Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Әбиләр булгач, ашларда очрашырбыз, әлегә - Элвин Грей белән "Кызлар пати"да!"

Татар эстрадасының җырчылары һәм шул өлкәдә кайнаучы кызлар "Кызлар пати" кичәләре оештыра башлады. Гадәттә, бу очрашулар төнге клубларда татар дискотекаларында уза. "Кызлар пати"ның чираттагысында Элвин Грей да бар иде.

Баксаң, Элвин Грей шушы клубка ял итәргә килгән. Билгеле, кызлар бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмады, Радик белән фотога төште! "Кызлар мине җылы каршы алды, барысы да шундый ачык", - диде ул. Радик яңа концерт сезонына әзерләнүе турында сөйләде һәм "Кызлар пати" белән очрашуга шат булуын белдерде.

"Кызлар пати"да Гүзәл Идрисова, Алинә Сафиуллина, Гөлнара Габидуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Айгөл Кыямова, Алсу Фазлыева, Замирә Рәҗәпова, Айгөл Набиуллина, Эльмира Бәйрәмова һәм башкалар бар. Патига нигез салучы - Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева.

"Беркөнне "ә нигә әле кызлар белән очрашулар оештырмаска?" дип уйладым. Һәрберебезнең гаиләсе, балалары бар. Эш, кибет, ашарга пешерү, дөнья мәшәкатьләреннән арыну өчен айга бер тапкыр булса да, хатын-кызлар үзара аралашырга, ял итәргә тиеш. "Кызлар пати" идеясе шулай барлыкка килде. "Уеннан уймак" дигәндәй, бүгенге көндә безнең биш очрашу булган. Кызларга ничектер, мин үзем бу очрашулардан соң күп энергия алам, яңа көчләр белән кайтам. Очрашуларыбыз традициягә әверелеп бара. Мин киләсе "Кызлар пати"ны сагынып көтеп яшим", - дип сөйләде Айгөл Бариева.

Айгөл әйтүенчә, "Кызлар пати"га теләгән һәр кеше кушыла ала. "Безнең ватсапта төркемебез дә бар. Барлык кызлар да үзем кебек гади, ачык, ихлас, эчкерсез. Без теләсә нинди темага сөйләшә алабыз. Минемчә, хатын-кыз өчен мондый урын булырга тиеш. Үзенә бикләнеп, эш-гаиләгә чумып яшәргә ярамый. Болай да гомеребезне эш белән гаиләгә багышлыйбыз. Җәй көне, мәсәлән, без ял иттек, очрашулар булмады. Безнең "Кызлар пати" күңел ачып, биеп, җырлап үтә. Еллар узгач, без әбиләр булгач, шушы составта ашларда очрашып, патиларны искә алырбыз дип хыялланам", - диде Айгөл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


"Әбиләр булгач, ашларда очрашырбыз, әлегә - Элвин Грей белән "Кызлар пати"да!"

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев