Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бик юаш нәсел, авылның әүлияләредер алар – Бәчек халкы кабер ташларын аударуда гаепләнүче егетнең гаиләсе турында

Яшел Үзән районы Бәчек авылы халкына һаман тынгылык юк: зиратта әле апрель азагында гына булган вандаллык ике атнадан янә кабатланыр дип кемнәр уйлаган?! 30 нчы апрельдә 93 кабер ташын мәсхәрәләү фаҗигасеннән әле айнырга да өлгермәгән халык кабат шок кичерә. 14 май көнне төшкә кадәр зиратта тагын 113 кабер ташы аударылганлыгы...

4 нче март көнне Бәчек авылы мәчете имам-хатыйбы Хәйдәр Сибгатуллин 30 нчы апрельдә эшләнгән җинаятьтә шикләнелгән кеше ачыкланганы турында хәбәр иткән иде. Ул - шушы авылда әти-әнисе белән яшәүче 21 яшьлек акылга зәгыйфь егет. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бу юлы да вәхшилек кылуда шик аңа төшкән. Хәзерге вакытта Р. Ш. тоткарланган һәм психиатрия хастаханәсенә урнаштырылган. Аның әти-әнисе, улларын мәҗбүри дәвалауны сорап, гариза язган.

Вандализм на кладбище в селе Васюково

Бүген без янә Бәчек авылына бардык. Халык акылга зәгыйфь авылдашларының кабер ташларын аударуда гаепле булуына ышанмавы турында белдерде. Җинаять кылуда шикләнелүче егетнең әти-әнисен күрүгә ирешә алмадык: алар көтүдә иде. Полиция хезмәткәрләре зиратның эченә узарга рөхсәт итмәде - закон сакчыларының җинаятьченең гаебенә дәлилләр эзләү белән мәшгуль чагы иде. Алар тикшерү эшләренең берничә сәгатькә сузылачагы турында әйтте. Полиция зират эченә кертмәгәнлектән, кешеләр койма кырыеннан гына якыннарының чардуганнарын карап йөрде.

Вандализм на кладбище в селе Васюково

Күрше Урысбага авылыннан Хәлим абый Сафиуллин тормыш иптәшенең Бәчек зиратында җирләнгән әнисе, әтисе, абыйсы каберләрен карарга килгән.

Вандализм на кладбище в селе Васюково

- 30 нчы апрельдә булган хәлдән соң якыннарыбыз Марат һәм Рамис Закировларның кабер ташларын торгызган идек. 100 кабер ташын бер кешегә аудару ай-һай авырдыр", - ди Хәлим абый. "Бик гаҗәп инде бу, башка сыймаслык хәл. Урысбагада зират юл өстендә, анда керерләр инде..." - ди тормыш иптәше.

Түбән Урысбагадан Шамил Гайнуллин танышлары үтенече буенча килгән.

Вандализм на кладбище в селе Васюково

- Яшел Үзәндә яшәүче танышларыбызның туганнары шушында җирләнгән. Алар ишеткәннәр дә, миңа шалтыратып, килеп карарга куштылар. Зиратның иң югары очындагы каберләргә тимәгән диләр, әле карамадым. Бу чып-чын вәхшилек. Мин инде бу юлы яңадан шул җүләр малай эшләгәндер дип уйламыйм", - ди ул.

Шайтан эше генәдер бу...

Галия апа Аббазова якыннарының каберлекләренә зыян килмәгән.

Вандализм на кладбище в селе Васюково

- Барып карадык, каберләр эчтәрәк булгачтырмы, теге юлы да, бу юлы да тимәгәннәр. Шайтаннан башка беркем эшли алмыйдыр, җир астыннан шайтан гына чыгадыр дип уйлыйм. Безнең авылдагы малайның гаепле булуына да ышанмыйм. Ул "а" дисәң "а", "б" дисәң, "б", "бардыңмы" дисәң, "бардым", "кайттыңмы" дисәң "кайттым" дип җавап бирә. Авылның бер кешесе дә ул малай дип уйламый. Ул бит 1-2 генә түгел, 90-100 штук. Аны кем селкетә алсын?! Безнекеләр - атасы, малай... 5-6 кеше алып барып куйдылар, - ди Галия апа.

"Тәрәз төбемә килеп көлеп карап тора иде..."

"Бер зыяны тигәне юк аның. Ул эшләгәненә ышанмыйм да", - ди Фирдәвес апа.

- Кыш көннәрендә аягына минекеннән дә зур галош киеп килә ул, тәрәзәдән карап китә, мин әйберләр алып чыгып бирәм. Утырып ашый да, аннары мин аңа "пакетыңны монда ташлама, тегендә ташла дим", алып барып ташлый, аннары яңадан килә дә, тәрәзәдән тагын көлеп карап тора", - ди Фирдәвес апа. Аның әти-әнисе, кайната-кайнанасы, ире дә Бәчек зиратында җирләнгән. "Кайбер ташлар нык купкан, цемент белән катырып яңадан эшләргә кирәк. Теге юлы да балалар кайтып рәтләп киткәннәр иде. Бик аптырыйбыз. Авылыбыз шундый тыныч, берүзем яшим, бер әйберемә тигән кеше юк. Шөкер, эчүче дә юк бит хәзер", - ди.

2 нче май көнне Бәчеккә баргач, авылдагы берничә кеше видеокамера куйдыру теләген белдергән иде. Фирдәвес апа бу уңайдан: "Кеше ничек хәл итсә, мин дә шулай итәрмен, агымсуга каршы барып булмый", - диде.

Без Бәчектә вакытта, кабер ташларын торгызырга дип, Яшел Үзәннән тормыш иптәше белән Гөлира Исламова кайтып төште.

- Залесныйдагы туганым шалтыратты. Зиратта Бөек Ватан сугышында Сталинград сугышында булган, өч ел Ленинград блокадасы михнәтләрен кичкән кайнатам Фәйзрахман Исламов җирләнгән. Аныкына тимәгәннәр, кайнанам - тыл хезмәтчәне Мәрьям Исламованыкын аударганнар. Шуларны торгызырга кайттык. Теге юлы да бер туганыбызыныкын аударганнар иде. Бик кыйбатлы кабер ташлары куйдырган идек. Анысында Казаннан иптәшемнең абыйсы кайткан иде. Хәзер хәбәрне ишетеп, без кайттык. Ничек кешенең шундый изге җиргә һөҗүм итәргә кулы бара?! - ди Гөлира ханым.

"Бик гади кешеләр алар, көтүчеләр, уйларында бер явызлык юк", - ди кибеттәге сатучы һәм кибеткә килгән халык егет гаиләсе турында. "Бер кеше генә башкара алырлык эш түгел бу. Үзебез дә аптырашта ", - дип уфтана алар.

Авыру егет 1 нче сыйныфка укырга килгән булган

Авылның башлангыч мәктәп укытучысы Фәния Закирова да: "Авыл кешесенең кулы бара торган эш түгел бу, шик төшкән егетнең дә гаиләсе бөтенләй усал түгел. Нигә алайса ул моңарчы тирә-як күршеләренә зыян күрсәтмәгән?" - ди. Аның әйтүенчә, җинаятьтә шикләнелүче 1 нче сыйныфка укырга килеп караган булган, сызык та сыза алмаган. Психик авыруы булгач, алга таба укымаган.

Вандализм на кладбище в селе Васюково

"Кайнатам белән иремнең абыйсыныкын аударганнар, кайнананыкына, эчтәрәк булгачтырмы, тимәгәннәр. Әле бармадык, полиция тикшерү эшләрен төгәлләгәч кенә барабыз. 30 нчы апрельдә дә аударганнар иде, торгызып төзәтеп куйдык. Алга таба камера куйсалар, яхшы булыр иде. Кемдер эшли бит инде ул эшне. Авыл тыныч түгел дигән сүз. Бу бит кешенең әйберсен генә вату да түгел, бу бит зират. Гадәттә, кечкенәдән зират дигән сүз шикләндерә бит", - ди Фәния Закирова.

Алар авылның әүлияләредер

- Без шок хәлендә. Җир генә йотсын инде бу кешене, дибез. Нинди кеше булырга мөмкин ул, шундый актык эшкә барырдай?! Зиратка нинди үче бар?"- ди авыл апалары.

Вандализм на кладбище в селе Васюково

Авылда яшәүче акылга зәгыйфь егетнең гаепләнүенә килгәндә, алар бертавыштан: "Гомеремә дә ышанмыйм. 100 процент гарантия бирә алам. Елый торган беркатлы бер җүләр генә бит ул. Нәрсә әйтсәң, шуңа риза була. Бернинди явызлыгы юк. Бик юаш нәселләр алар. Алар авылның әүлияләредер. Кеше белән телгә килә торган кешеләр түгел алар. Ышанмагыз, җан кисәгем, ышанмагыз! Без ышанмыйбыз, авыру булганга гына шуңа тагалардыр дибез", - диләр.

Вандализм на кладбище в селе Васюково

Бәчек авылы мәчете имам-хатыйбы Хәйдәр Сибгатуллин җомга көнне төштән соң зиратка төшкәнен һәм барысы да тәртиптә булганын билгеләп узды. Димәк, бу вәхшилекнең шимбәдән якшәмбегә каршы төндә эшләнүе ихтимал. "Халык ничек кенә якламасын, ышанырга теләмәсен, әгәр суд гаебен расласа, без аны гаепсез дип әйтә алмыйбыз. Без судка ышанырга тиеш", - ди Хәйдәр Сибгатуллин. Зиратта бүтән мондый хәлләр кабатланмасын өчен, берәр чара күреләчәген билгеләп үтте. Иртәгә авыл зиратында кабер ташларын торгызу буенча өмә уздырылачагын әйтте.


http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев