Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Билалетдинов: "Ак Барс" уенчыларына ике тапкыр рәттән оттыру оят булырга тиеш

Казан хоккейчылары "Витязь" командасына оттырды.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанның "Ак Барс" хоккейчыларына ике тапкыр оттыру оят булырга тиеш. Кичә үз бозында "Витязь" клубына оттырганнан соң "Ак Барс" командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов матбугат конференциясендә шундый фикер җиткерде.

"Казанда рәттән ике җиңелү оятмы, дисезме? Уенчыларга оят булырга тиеш. Бу хакта сөйләшәбез. Моны аңларга кирәк", - диде Зиннәтулла Билалетдинов.

"Ак Барс" кичә үз бозында КХЛның даими чемпионаты кысаларында Мәскәү өлкәсенең "Витязь" командасына оттырды - 0:2. Кунаклар алкаларны икенче һәм өченче периодта кертте.

Реклама

"Без "Витязь" командасының сагын үтеп керә алмадык. Күплектә уйнау нәтиҗәсе дә аксый", - диде Билалетдинов.

Исегезгә төшерәбез, "Ак Барс" 19 гыйнварда үзендә "Слован" командасына оттырган иде (2:4).

23 гыйнварда "Ак Барс" үз бозында ЦСКА белән уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев