Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген Владимир Путинга 65 яшь тулды

Россия Президенты Владимир Путинга бүген 65 яшь тулды. Матбугат секретаре Дмитрий Песков әйтүенчә, Путин юбилее уңаеннан тантаналы чара уздырырга җыенмый, дип яза actualcomment.ru.

Президент туган көнен, гадәттә, йә эштә каршылый, яки туганнары һәм дуслары белән кечкенә генә мәҗлес үткәрә.

Владимир Путин 1952 елның 7 октябрендә Санкт-Петербургта туган. Әтисе Владимир Спиридонович Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыштан соң заводта эшләгән. Әнисе Мария Ивановна Шеломова - Ленинград блокадасын кичергән кеше. Ул шулай ук заводта эшләгән. Владимир Путин гаиләдә өченче бала, аннан алда туган ике абыйсы бала вакытта ук үлгәннәр.

Путин Ленинград дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган.

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев