Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген Татарстанның 41 районында Җирле органнарга депутатлар сайланачак

Бердәм сайлау көнендә Татарстанда 2811 сайлау участогы эшли.

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген, Россиядә Бердәм сайлау көнендә, Татарстанның 41 районында Җирле үзидарә советы депутатларын сайлаячаклар. Бу хакта бүген Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат үзәгендә җирле Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

“Анда барлыгы 198 депутат сайларга кирәк булачак”, - диде ул.

Республикада бүген иртәнге 7 дә 2811 сайлау участоклары эшли башлады. Халык вакытлыча яши торган урыннарда исә 49 сайлау частогы ачылган.

Сайлауларны оештыручыларның саны 2 меңнән артып китә, дип белдерде журналистлар белән очрашу барышында Мидхәт Шаһиәхмәтов. Алар барысы да инновацияле мобиль кушымталарны файдаланып, өйрәтелгән.

Татарстан халкы Дәүләт Советына барлыгы 100 депутатны сайлау белән мәшгуль булачак. Сайлауларда “Бердәм Россия”, “КПРФ”, “ЛДПР”, “Гадел Россия”, “Россия коммунистлары”, “Үсеш партиясе”, “Социаль гадңеллек өчен” пенсионерлар партияләре теркәлгән. Партия исемлеге буенча - 200, бер мандатлы округлар буенча сайлауларга 230 кандидат теркәлү узган.

  • Бүген Татарстанда һәм Россиядә бердәм сайлау көне уза. Республика халкы төбәкнең иң югары закон чыгару органына депутатларны сайлаяак. Шулай ук бүген Татарстандагы Җирле үзидарә советларына да депутат сайлау күздә тотыла. 

 

Фото: Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев