Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Әбиебез төнге бердә бер кат күлмәкчән чыгып киткән, алтынчы көн хәбәре юк»

Буа районының Иске Суыксу Выселкасы авылында яшәүче 92 яшьлек Рафика әби Фәтхуллинаның өйдән чыгып китүенә бүген 6нчы көн.


"Көннәр җылы торса да, көз бит, төннәр салкын. Әбиебезне уйлап, күзгә йокы керми", - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә әбекәйнең оныгы Айсылу Миннебаева. 5 октябрь төнендә өйдән чыгып киткән әбидән бер хәбәр дә юк.


- Әби үзенең кызы, ягъни минем әни белән яши. Кичтән алар йокларга яталар. Әбидә бернинди сәерлек сизелми. Төнге берләр тирәсендә әни уянып китә. Бу вакытта әби утырып торган була. Хәер, аның шулай утырып йоклый торган гадәте дә бар иде. Әни аны урынына яткыра да, үзе дә йокыга тала. Әби исә шуны гына көтеп торгандай, бикле ишекләрне ачып, өйдән чыгып китә. Әбинең юклыгын әни таңда - иртәнге биштә генә күрә, - ди Айсылу.


Рафика әби гомере буе колхозда эшләгән. Озак еллар ферма мөдире вазыйфасын башкарган. 29 яшьтә тол калып, бердәнбер кызын берүзе аякка бастырган. 100не вакласа да, таза, нык әби була. Оныгы әйтүенчә, аңа 75 яшьтән күбрәкне биреп булмый.


- Бер ел элек әбинең хәтере чуалып китә башлады. Әмма озакка түгел, биш минуттан "кире кайта". Кайвакытта минем белән дә чит кеше кебек сөйләшә. Аннары исә: "Әй, нәрсә сөйлим соң, Айсылу кызым бит инде" дип әйтеп куя.


Реклама

Әбекәйне инде эзләмәгән җир калмаган. Бу эшкә кинологлар да җәлеп ителгән. Әмма әби бер җирдә дә юк.


- Кая булырга мөмкинлеген дә белмибез. Сорашмаган кеше калмады, туганнарыбыз да ут йотып тора. Әби соңгы арада күргән кешеләренә: "Мине Ульянга алып барыгыз әле" дип әйткәләгән. Анда ерак туганнарыбыз яши. Тик әби генә барып җитмәгән, - ди Айсылу уфтанып.


Рафика әби өйдән бер кат күлмәкчән чыгып китә. Шәмәхә төсле велюр күлмәк. Аның өстеннән бордо төсендәге җиңсез арка җылысы кигән булырга мөмкин. Оныгы сүзләренчә, бервакытта да яулыксыз йөрмәгән. Бу көнне дә башына ак яулык япкан булырга тиеш. Кулында бер тиен акчасы юк.


- Әби гомер буе авылда яшәде. Беркая да чыгып йөргәне булмады. Төнлә кая киткән, кай тарафка юл алган - берни белмибез. Алтынчы көн инде телефон шалтыраган саен хәбәр көтеп яшибез. Тик әбине беркем күрмәгән, - дип пошына Айсылу.

Әгәр әлеге фотодагы Рафика әби Фәтхуллина турында ни дә булса белсәгез, күрсәгез, 89370060040 номеры буенча оныгы Айсылу Миннебаевага шалтыратуыгызны сорыйбыз.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев