Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«БикаФест» фестиваленә гаризалар кабул итүнең соңгы көннәре бара

Анда аерым кешеләр дә, иҗади коллективлар да үзләрен сыный ала.

Автор-башкаручы Рөстәм Бикмуллин исемендәге республикакүләм яшьләр җыр-шигырь «БикаФест» фестиваленә гаризалар кабул итүнең соңгы көннәре бара.

Әлеге фестиваль җыр һәм шигърият өлкәсендә сәләтле балаларны барлауны һәм Рөстәм Бикмуллин исемен мәңгеләштерүне максат итеп куя. Ул Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән «Сәләт» яшьләр оешмасы тарафыннан уздырыла.

Фестиваль 2001 елдан башлап оештырыла һәм аның мактанырлык нәтиҗәләре бар. Татар эстрадасы һәм татар шигъриятендәге таныш исемнәр: Илназ Сафиуллин, Асылъяр, Айдар Сөләйманов, Миләүшә Сафина, Йолдыз Миңнуллина, Рифат Сәлах иҗат юлларын әлеге бәйгедән башлаган.

«БикаФест»та аерым кешеләр дә, иҗади коллективлар да үзләрен сыный ала. Аларга вокал һәм нәфис сүз өлкәләренә караган төрле номинацияләрдә бәя бирелә. Катнашучыларның яше 12дән алып 30га кадәр булырга мөмкин. «БикаФест»та һәркем катнашырга хокуклы, яшәү урыны һәм һөнәре буенча чикләр юк. Мисал өчен, узган ел 15 нче тапкыр уздырылган фестивальдә физкультура укытучысы татар халык җырын җырлап, жюрины шаккаттырган иде.

Реклама

Бәйге ике этапта үткәрелә: беренче этап − гаризаларны кабул итү һәм катнашучыларны читтән торып портфолио нигезендә сайлап алу (12 ноябрьгә кадәр); икенче этап − җиңүчеләрне конкурс нигезендә сайлап алу (17 ноябрь, Сәләт йорты). Фестивальгә Гала-концертта нәтиҗә ясала. Ул 18 ноябрьдә Сәләт йортында узачак.

Фестивальдә катнашу өчен гариза калдыру һәм башка мәгълүмат http://selet.biz/tat/ сайтында.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/09/151945/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев