Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген Татарстан Республикасы тәүлеклек сөт җитештерү күләмен кабат 4000 тоннадан арттырып җибәрде

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, көнлек тулаем савым 4003,9 тоннага җитә, бу узган ел белән чагыштырганда 223,9 тоннага күбрәк һәм 105,9% тәшкил итә. Бер сыердан көнгә 17,6 кг сөт савылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,5 кг күбрәк. Көнгә 4536,1 тонна сөт сатылган, бу 275,8 тоннага күбрәк һәм 2019 елга карата 106% тәшкил итә.

Татарстан районнары арасында продуктивлылык (бер сыердан тәүлеклек савым) буенча Әтнә (31,6 кг), Кукмара (26,5 кг), Мамадыш (26,4 кг), Саба (26,3 кг), Балтач (23,9 кг), Түбән Кама (20,1 кг), Актаныш (19,5 кг), Азнакай (19,2 кг), Арча (18,4 кг), Биектау (18,4 кг) һәм Теләче (18,1 кг) районнары алда бара. Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 25 июнендә Татарстан Республикасы беренче тапкыр тәүлеклек сөт җитештерү күләмен 4 000 тоннадан арттырып җибәргән иде. Гадәттәгечә, җәйне "зур сөт" чоры дип атыйлар. Бу чорда терлекләрнең продукт бирүе арта. Аннары, кышын бу бераз кими. Шул ук елны май аенда ук Татарстан кабат 4 000 тонна планкасына чыга алды. Бүгенге көнгә тулаем савым 4003,9 тонна тәшкил итә. Шуны әйтергә кирәк, сөт терлекчелеге - Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренең берсе, һәм республикада сөт җитештерүгә һәм сатуга ярдәм итү буенча Министрлык тарафыннан чаралар комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә уңай нәтиҗәләр күзәтелә. Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү һәм сату күләмнәре буенча алда бара. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 2020 елның 11 маена авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт сату күләме 50,4 мең тонна тәшкил иткән, бу 2019 елдагыга караганда 7,1%ка күбрәк (3,3 мең тонна). Татарстан Республикасында, Краснодар краенда, Воронеж, Киров, Новосибирск, Свердловск, Ленинград, Белгород, Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләрендә, Удмуртия Республикасында һәм Алтай краенда иң күп күләмдә сөт сатылган.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев