Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Биш әбигә – бер бурыч

Әби-бабайлар әллә нишләгән. Дөресрәге, банкларга ешрак мөрәҗәгать итә башлаганнар. Белгечләр әйтүенчә, бүген илдә яшәүче бер пенсионер­ның банкка уртача 100 мең сум бурычы бар.

Берләшкән кредит бюросы оешмасы мәгълү­мат­ларына караганда, Рос­сия­дә 60 яшьтән өлкәнрәк­ләр­нең һәр бишенчесе банктан кимендә бер кредит алган. Быелның гыйнвар – июнь айларында шундый 8 миллион 300 мең пенсионер теркәлгән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, банкка мөрәҗә­гать итүчеләр саны 11 процентка арткан. Агымдагы елда исәп-хисап оешмасы тарафыннан әби-бабайлар­га кредит бирүдән баш тарту очраклары да 38дән 31 процентка кадәр кимегән, ди белгечләр.
 
Бүген илдәге фәлән авылда яшәүче Хәдичә әби­гә уртача 107 мең 200 сум әҗәт туры килә. Чагыштыру өчен, яшьләр арсында әле­ге күрсәткеч ике ярым тапкыр кимрәк. Әйтүләренә караганда, лаеклы ялдагылар банктан, нигездә, кулланучылар кредиты сорый. Бу – пенсионерларның исәп-­хисап оешмасына булган барлык бурычының 60 проценттан да күбрәген тәшкил итә. Икенче урында – кредит картасы (19 процент). Арада автомобиль сатып алырга теләүчеләр (8,9 процент) һәм ипотека рәсми­ләштерүчеләр (5,2 процент) дә бар. Илнең Финанс министрлыгында әби-бабай­лар­ның банкка ай саен күп­ме акча түләвен дә исәпләп чыгарганнар. Баксаң, пен­сиянең уртача 7 мең 500 сумы әҗәтне каплауга китә икән.
 
Белгечләр шунысын да искәрткән: өлкән яшьтә­ге­ләрнең күбесе, балалары һәм оныкларына ярдәм итәр­гә теләп, бурычка бата. Алар моны якыннарының кредит рәсмиләштерә алмавы яки гаиләнең хәлен­нән килмәве белән аңлат­кан. Үз кирәк-яракларына кредит рәсмиләштерүче пен­сионерлар аз, ди бел­геч­ләр. Бурычлы әби-ба­байлар банкка булган әҗәт­не пенсия хисабына каплавын да белдергән. Акча гына җитсен.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: http://vatantat.ru/index.php?pg=1850

---
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев