Саба дулкыннары

«Бәлки, миңа шул басынкы, тыйнак егетнең рәнҗеше төш­кәндер…»

Илфат белән Сәлимә моннан берничә дистә ел элек университетта укыган чакта очрашып таныштылар. Эх, сагынып сөйләргә генә калган ул студент еллары!..

 

Сәлимә — ифрат та нечкә күңелле, чибәр, гади авыл кызы, ә Илфат үзенең мөлаем төс-кыяфәте белән барлык кызларның йөрәген яндыручы, ыспай, кыю, хәтта бераз тәкәббер дә булган шәһәр егете иде. Дулкынланып торучы коңгырт чәчләренең, шомырттай чем-кара күзләренең сихри матурлыгына хәйран калып, ягымлы, серле карашына сокланып, аңа бер күрүдән үлеп гашыйк булган иде Сәлимә. Егет тә кызны ошатты һәм алар югары уку йортында белем алган чорда дустанә мөгамәләдә аралашып, очрашып-күрешеп йөрде. Шулчак ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт ялкыны кабынды, бер-берсенең холык-фигыльләрен үзара сынау чорын да уңышлы үткән кебек иде алар, югыйсә. Тик менә мәхәббәт дәрьясында изрәп йөзгән, чиксез бәхет, шатлык-куанычтан күкнең җиденче катында гизгән чагында сөйгәненең нәкъ шул тәкәбберлек сыйфатына игътибар биреп җиткермәгән икән шул Сәлимә.

Студент еллары шаулап-гөрләп узып китә, егет белән кыз, югары уку йортын уңышлы тәмамлап, кулларына укытучы дипломы ала. Үтенечләренә колак салып, аларның икесенә дә эшкә бер авыл мәктәбенә юллама бирәләр. Алда — кояшлы, чәчәкле, ямьле җәй, һәм шул арада, хезмәт юлын башлап җибәргәнче, чәчләрен чәчкә бәйләп, гаилә корырга карар итә алар. Илфат та, Сәлимә дә гаиләләрендә беренче бала бул­гангамы, әти-әниләре туйга кем­узардан, зурдан кубып әзер­ләнә. Туй мәҗлесенә чакырыл­ган кунакларның да, анда кергән бүләкләрнең дә иге-чиге булмый. Арадан бер бай абзыйлары, ләззәтле ширбәт аен аулакта гына үткәрсеннәр, дип, иң яхшы ял йортларының берсенә кыйммәтле юллама да бүләк итә.

Шулай итеп, туй да уза, ял йортында күңелле генә ял да итеп кайталар Илфат белән Сәлимә. Ике яктагы әти-әни­ләрне дә тигез күреп, хуҗалык эшләрендә булышып, алар янында бераз кунак булуга җәй дә азагына якынлаша. Август уртасында яшьләр тәгаенләнгән авыл мәктәбенә эшкә килә. Бер белмәгән чит авылга, моңарчы таныш булмаган ят мохиткә килеп эләксәләр дә, мондагы халыкка бик тиз ияләшеп китәләр. Икесе дә сынатмаска, бик җиңелдән булмаган укытучы хезмәтен җиренә җиткереп башкарырга тырыша: Илфат балаларга физика һәм математика фәннәреннән белем бирсә, Сәлимәсе урыс теле һәм әдәбиятыннан укыта. Үзләренең искиткеч тырышлыгы, уңган­лыгы, кешелекле, кечелекле булуы белән алар бергә эшләгән коллективта гына түгел, авыл халкы арасында да зур абруй яулый. Бу бәхетле яшь парга күпләр сокланып карый, ә кайберәүләр хәтта көнләшә дә.

Эш-мәшәкатьләргә бирелеп, уку елы да сизелмичә узып китә, җәйге каникуллар башлана. Кавышканнан бирле яшәлгән бер ел гомерләре әкияттәге кебек матур үтә аларның. Озакламый яшь гаилә тормышына тагын да ямь өстәп, беренче балалары — кызлары дөньяга килә. Тик менә шуннан соң Сәлимә өчен гомере буена сузылган “эт тормышы” башлана да инде.

Илфатны, өзелеп сөйгән гомер юлдашын, нарасыеның ярат­кан әтисен, гүя, алыштырып куялар: ул эштән соңлап, ә кайчагында салмыш килеш төн урталарында гына кайта башлый, ап-ак күлмәгендә кершән-иннек таплары сизелә, ә үзеннән затлы хушбуй исе килә. Хатыны ка­нәгатьсезлек белдерсә, өйдә җәнҗал куба, хәләл җефетенең күңел төбендә яшеренеп яткан тәкәбберлек, мин-минлек сыйфатлары өскә калкып чыга. Шулвакыт Сәлимә үзенең ялгышуын аңлый, үкенеп, ачынып елый, ләкин бик соң була инде. Кайнар күз яшьләрен түккәннән соң, бераз тынычлана төшеп, үткән­нәрне барларга керешә, моңсу хатирәләр дәрьясына чумып, йокысыз төннәрен үткәрә. Еш кына Илфат белән тәү тапкыр очрашып танышуларын исенә төшерә.

Әйе, бүгенгедәй хәтерендә, ул кичне бер төркем егетләр һәм кызлар яшьләр кафесына күңел ачарга җыелган иде. Якын ахирәте Вәсилә, Сәлимә белән таныштыру өчен, үзенең авылдаш егетен, ул чактагы авыл хуҗалыгы институты студенты Ниязны да бирегә чакырган. Тик Сәлимә генә төс-кыяфәткә әллә ни күренмәгән, ә эчке дөньясы гаҗәеп матур булган, пакь күңелле Ниязны үз итмичә, тышкы чибәрлегенә алданып, кинофильмнардагы актерларны хәтерләтүче Илфатны сайлый. Ә бит ул чакта Нияз Сәлимәгә чын-чынлап гашыйк була, ахи­рәтенең сүзләренә караганда, аны гомере буена оныта алмыйча, йөрәк түрендә йөртә. “Бәлки, миңа шул басынкы, тыйнак егетнең рәнҗеше төш­кәндер”, — дип уйлый ул.

Шулай мең газаплар, сыкранулар, йөрәк әрнүләре белән көннәр, айлар, еллар үтә. Сәлимә хәләл җефете Илфатка булган мәхәббәте хакына барысына да түзә, ятларга сер бирмәскә, чүпне өйдән чыгармаска тырышып яши. Тора-бара алар да тәҗрибәле укытучылар рәтенә керә, ә аннары хезмәт баскычы буенча тагын да югарырак үрлиләр: ире мәктәп директоры була, ә үзен аның урынбасары итеп тәгаенлиләр. Икесенә җаваплы вазыйфалар йөкләтелсә дә, ул гына һич тә үзгәрергә теләми, холык-фигыле һаман элеккечә кала. Хатынын санламыйча, аңа хыянәт итеп, өстеннән көлеп, сөяркәләре белән чуалуын дәвам итә.

Кызлары бераз үсә төшкәч, Сәлимә янә авырга кала һәм баһадирдай, сау-сәламәт малай алып кайта. Улы тугач, әти кеше бик шатлана, әлбәттә, зур горурлык тойгысы кичерә, хәләл җефетен бүләкләр белән күмеп ташлый.

Гомер уза, кул күтәрмәсә дә, мин-минлеген алга сөреп, пычрак теле белән җәберләүче, хыянәтче иренә тугры хатын, йортында уңган хуҗабикә, сабыйларына кайгыртучан, назлы әни булып яши бирә Сәлимә.

Көннәрдән бер көнне аларга яшьлек дусты Вәсилә кунакка килә. Өйдә икәүдән-икәү генә калгач, ул, серле елмаеп, болайрак сүз башлый:

— Кара әле, ахирәткәем, мин бит бер айдан кояшлы Испаниягә, Барселона каласына юлланам. Барып урнашу белән, һәммәсен җайга салгач, сине дә үземнең янга чакырып алырмын, — ди.

Ә Сәлимә кырт кисә:

— Юк инде, кирәкми! Газиз балаларымны, иремне ташлап, беркая да чыгып китмим, — дип җаваплый.

 

— Эх, җан дускаем! Җәбер-золымнарга түзеп гомер ки­чергәнеңне белмиләр дип уйлыйсыңмы әллә? Күзләреңдә сары сагыш, ә йөзеңнән нур качкан, тик яшьлектәге нечкә күңелең генә бераз каткан бит синең. Мин чын күңелдән кызганам үзеңне, шуңа да ярдәм кулы сузарга телим. Әйткәндәй, Нияз һаман да синең хакта сораштыра әле, менә бүген дә үзенең сәламен җиткерергә кушты. Аның да язмышы әллә ничек булды: яратмыйча гына өйлә­неп, гаилә корды, бәби сөю бәхетенә ирешә алмады, барлык гомерен эшкә багышлады. Хәзер инде ул “текә” кеше, алдынгы, зур хуҗалык рәисе булып эшли, — дип сүзен йомгаклый Вәсилә.

Шуның белән ике хатын арасында сөйләшү тәмамлана, тик хушлашканда әхирәте Сәлимә­нең күзләренә туп-туры карап:

— Киләчәктә дә элемтәне өзмичә, аралашып яшик, ә уеңнан кире кайтсаң, хәбәр бирерсең. Дуслыгыбыз хакына мин синең өчен бу дөньяда барысын да эшләргә әзер, — дип әйтә.

Киләчәк тормышларында тәкәбберлеге холыксызлануга әйләнә барган иренең җәберләү-мыскыллауларына тәмам тү­землеге бетеп, боларның һәм­мәсеннән дә Испаниягә китеп котылу теләге берничә тапкыр уянса да, ниятеннән кире кайта, балалары турында уйлап, үз-үзен җиңә Сәлимә.

Балалары да үсеп буй җитә, икесе дә югары уку йортын уңышлы тәмамлый. Озакламый кызлары Илмираны сорап, йортларына яучы килә. Бөтен шартын китереп, матур итеп туй үткәреп, зур тормыш юлына озаталар аны.

Тагын берничә ел үтүгә уллары Илшат та сөйгән яры белән чәчләрен-чәчкә бәйләү теләген белдерә. Гаилә янә күңелле мәшәкатьләргә чума: бу туйга да, кеше алдында ким-хур булмас өчен һәм улларының күңеленә дә хуш килсен дип, зурдан кубып әзер­ләнәләр.Берничә ай алдан билге­ләнгән туй көне бик тиз килеп җитә. Мәҗлес әүвәл кыз ягында гөрли, ә аннары яшь киленне төп йортка төшерәләр. Җәйге бөркү, озын көн кичкә авыша, челләдә җиләс булсын дип, ишегалдына әзерләнгән мул табын артында туй кызганнан-кыза бара. Яңа гаилә учагын кабызган соклангыч парга атап, иң изге, саф теләкләрне юллыйлар, бүләкләр тапшыралар, бәллүр бокаллар чыңлый, тирә-юньгә дәртле җыр-моң агыла.Шулчак туй мәҗлесе барган йортның капка төбенә, үз артыннан тузан өермәсе туздырып, такси машинасы килеп туктый. Мәҗлескә җыелган халык аптырашта кала, бик соңлап кына такси белән тагын нинди кунаклар килде икән, дип кызыксыналар.

Халык һушын җыеп өлгергәнче йорттан кулына зур юл сумкасы тоткан Сәлимә килеп чыга һәм кунакларга горур караш ташлап сүз башлый:

— Мин гомерем буе хыя­нәтче иремнең кимсетү-җә­бер­ләүләренә сабыр итеп яшәдем һәм бу оятсызлыкка бары тик балаларыбыз хакына түздем. Ә бүгеннән, Аллаһка шөкер, аларның икесе дә башлы-күзле булды һәм зур тормыш юлына аяк бастылар. Шулай булгач, мин үземә йөкләтелгән Ана бурычын тулысынча үтәдем дип исәплим, иртәгәдән үзем дә яңа тормыш башлап җибәрәм. Гаепләп калмагыз, барыгыз да исән-сау булыгыз! — дип, салмак кына капкага юнәлә.

Бераз баргач, кинәт кенә борыла һәм күз карашы белән җыелган кунаклар арасыннан Илфатын эзләп таба.

Аның каушап калган, куркынган йөзенә, күзләренә туп-туры карап:

— Ярый, хуш, мин Барселонага киттем, сөеклем! — дип әйтә дә, такси машинасына утырып, күздән югала.

.//Кызыл таң//

Рәфил САМАТОВ
 
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 23 апрель 2018 - 11:26
    Без имени
    Бик шэп тэмамланды у язма.