Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүгенге көндә Саба районында 65 яшьтән өлкән үзизоляциядә булучы ялгыз әби-бабайларның 880е әлеге хезмәткә мохтаҗ

Коронавирус пандемиясе чорында ялгызяшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган волонтерлар хәрәкәте үз эшен намус белән башкаруны дәвам итә. Бүгенге көндә Саба районында 65 яшьтән өлкән үзизоляциядә булучы ялгыз әби-бабайларның 880е әлеге хезмәткә мохтаҗ. Барлыгы 74 волонтер, 29 социаль хезмәткәр исәпләнә. 25 нче марттан алып бүгенге көнгә кадәр кайнар линия номерына 16 өлкән яшьтәге кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. 7 кеше белешмә алу максаты белән элемтәгә керә.

Бу көннәрдә без җирлекләрдәге вәзгыять белән танышуны башлап җибәрдек. Иң элек Тимершык волонтерлары белән очраштык.

Наилә Таштиева һәм Резеда Галимова Тимершык авылы кибетләренең даими сатып алучылары. Җирлектә  ярдәмгә мохтаҗ 49 әби-бабай бар , алар белән 7 волонтер эшли.Бу максаттан Ватсап мессенджерында махсус төркем дә булдырганнар.

Җирлек башлыгы Айдар Хаҗиев районда эшләп килүче кайнар линия номерына безнең җирлектән шалтыратулар килеп ирешмәде. Кемнең , нинди тормыш хәлендә икәнен даими күзәтү астында тотабыз ди.

Безнең белән очрашкан волонтерлар беренче булып Гөлфинур Шамиловага керде. Әби кайчан килүләреннән хәбәрдар. Телефон аша элемтә саклап торалар. Наилә апа капкадан кергәнче киләсе азык-төлекне алыр өчен тиешле сумманы әзерләп куйган. Бу пакетта яшелчә, җиләк-җимеш . Тәрәзә аша сәлам бирү һәм озатып калу. Хәзергә өлкәннәр шуның белән чикләнергә тиеш. Алдагы пакетны без исемлек буенча Минниса Хәйруллинага тутырдык. Сатучы Флера апа да үз эшен белеп, санитар таләпләрне катгый үтәп башкара. Биттә маска, кулда перчатка, янда гына махсус антисептик. Наилә апа: Әбиләребезгә азык-төлекнең иң тәмлесен алабыз - ди.

Ипи, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт, творог, чәй. Өлкәннәр биргән исемлектә иң еш очраучы әйберләр. Дарулар кирәк булганда волонтерлар фельдшер, авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итәләр, район үзәгенә менеп, үзләре алган вакыт та була. Ярдәм күрсәтү савап өчен. Моның өчен алар акча да алмый, нинди дә булса өстенлекләргә дә ия түгел. Гаилә әгъзаләре генә риза булсын.

Эшне тиз башкарырга кирәк. Өлкәннәрне көттерергә ярамый. Минниса апаның кызларны бик күрәсе килсә дә, аның белән дә тәрәзә аша гына сөйләшергә туры килде. Әбиләр ышана: бу вакытлы күренеш. Иң мөһиме сугыш булмасын. Дәхшәтле елларны узган ветеран, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларышуннан курка. Без бу көннәрдә өлкәннәрне сакларга, аларны икеләтә кайгыртырга бурычлы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев