Саба ТВ

Бүгенгә Татарстанда һава торышы

Республиканың көнчыгыш районнарында гына явым-төшем көтелә.

(Казан, 21 август, "Татар-информ"). Татарстан Гирометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы өч көндә республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Бүген республиканың көнчыгыш районнарында, иртәгә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Чәршәмбе көн явымсыз булачак.

Татарстанда алдагы көннәрдә кызу булачак. Көндезге максималь һава температурасы бүген - +25..+30, 22 августта - +25..+30, ә 23 августта - +28..+33 градуска кадәр күтәрелә.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: