Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген яшәп калыйк: иртәгәсе кемдер өчен бөтенләй дә тумаска мөмкин

Яратам көзнең күзләрне камаштырырлык төрле төсләр белән баетылган шу­шы сихри мизгелләрен. әйтерсең лә сусыл җиләк иренле, кызарып пешкән алма битле, нурлы йөзле, нәзәкатьле, чибәр җәй кызы белән киң җилкәле, мәһабәт буй-сынлы, тырыш, уңган көз егете очрашып кавышканнар да, тирә-юньдәге муллыкка, хөрлеккә кинәнә-кинәнә туй итәләр.

Әйе, әйе, туй итәләр! Әнә бит, кара сөрмә күзле каенкайлар да алтын көмеш чуклы, бизәкле, нәфис күлмәкләрен киеп алганнар, ягымлы кояш нурында балкып утыручы көр күңелле миләш, балан куаклары да, әллә без кешедән кимме дигәндәй, кызыл гәрәбәдәй төймәләр такканнар, бит оч­ларына кершән якканнар. Аллы-гөлле төсләр белән бизәкләнгән өрәңге яфраклары исә, әлеге бәйрәмгә үзгә бер тылсым өстәп, талгын гына искән көзге җилләр кочагында тибрәлә-тибрәлә вальс бииләр. җылы көннәрнең рәхим-шәфкатенә тиенеп, кадерен белеп калыгыз дигәндәй, әбиләр чуагының төп хәбәрчесе булган пәрәвезләр акрын гына чәчләргә, иңнәргә килеп сарыла.
 
Әй, алтын көз! Сиңа карап кемнәр генә сокланмаган да, кемнәр генә җанына рухи азык тупламаган икән! Шушы кыска гына гомерле матурлыкны, гү­зәллекне күп вакыт кү­рер­гә, тоярга да өлгерә алмый калабыз шул кызганычка. Тормышны алып бару өчен ничек акча җиткерергә дип борчылып, көне-төне йөгерәбез дә йөгерәбез. Ә сәламәтлек какшый башлагач, шул акчаларны дәвалану өчен кире чыгарып салабыз. Киләчәк өчен борчылып, бүгенгене күрми калабыз. Уйлап карасаң, болай яшәүнең ни киләчәге, ни бүгенгесе юк кебек. Чөнки без мәңге яшәрбез кебек тоелсак та, көннәрдән бер­көнне бу якты дөньяларны калдырып, китеп барабыз. Нәкъ шул мизгелдә күпләрнең аңында “мин бит бөтенләй дә яши белмәгәнмен икән” дигән уйлар чагылып үтәдер мөгаен. Гомер шулкадәр тиз уза, әйтерсең лә аңа безнең белән бөтенләй дә кызык түгел. һәркем өчен елда бары берничек тә үзгәртеп булмый торган мөһим ике көн бар: берсе — бүген, икенчесе — иртәгә. Шуның өчен дә, бүгенге көннең кадерен белеп яшәргә өйрәнәсе иде безгә. Бүген бу җирдә яшә­вебез, үз аякларыбыз белән атлап йөри, ярата-яратыла алуыбыз белән бәхетле булып, бер-беребезгә ышанып, горурланып, шатланып яшик! Чөнки кичәге көн инде бүтән кабатланмаячак, иртәгәсе исә кемдер өчен бөтенләй дә тумаска мөмкин.
 
Фото: https://pixabay.com
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА. Азнакай.
Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев