Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әби-бабайларны ничек гаиләгә тәрбиягә алырга?

Кемнәргә ялгыз әби-бабайларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга рөхсәт ителә? Өлкән кешене караган өчен айлык түләүләр күпме? Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарны гаиләгә урнаштыру проектын тормышка ашыру барышы турында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле сөйләде.

 
Өлкән яшьтәге гражданнарны гаиләгә урнаштыру проекты 2017 елның 1 гыйнварыннан башланган иде. Ул Татарстанда сынау проекты буларак тормышка ашырыла.  2018 елның сентябренә булган мәгълүматлар буенча, 34 муниципаль районда 36 гаилә өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбиягә алган. Шулардан 14 кеше – I төркем, 11 кеше – II төркем, 4 кеше III төркем инвалид, 7 пенсионерның инвалидлыгы юк (шул исәптән, бер тыл хезмәтчәне).
 
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының "Туры элемтә" проекты кысаларында, өлкән яшьтәге ялгыз кешене тәрбиягә алырга мөмкинлек бирә торган проект турында сорауларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының гаммәви мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин җавап бирде.
 
 
- Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә тәрбиягә алу тәртипләре нинди?
 
- Бу мәсьәлә белән Халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәк белгечләре, шулай ук картлар һәм инвалидлар яшәгән интернат-йортларның хезмәткәрләре шөгыльләнә. Алар гаиләдә яшәргә теләгән өлкән кешеләрне ачыклый һәм аларны тәрбиягә алырга теләгән гаиләләрне сайлый. Социаль яклау территориаль органнары һәм Комплекслы үзәкләр консультация бирергә һәрвакыт әзер, бу проект турында мәгълүматларны матбугат аша да тараталар.
 
Ялгыз яшәгән, үзен-үзе карый алмаган, тәрбиягә мохтаҗ өлкән яшьтәге кеше һәм үз гаиләсенә әби яки бабайны тәрбиягә алырга теләүчеләр территориаль социаль яклау бүлегенә яки Комплекслы үзәкләргә мөрәҗәгать итә ала.
 
Өлкән кешене тәрбиягә алырга теләгән кандидатка куелган таләпләр бар. Мәсәлән, ул өлкән кешенең туганы булмаска һәм яше 60тан узмаска тиеш. Кандидатның һәм аның гаилә әгъзаларының хөкем ителмәве, билгеле бер чирләр белән авырмавы мөһим.
 
Комплекслы үзәк белгечләре килешү имзаланганчы кандидатның бөтен документларын, җирле үзидарә органнары биргән белешмәләрдән гаилә составын, торак йортның гомуми мәйданын, гаиләнең керемен тикшерә. 
 
- Өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләгә түләүләр каралганмы?
 
Гаиләгә өлкән кешене тәрбиягә алган гражданнарга ай саен 4-8 мең сум күләмендә түләүләр каралган. Бу сумма өлкән яшьтәге кешенең инвалид булу-булмавына бәйле. 
 
Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә алып караган өчен түләүләр:
  • 4 мең сум – инвалид булмаса яки III төркем инвалид булса
  • 6 мең сум – II төркем инвалид булса 
  • 8 мең сум – I төркем инвалид булса
 
- Ялгызы гына яшәгән кешегә өлкән пенсионерны тәрбиягә алырга рөхсәт итәләрме, әллә гаилә тулы булырга тиешме?
 
- Ялгыз кешегә дә, үз гаиләсе белән яшәгән гражданнарга да өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алырга рөхсәт ителә. Иң мөһиме – яше 60тан узмаган булырга тиеш.
 
- Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алырга теләгән, ләкин бу җаваплы эштән куркып калганнарга икеләнүне җиңәр өчен кем белән киңәшләшеп була?
 
Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2017-2020 елларга өлкән яшьтәге кешеләрне гаиләгә алырга теләгән гражданнарны психологик яктан әзерләү тәртипләрен раслады, психологик әзерлек программасы да төзелде. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәкләрнең психологлары кандидатлар белән очрашып сөйләшә, аларны бу адымга этәргән сәбәпләрне ачыклый, бу җаваплы эшнең хокукый ягын аңлата. 
 
- Өлкән кешене тәрбиягә алып та, аны тиешенчә карарга көчләреннән килмәсә, нишләргә?
 
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2017-2020 елларда гаиләдә тәрбияләнүче өлкән кешенең тормыш шартларын ай саен тикшереп тору турында боерык чыгарды. Әлеге боерык нигезендә, Халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәкләрнең белгечләре ай саен шундый гаиләләргә бара, өлкән кешенең яшәү һәм тәрбия шартларын карап, хәлен сорашып тора. Әгәр килешү өзелеп, өлкән яшьтәге кешене гаиләдән алырга туры килсә, Комплекслы үзәк аңа алга таба да социаль хезмәт күрсәтүне оештыра. 
 
Әлегә кадәр гаиләгә алынган өлкән кешеләрдән баш тарту очраклары күзәтелмәде.
 
Татарстанның Аксубай һәм Чүпрәле районнарында икешәр гаилә өлкән яшьтәге кешеләрне тәрбиягә алган. Шулай ук бу проектта Алексеевск, Актаныш, Алабуга, Апас, Арча, Әгерҗе, Әлки, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Балык Бистәсе, Биектау, Бөгелмә, Буа, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Спас, Тукай, Тәтеш, Чистай, Чирмешән, Югары Ослан, Ютазы, Яңа Чишмә районнары һәм Чаллы шәһәре катнаша.
 

 

Автор: Лилия ГАДЕЛШИНА
Фото: Александр Эшкинин, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы

 

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев