Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бәхетле тормыш: иреңне эштән дөрес итеп ничек каршыларга? - Шәһри Казан

Ирне эштән кайтканда каршы алуның бернинди кагыйдәләре дә юктыр дисәгез, нык ялгышасыз. Белгечләр сүзенә колак салсаң, ирне каршы алу үзенә күрә бер сәнгать икән!

Аларны белеп тору, беркемгә дә комачау итмәс.

1. Ирегез кайтканда, кичке ашыгыз әзер булсын. Көн саен булмаса да, атнага бер тапкыр ул яратып ашый торган ризыкны әзерләргә тырышыгыз.

2. Ул кайтып җитәргә 15 минут кала, үзегезне тәртипкә китерегез: чәчләрегезне тарагыз, киемнәрегезне рәткә китерегез.

3. Җитди сөйләшүләр белән башын катырмагыз, кызыклы әңгәмәдәшче булыгыз.

4. Өегездә тәртип салыгыз.

5. Өстәл өстендәге кирәкмәгән әйберләрне алып куегыз, тузанын сөртегез.

6. Балаларыгыз кечкенә булса, аларның өс-­башларының чисталыгын карагыз.

Реклама

7. Эштән кайткан ирегезне балаларыгыз каршында елмаеп, үбеп каршылаудан кыенсынмагыз.

8. Эштә бераз тоткарланса, кирәкмәгән сорау­лар белән борчымагыз.

9. Кайтып керүгә зарланып, кәеф кырырлык хәлләрне сөйләп, аны ялыктырмагыз.

10. Йомшак, назлы тавыш белән сөйләшергә тырышыгыз.

shahrikazan.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев