Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Биш машина тимер өеменә әверелгән, бер кеше һәлак булган авария мизгеле видеога эләккән

Range Rover машинасы каршы як полосага чыгып, коточкыч авариягә ясаган.

Мәскәүдәге Минск шоссесында 11 сентябрьдә көндезге дүртләр тирәсендә берничә машина бәрелешкән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

 

Шоссеның 56 нчы километрында булган авариядә өч машина җитди җимерелгән, икесе кисәкләргә аерылып беткән. Бер кеше һәлак булган, өч кеше имгәнгән.

 

Range Rover машинасы юеш асфальтта идарәсен югалткан һәм каршы як полосага чыккан. Башта ул Мәскәүгә таба бара торган машинага бәрелгән. Ул машина кырыйга очып китеп, тагын өч машинага бәрелгән.

Юлда озак вакытка бөке барлыкка килгән.

 

Фото: видеодан скриншот

intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев