Саба ТВ

Биш балалы тол иргә барган Саба районы Югары Симет авылында яшәүче Рушания Шамилева: Мулла "халык рәхмәтен алырга тартынма, халык ләгънәтеннән ерак тор" диде

Рамил хәзрәт вәгазь сөйли: "Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.внең хәдисе бар, җәннәттә минем белән янәшәмдә ике генә кеше булыр, ди... Аның берсе - ятим баланы алып, аңа, ашау-эчүдән тыш, тәрбиясен биргән ана. Икенчесе - ире вафат булып, балалары белән тол калып, аларны үги әти белән үстермим дип, тормышның ачысын-төчесен татып, балаларымны кеше...

Саба районы Югары Симет авылында яшәүче Рушания Шамилева да балаларны пар канатта үстерербез дип хыялланып, 5 балалы тол иргә кияүгә чыга. Әмма тигез тормыш уйлаганча гына барып чыкмый.

Рушания апа Апас районы Табар Черкен авылыннан. 15 яшендә Казанга Спартак заводына эшкә килә. Шунда тегү эшенә өйрәнә. 19 ел аяк киемнәре тегә. Яшьлекнең бер матур көнендә хезмәттәшенең туган авылында биш балалы ирнең хатыны үлгән хәбәрен ишетә.

- Яңа ел алдыннан иптәш кызга ияреп, Симеткә кунакка кайттым. Авыл җирендә хәсрәт килгән йортка кайгы уртаклашып килү гадәте бар бит. Кунакка кайткан йорт хуҗалары белән мин дә, жәлләп, ятим калган балаларны күрергә бардым. Ак кәгазь кебек, берсеннән-берсе эчкерсез балалар. Иң олысына - 11, кечесе 2 яшьлек иде, - дип сөйли Рушания апа ул елларны.

"Газраилне үзебез сатып алдык"

Ятимнәр сагышын йөрәге аша үткәреп, Казанга эшенә китә кыз. Әмма көннәрдән бер көнне эштән кайтышына Габделкавил кызны кияүгә сорап килә.

- Яшьлек теләсә нинди батырлыклар эшләргә сәләтле бит ул. Курыксам да, ризалаштым. Никах укыгач, олы малай - Илдусымнан сорыйм: "Килешә алырбызмы икән?" дим. "Килешербез, килешербез", - диде улым. "Чыннан да, балаларым бик тәртипле булды, бик рәхмәт аларга. Әле бит шәһәрдә яшәп кайткач авыл тормышын да бик белеп бетермим. Әниегез бу эшне ничек эшли иде, әйдә күрсәт әле, дип, гел балаларымнан сорадым, йорт эшләренә балалар белән бергәләп өйрәндек. Ул вакытта ипине дә өйдә салабыз. Иптәшем белән бергә ипи басарга өйрәндем. Камыр куйган саен иптәшем искә төшә. Минем әнием бик гыйлемле иде. Көн туган саен, Аллаһы Тәгалә ризыкны биреп тора, иртәгәгә калсын дип, балалардан ризыкны өзмә, минут саен ашыйсы килә торган чаклары, дия торган иде әнием. Мин үзем дә үги әти белән үстем. Әтиебез үлгәч, әни ике бала белән кияүгә барган. Ул вакытларда салым, заем түләүләре күп иде. Балык тотып, авылдагы балалар йортында эшләүче рус хатыннарына шул балыкларны сатып, акчасын заем түләргә өйгә алып кайтып бирә идем. Үги әтием салым түләргә акча булды дип сөенә иде, - дип, яшьлек хатирәләрен барлап ала.

Илдус, Камил, Гөлсинур, Гөлүсә, Илһам янына уртак балалар - Резидә һәм Айдарны алып кайталар. Парлы, тигез тормышта ятим калганнарга әни булып яшәгәндә генә кайгы-хәсрәт тагын шакый аларның капкасын. Алты ел гына бергә яшәп калалар, Габделкавил абый фаҗигале төстә һәлак була.

- Газраилне үзебез сатып алдык, үз мотоциклында бәрелеп фаҗигале төстә китеп барды, - ди Рушания апа. - Бәрелгәнен дә әйтмәде, кайтып керделәр, эчем авырта, ди. Фельдшер Рәхимә апа сораганга да, баганага бәрелдем генә, диде. Сөлге белән бәйләп куйдык та, больницага киттек. Әмма исән килеш алып кайта алмадык, бәрелүе нык булгандыр, больницада үлеп китте. Менә шуннан соң җиде бала белән тол калдым. Мине кияүгә сорап килгәндә, диңгез уртасында калгандай тоям үземне дигән иде, моңсу күзләрен төбәп. Ялгызың диңгез уртасында калуның нәрсә икәнен Габделкавил киткәч аңладым.

"Җиде җирдән җиде кеше гаебегезне килеп әйтсә, мин нишләрмен?"

- Иптәшем үлгәч китәм дип уйладым. Ул ачы хәсрәт белән бер көн тора алмам кебек иде, үлгәненә дә 41 ел узып киткән. Авылыбызда Шәфыйк мулла бар иде. Беркөн безгә килгән бу, бер сүз ишеттем әле, китәм дип әйтәсең икән, ди. Бу балалар дөм ятим нишләрләр дип уйлыйсың. Син халык рәхмәтен алырга тартынма, халык ләгънәтеннән ерак тор, диде. Ул вакытта мулла абзыйның әйткәнен бөтен тирәнлеге белән аңлап та җиткермәгәнмен, хәзер уйлыйм мин аны. Балаларың кайталармы, дип сорыйлар, кайталар, дим. Кайтмыйлар дип әйтсәм, кечкенәдән кеше иткән идең, кайтмый йөриләрмени диярләр иде. Менә шунысы халык ләгънәте булыр иде, Аллаһ сакласын. Балаларымның саулыгы өчен борчылып, куркып яшәдем.

Бер вакытта да сыердан аерылмадык. Илдусым армиядән кайтты да, шофер булып урнашты. Шоферга бөтен кешенең йомышы төшә, үзе тыңлаулы булгач, аны да хөрмәт итәләр, ярдәмләшәләр. Менә шулай балалар белән бергәләп кордык мул тормышны. Җиде җирдән җиде кеше гаебегезне килеп әйтсә, мин нишләрмен дип әйтә идем балаларыма. Шөкер, йөз кызартырлык гамәлләре булмады. Дүрт улым да армиягә барды, берсе дә тәмәке тартмады.

Бик игелекле, тырыш, күндәм булдылар, рәхмәт аларга, үз изгелекләре үзләренә кире кайтсын, - дип балаларына рәхмәт әйтеп сөйли әбекәй.

"Кияүгә чыкканчы ипи-су гына ашап, тегү машинасы сатып алдым"

Авылдагы халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшли Рушания апа. Авылда һәркемнең тегүчегә йомышы төшә. Элек күлмәкләр юк иде бит кибеттә. Кайсына күлмәк, кайсына чалбар тегә. "Кияүгә чыкканчы ипи-су гына ашап, тегү машинасы алган идем. Гомер буе шул машинамда тегү тектем.

"Сабантуй вакытларында күлмәкләр өелеп тора иде. Кияүгә чыгасы кызлар гел миндә булдылар", - дип искә ала. Хәзер дә тик кенә утырмый. 80 яшьне узса да, тегү машинасыннан аерылмый. Абыстай буларак та авыл халкына дини йолаларны үтәүдә булыша.

"Яшьлегеңә күп тырышсаң, картлыгыңны каршыларсың тыныч һәм бик җиңел. Яшьлегемдә бик тырыштым да, менә хәзер кунакка гына йөрим, сезгә дә шундый бәхетле картлыкка ирешергә язсын", - дип озатып калды ак әби.

Һәр ана да бала хакын хаклап гомер итә. Ә ялгызлар, толларда җаваплылык икеләтә арта. Үстергән балаңның гамәлләре, тәрбиясе өчен берүзең җаваплы. Рушания апа тормышы да шулай. Аллаһы Тәгалә толлык әҗере биреп, ике дөнья бәхете насыйп итсен үзенә.

http://www.intertat.ru

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: