Саба дулкыннары

Биш яшьлек бала машинаны үзе кабызып, Иделгә төшеп баткан

99-лы "Лада"ны алты метр тирәнлектән тартып чыгарганнар.

Яшел Үзәндә биш яшьлек бала машинаны кабызып, урыннан кузгаткан һәм елгага төшеп киткән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

Идел елгасындагы Щурячий ярымутравында торган машинага бала үзе кереп утырган һәм фаҗига килеп чыккан, диелгән әлеге хәбәрдә.



Водолазлар 99-лы "Лада"ны алты метр тирәнлектән тартып алганнар. Башта ярга салондагы бала мәетен алып чыкканнар.

 Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте

 

https://intertat.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: