Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Бөтен авыл халкы шок хәлендә. Яшь бит әле"

Минзәлә районының Дружба авылы янында зур фаҗига була. Саксызлык аркасында 56 яшьлек комбайнчы Рәкыйп Сабирҗанов, эшләп торган комбайн ургычына эләгеп, һәлак була.

– Мондый хәл килеп чыгу бик кызганыч, әлбәттә, – диде безгә районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илфар Халиков. – Бункер өстеннән егылып төшеп, ургычка кысылып үлгән ул. Комбайны эшләп торган булган. Сүндермичә, ник менгән ул бункерга? Шуңа аптырыйбыз.
 
Илфар Халиков әйтүенчә, Рәкыйп Сабирҗанов гомер буе механизатор булып эшләгән кеше. Язын-көзен – тракторда тик түксә, урып-җыю вакытында комбайнда хезмәт куйган. Гаиләсе, балалары, оныклары бар.
 
– Без аның хатыны белән бер авылдан. Телефоннан шалтыратышып сөйләштек. Хәлләре болай да авыр. Барып йөрмәдем, – диде ул.
 
Рәкыйп Сабирҗанов гаиләсе белән бергә Минзәлә районының Дәвек  авылында яшәгән. Ул Аю авыл җирлегенә карый. Җирлек башлыгы Айрат Галимов безгә әйтүенчә, фаҗигале төстә һәлак булган кыр батырын бүген туган авылында җирләгәннәр.
 
– Рәкыйп башка авылдан иде. Дәвек – берничә генә йортлы кечкенә авыл ул. Аны хәтта торган йортына алып кайтып та тормадылар. Туры шунда гына алып киттеләр, – диде ул.
 
Авыл советы башлагы мәрхүмне бары тик яхшы яктан гына искә алды. Алар хатыны белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Икесе дә гаиләле икән инде.
 
– Бик яхшы, матур гаилә. Гел техника арасында иде инде. Ярдәм сорап килсәң дә кире борып җибәрә торган кеше түгел. Тыныч холыклы, тәрбияле иде. Хатыны да шулай ук. Бик кызганыч… Бөтен авыл халкы шок хәлендә. Яшь бит әле. Үзем күрмәгәч әйтә алмыйм, әмма бик нык зыян күргән, шунда ук җан биргән, диләр, – диде Айрат Галимов.
 
 
 
 

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев