Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әбиләр чуагы һәм чын көз кайчан җитәр? – Метеорологлар фаразы

Быел әбиләр чуагы кайчан булачак? Чын көз килерме? Татарстанда җәйнең иң җылы көне һәм иң җылы ае кайчан күзәтелгән? Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев һәм КФУның Метеорология һәм климатология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

Әбиләр чуагы сентябрь уртасында киләчәк

Әбиләр чуагы Татарстанга соңрак – салкыннардан һәм яңгырлардан соң, сентябрь уртасында киләчәк. Республикада берничә көн дәвамында булган җылы һәм кояшлы һава торышы салкын җәйнең үзенчәлекле дәвамы булып тора. Тик моннан соң, һичшиксез, “күчеш” булачак — атмосфера фронтлары, циклоннар һәм салкыннар киләчәк. Шуннан соң без температураның янәдән күтәрелүен күзәтә алачакбыз. Бу инде классик әбиләр чуагы булачак.

Татарстанда әбиләр чуагы вакытында коры һәм җылы һава торышы булачак. Гадәттә, 20-25 градуска кадәр җылы һава торышы була. Бу вакыт сентябрь урталарыннан билгеләнә һәм ике көннән алып ике атнага кадәр, ә кайчагында бер айга кадәр сузыла.

Әбиләр чуагы чоры даими түгел һәм ул берничә тапкыр булырга мөмкин, шуңа күрә көзен яхшы һәм җылы һава торышы берничә тапкыр кабатлана ала.

Көз 19-20 сентябрьдә киләчәк

Сентябрьнең уртача һава температурасы нормадан бер градуска югарырак булачак. Климатик үлчәүләр буенча, быел көз 19-20 сентябрьгә туры килә. Яз тәүлекнең уртача температурасы +10 градуска җиткәндә һәм 10 градустан югары булганда, ә көз температура +10 градустан түбән булганда башлана.

Сентябрьдә уртача тәүлек температурасы +12 градус тәшкил итәчәк. Россиянең Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча бездә сентябрь суык булмаячак. Явым-төшемнәр дә норма чикләрендә, ягъни 50 мм чамасы тәшкил итәчәк.

Җәйнең иң җылы көне Worldskills дөнья чемпионатына туры килгән

Казанда эшче һөнәрләр буенча Worldskills дөнья чемпионаты ачылышы көнне температура +28...+29 градуска кадәр күтәрелде. Августта Татарстанда һава температурасы нормадан 1,4 градуска түбән булды, бер ай эчендә якынча ике айлык норма явым-төшем яуды. Ул 175 процент тәшкил итте. Иң җылы көн 22 августта иде. Җәйнең иң җылы ае июнь булды.

Киләсе елларда Татарстанда кыш суык булмаска мөмкин

"Киләсе елларда суык кыш булмаска да мөмкин. Салкын кыш бик сирәк вакыйга, соңгы елларда салкын кыш күзәтелгәне булмады. Җәйге чор белән чагыштырганда кыш көне температураның күтәрелү тизлеге югарырак. Әгәр кыш җылы булса, бозлы яңгырлар ява ала", - ди белгечләр.

Соңгы ун елда Татарстанда һава торышының җылылык чоры кимегән

Уртача еллык температураның югарыга таба күтәрелүенә карамастан, соңгы ун елда Татарстанда җылылык чоры кимеде. Республика метеостанцияләре биргән мәгълүматлар галимнәрне җитди уйланырга мәҗбүр итә.

Соңгы елларда Идел буенда һәм Татарстанда уртача еллык температура күтәрелде, һава торышы күпкә җылырак булды. Шул ук вакытта, яңа мәгълүматларга караганда, республикада җәйге җылылык чоры кими.

2010 елдан башлап Татарстанда яз соңрак, ә көз иртәрәк килә башлады. Җылы чорның озынлыгы да кимеде. Әлеге мәгълүматлар Татарстанның барлык метеостанцияләре күрсәткечләре буенча алынган.

Метеорологлар кешегә уңайлы булган һава температурасын атады

Уңай һава температурасы булып 18-24 градус җылылык исәпләнә. Июньдә көндезге температура унике көн, июль аенда 20 көн иде, августта тугыз көн булды. Ягъни салкыннар булу сәбәпле, бездә уңайлы һава торышы күбрәк иде.

Даими яңгырлар явуга һәм түбән температура булуга карамастан, узган сезонны аномаль дип әйтеп булмый. Илнең Европа территориясенә салкын арктик һава массасының бәреп керүе аркасында, августның беренче көннәрендә генә салкыннар күзәтелде. Температураның нормадан кимүе озакка бармады.

 

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев