Саба ТВ

Бүген Татарстанның кайбер районнарында 18 градуска кадәр җылы булачак

Казанда төнлә +2, көндез +10 градуска кадәр җылытачак.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның көнбатыш районнарында 18 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстанда явым-төшемнәрсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Җил - төньяк-көнбатыштан, төнлә талгын. Иртән һәм көндез урыны белән 15-18 метр тизлектә исәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -2..+3˚ градус; көндез +10..+15, көнбатыш районнарда +18˚ градуска кадәр җылылык көтелә.

Төнлә юлларда урыны белән бозлавык.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: