Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген Таиландтан кайтучы татарстанлылар арасында сабалылар юк

Таиландтан Казанга кайтучы пассажирлар арасында балалы гаиләләр дә бар. Аларны туганнарыннан каршыламауны үтенделәр. Исемлектә Саба кешеләре юк.

Ләйлә Фазлыева Казанга төшәчәк самолетта республиканың кайсы районнарыннан күпме кеше булуын әйтте.

«Кайберәүләр балалары белән барган. Исемлектә 18 яшькә кадәр 27 кеше. 2018-2019 елларда туган балалар бар», — диде. Яше 65 тән узган биш кеше исәпләнә. Алар барысы да автобуска утыртылып, ике атнага «Ливадия» санаториена обсерваторга озатылачак.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, кайтучылар исемлегендә 115 кеше, ләкин күбрәк булуы да ихтимал. «Бортта Киров өлкәсе гражданнары да бар. Алар да обсерваторга җибәрелә. 115 кешенең 60ы — Казаннан, Чаллыдан — 23, Әгерҗе — 1, Әлмәт — 4, Бөгелмә — 1, Югары Ослан — 4, Алабуга — 1, Зәй — 1, Яшел Үзән — 5, Лаеш — 3, Мамадыш — 1, Түбән Кама — 8, Питрәчтән өч кеше», — диде.

Премьер-министры урынбасары әйтүенчә, туристларны төшергәч, автобус дезинфекциягә җибәреләчәк. Автобус йөртүче өчен максималь күләмдә саклау чаралары кулланылачак.

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев