Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бөтен дөньяга танылган Бөгелмә җанатары Альберт Кәримов — Олимпиадада үзе күргән хикмәтләр турында

Олимпиадада «Бугульма» дип язган Рәсәй флагын тоткан җанатар социаль челтәрләр аша хәзер бөтен дөньга танылды. Кем соң ул? Бу җанатар - Бөгелмә шәһәреннән булган Альберт Кәримов, «ГКС» предприятисе Бөгелмә филиалы директоры. //Бизнес Онлайн// Альберт Кәримовның бу флагы белән Олимпиада уеннарына беренче генә баруы түгел. «Бу Олимпиада минем өченчесе: Ванкувер, Сочида...

Олимпиадада «Бугульма» дип язган Рәсәй флагын тоткан җанатар социаль челтәрләр аша хәзер бөтен дөньга танылды. Кем соң ул? Бу җанатар - Бөгелмә шәһәреннән булган Альберт Кәримов, «ГКС» предприятисе Бөгелмә филиалы директоры. //Бизнес Онлайн//

Альберт Каримов на все Олимпиады ездит со своим уже знаменитым флагом – небольшим триколором с надписью «Бугульма»

Альберт Кәримовның бу флагы белән Олимпиада уеннарына беренче генә баруы түгел. «Бу Олимпиада минем өченчесе: Ванкувер, Сочида да булдым,» - дип белдерде ул.

«Мондый флаг белән булу бернинди дә проблемалар тудырмый. Спортчыларга Россия флагын күтәрергә ярамаса да, җанатарларга бернинди каршылыклар юк.»

«Россия җанатарлары арасында иң күпләре - Дальний Востоктан. Бу аңлашыла да: Көньяк Кореягә ике генә сәгать очасы бит».

Гость из Бугульмы отмечает и недочеты в организации Олимпиады. Причина недовольства – это большие расстояния между спортивными объектами

Альберт Кәримов сүзләренә караганда, Олимпиадада «Русский дом» исемле мәйданчык та бар икән. Монда спортсменнар бик теләп килә, Тула шәһәре прәнекләреннән һәм пылаудан авыз итә, ди.

Альбер Кәримовка Сочида оештырылган Олимпиада уеннары күбрәк ошаган. Пхенчханда спорт объектлары бер-берсеннән бик ерак урнашкан, 30 сәгатьләп транспортта барырга кирәк. Ә менә җирле халык кунакларны бик теләп каршы ала.

По словам Каримова, никаких проблем с демонстрацией российского флага нет. Многие российские болельщики сидят на трибунах с триколором

Олимпиадага бару һәм анда яшәү нинди бәягә төшә?

Мәскәү-Сеул арасы билеты бер якка 18 мең сум. Отельдә яшәү өчен тәүлегенә 8-10 мең сум. Матчларга билет бәясе 4-6 мең сум.

«Билет Москва — Сеул стоит 18 тыс. рублей в одну сторону. Отель стоит 8-10 тыс. рублей в сутки. Билеты на матчи 80-100 долларов, то есть 4-6 тыс. рублей»

Фотолар «Бизнес Online» сайтыннан алынды.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев