Саба ТВ

Бирмәсәләр – салкын, бирсәләр – тәрәзә ачыла

Татарстанда барлык йортларга җылылык бирелгән. Бу хакта кичә Хөкүмәт йортында Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде. Министрлык белешмәсе нигезендә, хәзерге вакытта җылылык белән 17168 торак йорт, 1603 мәктәп, 1839 балалар бакчасы, 2117 сә­ламәтлек саклау оешмасы, 1967 мәдәният оешмасы, 270 спорт объекты һәм 180 социаль...


Быел сезонны 8-25 сентябрь көннәрендә башлау турында карар кабул ителде. Беренче булып бу эшне Мөслим районы коммуналь хезмәткәрләре тәмамлаган. Алабугада исә, иң соңгысы булып, 6 октябрьдә генә җы­лылык бирелгән.


- Бу сезонга әзерлек барышында республикада ике җитди программа буенча эшләнде. Аның беренчесе то­рак фондын ике контурлы казаннарга күчерү булса, икенчесе буенча исә Урыссу бистәсендәге социаль объектларда шәхси җылыту пунктлары эшли башлады, - ди министр урынбасары. - Сезон башында шикаятьләр бар иде. Бүген зарланучы юк. Иң беренче көннәрдә Совет һәм Идел буе районнарында җылылык бирү барышында аварияләр булды. Идарәче оешмалар тиешенчә әзер­ләнмәгән булып чыкты. Җы­лылык челтәрләре сынауны уза алмады. Шунлыктан эш кичектерелеп торды.
Заманча йортларның кү­бесендә җылылык көйләүче пультлар бар. Әгәр өйдә бик эссе булса, аны киметергә була, шулай ук арттырырга да мөмкин. Димәк, җылыны исраф итмичә, кирәгенчә кулланырга була. Шулай да иң яхшысы - һәр фатирга шәхси казаннар куйдыру, ди белгечләр.

Безнең фатирда да шәхси казан куелган иде. Баштарак аңлап җиткермәсәк тә, соңыннан түләү күләменең шактый кимүен сиздек. Әле ул гына да түгел, салкын булса, җылыны өстәп җибәрәсең, кирәк икән, киметеп йә бөтенләй сүндереп куясың. Файдасы күп булса да, кайберәүләр шәхси казан куйдырырга атлыгып тормыйлар икән.


- Бу кешеләрне берничек тә үгетләп булмый. Югыйсә, үзәкләштерелгән җылытуга карганда, шәхси казан буенча түләү ике мәртәбә арзанга чыга. Әлегә Казандагы йортларда яшәүчеләргә, риза булсалар, киләсе елның май аена кадәр казаннар бушка куела. Бу дәүләт программасы нигезендә башкарыла. Аннан соң бәяләр артачак, - ди Алексей Фролов - Урыссуда ике гаилә аркасында әле дә бер йортка җылылык җибәрә алмыйча торалар. Анда казан кую бушка түгел. Күршеләре тилмерә. Казан куйдырту бәясе фатирның мәйданына бәйле. Әйтик, өч бүлмәле фатирның барлык торбаларын алыштырып үзгәртү һәм әлеге җиһазны куйдыру 70-80 мең сум тирәсе. Без аны җиде елга кичектереп түләү мөмкинлеге бирәбез. Шәхси казан куйдыру үзен ике елдан соң аклый башлый. Әлеге ике кешене суд приставлары аша җавапка тартмакчы булабыз. Алар риза булса, подрядчы оешмалар шул ук минутта эшкә тотыначак.


Коммуналь хезмәткәрләрең эше бик күп һәм катлаулы. Күп кенә районнарада җылылык челтәрләре системасы искергән. Иң күп эшләр Бөгелмәдә башкарылачак. Яшел Үзәндә дә нәкъ шундый проблемалар бар. "Гомумән алганда, республикада җылылык челтәрләренең 50-60 проценты тузган. Быел 250 чакрымда төзекләндерү эшләре башкарылган. Бу барлык мәйданның 5 проценты гына. Әллә ниләр башкарыр идек тә бит. Коммуналь хезмәт өчен түләмәүчеләр күп. Андыйларның безгә 5 млрд 600 мең бурычы җыелды,- ди Алексей Фролов. Счет фактураларда җылылык түләү буенча саннар дөрес булмаса, бу сумма белән килешмәсәгез, Алексей Фролов торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә куша.




Фото: забрабочий.рф

("Ватаным Татарстан", /№ 154, 18.10.2017/)

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: