тарткандыр инде. Анда эшләүче егет “үзем ул вакытта юк идем, китеп торган идем” ди, ә механизмнары эшләп калган булган. Ул килүенә инде Николай иген бушата торган базга егылган. Ашлыкка күмелгән дә, игенгә тончыгып үлгән. Кем белә, бәлки, кычкыргандыр да, анда кеше булмаган бит ул вакытта.

Мин Буа юлында идем, хезмәткәреп “Фәргать абый, чыгара алмыйм, кайт әле” дип шалтыратты. Тиз-тиз маташып, исән килеш алып булмасмы дигән идек – өлгерә алмадык. Аннары фельдшер, участковыйны чакырдык, - дип сөйләде Сибгатуллов.

“Аек булган диделәр”

Аның сүзләренә караганда, экспертиза нәтиҗәләре буенча мәрхүм аек булган. 

– Эш вакытында эчәргә ирек бирми идек анысы, дөрес, акчасын алып китеп, кире исерек килгәне бар иде. Анализлары кайтты – исерек булмаган.

Фәргать Сибгатуллов фаҗигагә кадәр Минкинның гаиләсен күргәне булмаган.

– Монда эшләгәндә аның янына килеп китүче булмады. Хәзер күрдек менә. Кызы күрше авылда кияүдә икән. Кызыма барам дип, акчасын сорап, шунда баргалый иде. Хатыны Казанда тора иде. Үлгән көнне кызы, кияве килде. Туганнары мине гаепләмиләр, миңа сылтамыйлар. Мин бит инде аны төртеп төшермәгән, мин нишли алам инде, - ди КФХ җитәкчесе.

Җирләү-искә алу чыгымнарын Фәргать әфәнде үзе күтәргән.

– Мин үземнән килгән ярдәмне бирдем. Хезмәт хакларын санап тапшырдым, күмү чыгымнары өчен түләдем, искә алу бәйрәмнәре өчен бирдем. Алар бүген дә миңа рәхмәт укыйлар. Нигә шундый хәл булгандыр инде?! Начар мөнәсәбәттә түгел идек без. Уйламаган җирдән шундый нәрсә килеп чыкты” – ди Фәргать Сибгатуллов борчу катыш. Югыйсә, күрше Иске Суыксу авылында эшсез йөргән кешене эшле итеп, игелек тә кылган.

– Безнең анда аренда кыры бар, алар аша йөргәндә, малайлар белән аралашып, ул безгә эшкә килде.

Бүген Фәргать Сибгатуллов КФХсында алты кеше эшли. Алар үсемлекчелек белән шөгыльләнә – бөртекле ашлык, чөгендер игәләр. 90 гектар мәйдан басуда рапслары бар.

“Күрәсең, баш белән төшкән...”

Яңа Тинчәле ФАП мөдире Фәния Вәлиева да фаҗига урынына барган.

– Экспертизадан соң, табиблар, бөтен сулыш юлларына ашлык кереп тулган, диделәр. Иген бит ул шундый әйбер, аңа бик тиз күмеләсең, бассаң, бата барасың. Ул баш белән төшкәндер, мин үзем дә шулай бер подвалга егылып төшкәнем бар. Иген агып төшә торган җир улак кебек бит ул, өсте киң, асты тар. Күрәсең, баш белән төшкән, аяк белән төшсә, ничек тә, бәлки, тырмалашкан булыр иде. Үзе генә булган, диләр, янында кеше булмаган.

Кияве Динар Николай Минкин турында берничә сүз әйтте. Тулырак:https://intertat.tatar

 

 

 

 

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Салават Камалетдинов, Рамиль Гали
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев