Саба ТВ

Бәхет шәүләсе

Тиранның төрлесе була. Кул күтәреп, җәберләп кенә торучыны түгел, кешене рухи яктан басып, иреген чикләп яшәүчеләргә карата да әйтелә ул. Карап торышка менә дигән ир, кайгыртучан әти дип уйларлык кешеләр дә гаиләдә тиран булып чыгарга мөмкин.

Мин аны бу тарихны сөйләргә чак күндердем. «Минем кебекләр белән дөнья тулы, кемгә кызык ул», – дип, бик озак ризалашмады. «Бәлки, кемдер гыйбрәт алыр, син ясаган хатаны кабатламас. Бәлки, кемгәдер тәвәккәлләргә, тормышын үзгәртергә булышырсың», – дигәч, бик авырлык белән генә тормышында булган хәлләрне сөйләтә алдым. Исемнәрнең барысы да үзгәртелде.

Мәктәптә яхшы укыдым, артык тыйнак булдым. Классташ кызларыма егетләр исе керә башлаганда мине бары тик уку һәм китаплар гына кызыксындыра иде. Шуңа күрә дусларым да булмады. Бердәнбер дустым классташым Динар гына иде. Ул да минем кебек шыпырт, ул да китаплар ярата...

Институтны тәмамлагач, эшкә урнаштым. Эштән бәхетем булды, акчасы да әйбәт, күңелемә дә ошый, эштәге кызлар белән дә дуслашып киттек.

Өйлә вакытында кайчак якындагы кафега кергәлим. Беркөнне кафеда заказымны көтеп утырганда яныма таныш түгел берәү килеп: «Сезнең янга утырырга мөмкинме?» – дип рөхсәт сорады. Дөресен генә әйткәндә, чит кеше янында ашарга яратмыйм, ләкин кафеда ул көнне халык күп иде, буш өстәлләр булмаганга, ризалык бирдем. Ниндидер сөйкемле сөяге бар иде бу егетнең. Елмайган саен ике бит уртасына мәхәббәт чокырлары уела. Аның белән танышып киткәнемне сизми дә калдым. Төшке аш тәмамланганда телефон номерым Илсурның (исеме үзгәртелде) кесәсендә иде инде.

Кызларының офицер егет белән танышуына әти-әнием бик шат иде. Илсур артымнан шулкадәр матур йөрде: чәчәкләр, конфетлар, бүләкләрне бер дә кызганмады. Үзе чибәр, зифа, чиста-пөхтә, үзе кайгыртучан. Офицер формасы ничек килешеп тора тагын үзенә! Аңа карап, теләсә кайсы кыз башын югалтыр, валлаһи! Менә мин дә югалттым. Илсур кулымны сорап килгәч, әти-әнием биш куллап фатиха бирде. Бәхетле лотерея билеты тартып чыгарган кешенекедәй иде халәтем. Мин бик тә, бик тә бәхетле идем!

Бәхет беркайчан да түгәрәк булмый, диләр... Беренче кыңгырау инде туйга кадәр үк чыңлады. «Туй күлмәген икәү сайлыйбыз», – диде Илсур. «Туйга кадәр күлмәкне кияү егете күрергә тиеш түгел, диләр бит», – дип карышканыма Илсур катгый җавап бирде: «Икәү сайлыйбыз! Туганнарым алдында оятка калырга теләмим!» – тавышында тимер чыңнары тоеп, имәнеп киттем. Аның болай әйткәненә күңелем бик төшсә дә, сиздермәскә тырыштым. Бу минем беренче җиңелүем булды.

Туй чыгымнарын Илсур тулысынча үзе күтәрде. (Соңыннан моның өчен гомерем буе хәерче идең дигән сүз ишетәчәкмен...) Туйдан соң диңгез буена барырга планлаштырган идек, Илсур анысын да кырт кисте: «Диңгез буенда ял итәрлек акча җыелмады безнең, утыр өеңдә генә!» Күз яшьләрем дә, үгетләвем дә, үпкәләвем дә, сырпалануым да тәэсир итмәде аңа, мин тагын җиңелдем. Илсур үз сүзен бирми торган кеше булып чыкты. Син үлеп каласыңмы, егылып каласыңмы – аңа барыбер, үз сүзе генә өстен чыксын, аныңча гына эшләсеннәр. «Синең янда мин дә бар әле», – дигәндәй, үз сүзеңне кыстыра башласаң, ул ярсый, кычкырырга, хәтта акырырга тотына. Кимсетүле сүзләр дә ычкындырырга мөмкин. Офицер белән яшәүнең ничек икәнен мин бик тиз төшендем. Өйләнешүебезгә ярты ел дигәндә, Илсур мине эшемнән чыгарттырды. «Ир хатынының урыны өйдә. Синең төп эшең – өйдә рәхәт атмосфера булдыру, мин кайтышка әзерләнеп тору», – диде ул. Имеш, гаиләбезнең матди уңышы шушыңа бәйле, ул көндәлек проблемаларны хәл итеп йөрсә, эшендә тагын да зуррак дәрәҗәләргә ирешә алмый, зур уңышка ирешкән ирләрнең барысының да хатыннары терәк булып, ирләрен генә кайгыртканнар икән. Эшемне ярата идем. Ул минем җаным ял итә торган бердәнбер урын иде хәзер. Әмма... Илсурның: «Син үзеңне булачак балаларыбыз өчен сакларга тиеш. Эштә дә, өйдә дә эшләп, сәламәтлегеңне какшатасың», – дигәне тагын өстен чыкты. Беренче карашка, ирем мине кайгырта кебек, ләкин ул мине түгел, беренче чиратта үзен кайгырта иде шул.

Эштән китүем зур хата булды. Элек хезмәт хакымның күпмедер өлешен үземә тота алсам, хәзер һәр тиен өчен ирем хисап сорый, үземә юк кына нәрсәләрне дә ала алмый башладым. Мин – алтын читлек эчендәге кошка әверелдем. Безнең өйдә армия тәртипләре иде. Мин, солдат кебек, иремә тулысынча буйсынырга тиеш, «приказы не обсуждаются, а выполняются!» – бездә шушындый кагыйдәләр булды.

Бераздан мин авырга уздым, ә Илсурга полковник дәрәҗәсе бирделәр. Әти-әнием полковник кияүләре өчен үлеп тора, аның белән бик горурланалар, аны яраталар иде. Кызларының ниләр кичергәнен, чын мәгънәсендә бер хокуксыз тоткын хәлендә яшәвен алар күз алдына да китермәде. Алар алдында Илсур үзен искиткеч итеп күрсәтә иде шул – өстемә кидемме, туңмыйммы, эссе түгелме, ашадыммы, ял иттемме – барысын да контрольдә тота. Берсендә хәтта шундый хәл булды: кичке якта хәл белешергә бергә эшләгән кызлар килде. Сөйләшә-сөйләшә, вакыт шактый узды. Илсур эштән соң гына кайта, шуңа да иркенләп аралаштык. Ирем кайтканда, алар әле китмәгән иде. Ул кайтып керде дә, булды, җитте, сөйләштегез, аңа ял итәргә кирәк, дип, кызларны өйдән этеп диярлек чыгарып җибәрде. Шулкадәр оялдым. «Моннан соң мин югында өйгә кеше җыеп ятмыйсың. Хатын-кызның дуслары булмый. Аларның сиңа кирәге юк. Сиңа мин булган җиткән. Өйгә мин ял итәргә кайтам, кеше күрергә түгел!» – дип ачуланды ул мине. Бу кешедән тизрәк качарга кирәк дигән уй узды башымнан. Икенче көнне ниятемне әти-әнигә җиткердем. Әлеге хәбәрдән әнинең йөзе агарып килде. «Юләрме әллә син?! Шундый ирдән китәләрмени? Балаңны ятим итмәкче буласыңмы? Тапкансың проблема, ире иреген чикли, имеш! Көне буе эшләп, эт булып арып кайткан, ялгыз бала үстергән хатыннардан сора, аларның тормышлары ничек икән? Бәхетлеме икән алар?» – әни мине эт итеп сүкте. Әти исә, карасына кабып, бөтенләй башка бүлмәгә чыгып китте. «Бала күтәреп кайтасы булма!» – дигәнен генә ишетеп калдым. Монда да мине аңлаучы булмавына шул чакта инандым.

Улымны бик авырлык белән таптым. Кан басымнарым күтәрелеп, үлгәндә калдым дисәм дә була. Аннары да тиз генә кеше була алмадым әле. Авырлы вакытта җыйган килограммнарым да һич кимемәде, киресенчә, бала тапкач тагын да тазардым. Эчтән гел стресс кичерүем сәламәтлегемне тәмам какшатты, миндә диабет таптылар. Хәзер мин Илсурга тулысынча бәйлелеккә төштем. Нинди сүзләр белән генә кимсетмәде ул мине! Исемем имгәккә әйләнде. Миңа даруга киткән акчаны санап үзәгемә үтте. Иң аянычы: бала алдында хурлый иде. Ә читләр алдында аннан да яхшы кеше юк сыман кылана. Әйтсәң, кеше ышанмаслык, валлаһи!

Шулай яшәлде, тешне кысып түзелде... Бер хокукым, бер ирегем булмады. Илсур нәрсә алса – шуны кияргә, ул нәрсә әйтсә, шуны эшләргә тиеш идем. Аның хатын-кызлар белән чуалуын да белдем. Белеп ни эшли ала идем соң? Мин инде үз бәхетемә тәмам кул селтәгән идем...

Әниләрнең хәлен белергә барганда берсендә Динарны очраттым. Олыгайса да, ул миңа һаман элеккечә тоелды: тыныч, салмак. Мине күргәч, Динарның йөзләре яктырып китте. «О-о, классташ! Сине дә күрер көн булыр икән!» – дип, тыйнак кына елмаеп куюлары балачактагы дуслыкны искә төшерде. «Бер утырып сөйләшмичә, сине җибәрәсе дә килми бит әле», – дип, Динар мине бер кафега чакырды. Аның да тормышта бәхете булмаган икән, хатыны белән аерылышканнар, балалары үсеп, үз тормышларын корганнар. «Синеке ничек соң? Ирең полковник дип ишеткән идем...» – дип, күзләремә текәлде ул. Йә, нәрсә дип әйтим, мин бәхетсез, коточкыч бәхетсез, ирекле баштан иремнең колы булып яшәдем, диимме? Күзләремне яшереп: «Ярый, зарланмыйм», – диюдән башкасын әйтә алмадым. Саубуллашканда Динар телефонымны сорап алды. Номерымны чит кешегә бирү минем өчен үтә дә хәтәр гамәл иде, билгеле. Илсур белсә, ни буласын да уйларга куркыныч. Әмма минем Динар белән алга таба да аралашасым, кемгә дә булса эчемне бушатасым килде. Без аның белән яшерен генә языша башладык. Динарның акыллы сүзләрен уку җаныма дәва иде. Мин аңа бөтен тормышымны түкми-чәчми сөйләп бирдем. «Гомер бер генә бирелә. Мин дә яшьлегемдә яшерен генә өзелеп сөйгән кызыма хисләремне белдерә алмаган өчен әлеге көнгә кадәр үкенеп яшәдем. Ул ханым хәзер бәхетле дип үз-үземне юата идем. Ялгышканмын... Ул кыз... син идең... Иртәгә үк барып, аерылышырга гариза язасың! Калган гомеребезне бәхетле яшәргә безнең хакыбыз бар!» – дигәне бар дөньямны үзгәртте. Әйтерсең, моңарчы көл астында калып пыскыган күмерләр кинәт дөрләп китте – минем үз-үземә ышанычым барлыкка килде. Үземне канатлары язылган кош кебек хис иттем.

Аерылышырга гариза биргәнемне белгәч, Илсурның ничек дулаганын белсәгез. Юк, башта шок булды анда, тотлыгып калды хәтта. Аның фикеренчә, мин, аңа сәҗдәләр кылырга тиеш кеше, ничек җөрьәт итеп, аңа каршы баш күтәрәм?! Янау да, кимсетү дә, хәтта куркыту да – берсе дә калмады. Әмма мин дә бу юлы үз дигәнемдә нык тордым. Гомеремдә беренче тапкыр аның янауларыннан курыкмадым: чөнки инде югалтыр нәрсәм калмаган иде, тагын бер-ике ел аның белән яшәсәм, чынлап үләчәк идем.

Динар – Аллаһы Тәгаләм җибәргән коткаручы фәрештәм минем. Киемнәремне җыеп, мин туп-туры аның фатирына күчендем. Икебезгә шундый рәхәт безнең. Сине бертуктаусыз кимсетеп, янап, фәрман биреп тормасалар, яшәү шулкадәр ямьле, тормыш шундый тәмле икән бит!

Киңәшем шул: үзеңне кимсеткән, хурлаган тиран иргә түзеп яшисе түгел икән. Иң элек үз фикерегезне якларга өйрәнегез. Барыбызга да гомер бер генә бирелә. Хатын-кыз балалар хакына дип түзә, ләкин синең бу корбаның аларга кирәкме соң? Безнең дә улыбыз үсте, үз тормышын корды. «Ник түзеп яшәдең, ник вакытында китмәдең? Сабыр итеп кемгә нәрсә расладың соң?» – дигән сүзләре үзәгемне өзә. Әйе, мин курыктым, шушы куркаклыгым өчен бик олы хак түләдем – сәламәтлегемне бетердем. Барыгызга да хатын-кыз бәхете телим.

 

Лилия Гәрәева

 

http://www.syuyumbike.ru

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: