Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бәрәңгедән шаккаткыч уңыш алу СЕРЛӘРЕ

Бәрәңгедән мул уңыш үстереп алыйм дисәң, хәстәрен көздән үк күрә башларга туры килә. Бәрәңге алганда, иң зур уңыш биргән көчле төпләрдән тавык йомыркасы зурлыгындагы сау-сәламәт бүлбеләрне аерым бер күчкә җыеп барабыз. Беркадәр җилләткәннән соң, тишекле пластик яки агач тартмаларга тутырып, ай буе җылы, якты верандада яки теплица эчендә тотып, тулысынча...

Аларны кышын җылы идән астында сакларга ярамый: бик нык үреп, "эчәгеләре чыгуы" ихтимал. Дилбегә буе сузылган, чәбәләнеп, чуалып беткән үрентеләрне сындырып алган очракта, утырту материалы бик нык хәлсезләнә, булачак уңышның 25-30 проценты юкка чыга. Хәер, үрентеләрне чыгарып атмаска, киресенчә, аларны юеш комда тамырландырып, 15-17 смлы кисәкләргә бүлеп, иртә язда туфрактан очларын гына чыгарып калдырып, аерым түтәлгә тезеп утыртырга һәм, кыраулардан саклау өчен, өсләренә тукылмаган калын материал ябарга була. Иң яхшысы - орлыклык бәрәңгене капчыкларга тутырып, яки өсләренә мешковина, чиста салам ябып, тирән базда саклау. Биредә аларны бары тик күсе казыган тишекләрдән яки яз көне туң киткәч, тешне сындырырлык салкын суда чыланудан сакларга кирәк.

Бәрәңге утыртырга якынча бер ай кала орлыклык материалны салкын, караңгы баздан чыгарып, кояшта таратып киптерәбез, корткычлар зарарлаганнарын, кисек, тишекләрен аерып алабыз. Әгәр утыртырга уртача зурлыктагы бәрәңгеләр генә җитмәсә, эреләрен үрдереп, ике-өч өлешкә бүлеп утыртырга була. Ярганнан соң кимендә бер атна вакыт үтеп, бүлбенең кипшенеп элпәләнүе, яраларның табигый рәвештә ябылуы мөһим.

Орлыклык бәрәңгене утыртырга әзерләүнең берничә ысулы бар. Без үскәндә авыл кешеләре бәрәңгене 1 майда баздан чыгарып, көне буе кояшта җылытып киптергәннән соң, миче ягыла торган мал өенә кертеп үрдерәләр иде, утыртканчы (өч атна вакыт эчендә) ярыйсы әйбәт сыйфатлы шытымнар пәйда була иде. Бәрәңге бакчаларыбыз берничә булганга, ярып утырту өчен 100 чиләккә якын бәрәңге чыгара, бүлбеләр күчкә шактый калын итеп өелә иде. Моның кимчелеге бар: кояш нурлары тигез төшми, аста калган бүлбеләрнең үрентеләре аксыл төстә, озынрак һәм хәлсезрәк була. Көрәк яки сука белән утыртсаң бер хәл, трактор чәчкеченә салгач, үрентеләрнең шактый зур өлеше сынып әрәм була иде. Бу рәвешчә үрдерү вакытында бәрәңге бүлбесе 10-15 процент сутын югалта, җылыда беркадәр шиңә. Уңай ягы шунда: бөреләре тиз уяна һәм тигез тишелә. Әлеге ысулны камилләштерү өчен, орлыклык бәрәңгене сай тартмаларга яртылаш кына тутырып, верандага яки сарайга, мунча чоланына кертеп куярга була. Көндез кояш нурлары бик әйбәт җылыта, яшелләндерә, үрентеләр чагыштырмача тиз пәйда була. Гадәттә, апрельдә, майның беренче яртысында көндез кояш яхшы кыздырса да, төннәр әле салкын торганлыктан, тартмаларның өсләрен кичтән томалап калдырабыз.

Тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: иң ышанычлы һәм отышлы ысул - орлыклык бүлбеләрне ай-ай ярым чамасы 13-15 градус җылылыктагы якты бинада, шикәр комыннан бушаган тар капчыкларда, вак тактадан ясалган тартмаларда үрдерү. Үзем "Актуаль" поликарбонаты ябылган, көздән туфрагына тирес, компост кертелгән (черү процессы җылылык бирә) теплицабызда үрдерү яклы. Биредә җылылык та, яктылык та тигез төшә. Үрентеләр сузаймый, калын, яшел яфракчыклар, вак кына тамырлар чыгара. Көндез көн кояшлы булганда, форточкаларны, хәтта ишекләрне ачык тотабыз, төнгә ябып калдырабаз. Тартмаларны берсе өстенә берсен әрдәнәләп өеп куябыз, шулай да такта араларыннан яктылык әйбәт төшә. Үрдереп, тамырландырып утыртылган бәрәңге, гадәттә, 2-3 атнага иртәрәк тишелә, чирләргә бирешми, сабаклары нык, уңышы мулдан була. Бүлбеләр тәмам өлгереп җиткәнгә күрә, кышын әйбәт саклана.

Реклама

Сүз дә юк, дачадагы түтәлләрдә үстереләсе, күләме бер-ике чиләктән артмаган утырту материалын җылы бина эчендә, тартмаларга берничә рәт кенә итеп тезеп салып, юеш пычкы чүбендә яки торфта, дымлы черемәдә тамырландырып, күзәнәкләр генә түгел, хәтта нәни кәлшәләр үстереп утыртырга була. Күзәнәкләр тизрәк ясалсын өчен, бәрәңгегә утын көле төнәтмәсе сибү отышлы. Минераль ашламалардан бор кислотасы яки күкертле бакыр эремәсе ясарга, концентрациясе 0,01 процент булганчы су белән сыеклап, бүлбеләр өстенә сибәргә була. Кырлы стаканның өчтән икесе кадәр сыеклык чиләк ярым бәрәңгегә бөркергә җитә.

Бәрәңгенең иртә, уртача срокта, соң өлгерүче сортларын аралаштырып утыртырга ярамый. Вегетация сроклары төрле булу сәбәпле, үсентеләр тигез тишелмәячәк, бер берсенең үсешенә комачаулык тудырачак, нәтиҗәдә, гомуми уңышка зыян киләчәк. Уңган бакчачылар утырту материалын алыштырып тору, искергәннәрен 5-6 ел саен яңарту яклы. Яңа сортлар белән кызыксынучылар көздән мул уңыш бирүче сортларның "бәрәңге алмаларын" җыеп, рассадасын орлыктан үзләре үстерә. Яңа сортларның орлыгын бакчачылыкка махсуслашкан сәүдә үзәкләреннән табып була. Хәтта язын базда онытылып калган "ана" бәрәңгегә сырышып үскән вак кына бүлбеләрне дә әрәм итәргә ярамый.

Селекционер галимнәр "һавада үскән" (воздушные бульбочки) борчак зурлыгындагы, бик вак яшь бәрәңгеләрне иң сәламәт, супер элиталы утырту материалы дип атый. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында бәрәңгенең яңа сортларын чыгаручы уңган галимнәр эшли. Теләгән кешегә сәламәт утырту материалын шуннан сатып алу мөмкинлеге дә бар.

Хәмидә ГАРИПОВА
Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев