⚡Бүген Саба районына ТРсы Президенты Рөстәм Миннеханов килде
Ул иң элек Корсабаш авыл җирлегендә булып, соңгы елларда биредә сафка баскан объектлар бн танышты.
Балалар бакчасына, мәдәният йортына керде. Бу уку елында топ мәктәптә зур төзекләндерү, янарту эшләре алып барылды. Ана өстәмә янкорма корылып мастерской бүлмәләре булдырылды. Хәзер бу мәктәп коррекцион статуста үз эшчәнлеген дәвам итәчәк.
Президент укучыларга тудырылган шартларны яхшы диеп бәяләде. Биредәге сәфәре соңында ул җирлекнең Советлар Союзы герое Зәки Хәбибуллин бюсты һәм сугышта катнашканнар һәйкәленә чәчәкләр салды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев