Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бәрәңге утыртырга иртәме?

Тәҗрибәле бакчачылар май бәйрәмнәрендә редиска, кишер, чөгендерне ачык грунтка курыкмыйча утыртырга була, дип әйтә.

Әлеге культуралар салкынга чыдам. Шулай ук бәрәңге утыртырга да иртә түгел. 7-8 сантиметр тирәнлектә утыртканда, бәрәңге 3 градус суыкка да түзә. Иң күбе өч атна дигәндә тишелеп чыга. Ә менә помидорны әлегә парникка гына утыртырга киңәш ителә. Сүз уңаеннан, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, быелгы карлы кыш, язның акрынлап килүе туфракта җитәрлек дым тупларга мөмкинлек биргән. Язгы чәчүне дә 10 майга төгәлләргә дигән бурыч куйган министр.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев