Реклама
Шул ук вакытта һава торышының бозылып алу ихтималы да бар.
(Казан, 28 июль, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
Синоптиклар фаразлавынча, иртәнге сәгатьләрдә һәм көндез аерым районнарда яшен булу ихтималы да бар. Җил көньяк-көнбатыштан исә, талгын. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә дә мөмкин.
Татарстанда көндезге максималь һава температурасы +26..+31 градус булачак.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз