Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бишенче буын умартачы Ядкәр Мөхәммәдиев: “Умартаны мунча кертәбез”

Гомер буе умартачыларга сокланып яшәдем. Бал кортларыннан курку түгел, аларны яраткан кешеләргә сокланудан кала нинди хис булсын инде? Умартачы җәй көне генә эшли дип уйласагыз, ялгышасыз. Аларның эше ел дәвамында бара. Менә шул эшләр турында Арча районы Түбән Атыда яшәүче Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 30-40 ел умартачылык белән шөгыльләнүче Ядкәр Мөхәммәдиев сөйләде. Без аның белән умарталыгында очраштык, ул, беренче эш итеп, умартаны мунча кертү серләрен бүлеште.

“Кортларны агач башына менеп җыю юк”

Нәселдән-нәселгә килгән эш аеруча да үзенчәлекле була. Һөнәрнең серләрен буыннан-буынга күчерү искиткеч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ядкәр абый умартачыларның бишенче буынны икән инде. Аның балалары да бу һөнәргә тартыла, әтиләренә умарталыкта булыша. Без чүнлеккә килгәндә Ядкәр абыйның умартасы аерып ята иде. Ул умартаны җыярга өйрәтте. 

- Кортның аеру чоры башланды. Яз салкын килү сәбәпле быел әз генә соңгарак калынды. Көн дә ояларны карыйбыз. Кортларны аерырга торганнарын тикшереп торабыз. Кортлар аерса да, алар бал табышына кадәр ояда урнашып бетәләр. Аерым ояга да урнаштырабыз. Әле генә күч чыкты. Хәзер бал кортларын агач башына менеп җыю юк. Периметр буенча колгалар куябыз. Алар аерганда шунда җыела, - дип сөйләде Ядкәр абый.

Табигать шартлары уңай торса, көненә ун баш корт аерырга мөмкин икән.

 

Ана кортны ничек аерырга?

 

“Ана корт ояның “королева”сы була. Ата корттан зурлыгы, озынлыгы белән аерыла. Ул ояда берәү генә була. Ана корт дүрт-биш ел яшәргә мөмкин. Ул оядан бер генә тапкыр аерганда очып чыга. Бер тапкыр аталанырга гына очып чыга. Көненә 2000-2500 күкәй салырга сәләтле”, - дип сөйләде умартачы.

Ана кортны махсус сары маркер белән билгеләп, тамга салалар икән. Бу ана кортны башкалардан тиз танып алырга ярдәм итә. Ана кортларга кагылырга ярамый. Аларның үз исләре була. Корт аерганда башка кортлар ана корт кая бара, аның исенә килеп, шунда җыела.

Умартаның төп нигезе  рам

 

Буш вакыты булган саен Ядкәр абый бал кортларына рам ясый. “Умартаның төп нигезе – рам. Кортлар монда бал да җыя, кышын да чыгара. Рам – аларга йорт җиһазы кебек. Бер ояга утыз алты рам урнаштырырга кирәк. Бүгенгә һәр ояга тагын ике рам эшләргә кирәк. Сигезне эшләделәр инде”, – дип әйтә Ядкәр Мөхәммәдиев.

Рам ясау җиңел эшләрдән түгел. Рамны башта чыбык кертер өчен тишәргә кирәк. Катушка аша әйләндереп, чыбыкны тишекләргә кертеп, гитара кылы кебек тарттырасы. Аннары чыбык өстенә кәрәз куясы. Кәрәз электр ярдәмендә ябыштырыла. Чыбыкка тугыз вольтлы ике чыбыкны тоташтырасы. Кәрәзнең яртысы эрегәч, җылытудан туктатасы. Рам әзер дигән сүз. 

 

Умартачы булу өчен нәрсә кирәк?

- Умартачы булыр өчен умартаны яратырга кирәк. Җаның, тәнең белән бу эшкә тартылырга кирәк. Хәзер умартачылар саны артканнан-арта. Шалтыраталар, ел саен Казанда узучы укуларга йөриләр, аларга киңәшләребезне бирәбез. Иң беренче теорияне өйрәнергә кирәк. Кортлар кайчан чыга, кайчан үрчи, аларны аера белү мөһим. Умартачы буласы килде, корт алдым, абзарга яптым белән эш бармый. Умартаны башка эчке ягыннан өйрәнеп, аларны карарга өйрәнергә кирәк. Умартаны яратмасаң, бу эштә эшләп булмый, – дип сөйләде танылган умартачы.

Сыйфатлы бал сайлый беләсеңме?

Яхшы, сыйфатлы бал алыр өчен балны белгән умартачыдан гына алырга кирәк.

- Мин үзем бал аертуга, балны лабораториягә алып барып составын тикшертәм. Бу үзем өчен дә кирәк. Кеше бал алганда кая җитештерелгәнен белергә тиеш. Олы юл кырыеннан, завод-фабрика урыннарына якын җирдән җыелган бал экологик яктан чиста продукт була алмый. Бал төрләре буенча да аерыла. Чәчәктән, юкәдән җыелган баллар бар. Һәр балның дәвалау сыйфаты төрле. Иң әйбәт бал –  юкә балы санала. Ул салкын тигәннән булыша. Иң яхшысы – чәчәк балы. Ул төрле чәчәкләрдән җыела, бөтен структураны үзенә җыя, - дип аңлатты Ядкәр абый.

 

Корт өстендә йоклау дәвасы

Ядкәр абый умарталыгында урнашкан өендә дәвалау бүлмәсен дә күрсәтеп үтте. Әлеге бүлмәдә кешеләр корт оялары өстендә йоклыйлар. Аста ике корт гаиләсе, өстендә сәндерә.

- Мондый бүлмәдә невроз авырулы, йоклый алмаган кешеләр тынычланып йокыга китә. Умарталык эчендә яткан кебек хис туа. Файдасы зур. Әлеге бүлмә кешеләргә дәваланырга булыша. Без бу дәвалау серен Украинага, Кырымга барып өйрәнеп кайттык. Беренчедән, кеше прополис, перга исен иснәп тынычлана. Икенчедән, кортларның микровибрациясе нервыларга булыша. Өченчедән, кортларның аурасы. Тишекләрдән җылы һава өреп тора, кортлар гөҗләвенә кеше йокыга китә”,- дип сөйләде умартачы.

Ядкәр ябый бүлмәне зурайтырга планлаштыра икән. Алга таба ике кешелек итеп ясау исәбе. “Кайбер кеше, авыруы килеп, үзе генә йоклый алмый. Алга таба алты корт гаиләсе урнаштырып, зурайтып, ике кешелек ясарга исәп”, – диде ул.

 

 

Табигый чиста бал алу

Балны аертмыйча алу серләре хакында да сөйләргә өлгерде Ядкәр абый. Ул күп итеп эчендә кәрәз булган банкалар ясап куя. Алга таба аларны магазинга урнаштыра. Бал кортлары үзләре бу банкаларга кереп, аны бал белән тутыралар. Мондый балны аертасы юк. Банканы бал тулуга каплап кына куясы бар.

 

“Умартаны мунча кертәбез”

 

Ядкәр абый кортларны төрле авырулардан дәвалар өчен дә кызыклы методлар кулланып эш иткәнен әйтте. “Без ничә ел буе корт асрасак та, кортларның авырулары булмый калмый. Аларны талпаннардан чистарту өчен, бал кортларын җыеп алабыз, 48 градус эсседә, җылы барабанда әйләндереп алабыз. Алар талпаннардан чистарына. Шулай эшкәрткәч, бу кышны әйбәт кенә чыктылар. Төрле методлар кулланабыз. Барысы да чиста, әйбәт бал алыр өчен эшләнә.

Быелга прогноз

“Бал начар булмас дип уйлыйм. Кыштан, безнең кортларның чыгышыннан, табигать шартларыннан караганда бал әйбәт чыгарга тиеш. Бабайлар күрсәтеп калдырган күбәләк минем янда сөенеп-сөенеп оча. Димәк, бал булачак. Бер оядан елга 30-40 кг га кадәр бал аертырга була”, - диде Ядкәр абый.

 

Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА
Фото: Салават Камалетдинов

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев