Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген Саба муниципаль районы төзелүгә 90 ел

Хөрмәтле Саба районы халкы һәм кунаклары! СЕЗНЕ РАЙОН ЮБИЛЕЕ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!

90 ел эчендә район халкы зур, авыр һәм данлы юл үтте. Бөтен ил белән бергә район үз вакытында нык халык хуҗалыгы төзи, Бөек Ватан сугышы кырларында сугыша, сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәт куя. Без туган ягыбыз, якташларыбыз, Саба җирендә намус белән хезмәт итүчеләр, илнең башка төбәкләрендә дә уңышлары белән аны данлаучылар белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Дистәләрчә еллар дәвамында салынган традицияләр Саба җиренең алга таба чәчәк атуына ныклы нигез салып, алмашка килүчеләр тарафыннан сакланып кала һәм арта бара.

Безнең районда аерым күңел җылысы, кунакчыллыгы, намуслылыгы һәм хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торучы гүзәл кешеләр яши. Нәкъ менә шундый сыйфатлар халыкның алга таба да мул тормыш алып баруына, районыбызның һәм балаларыбызның киләчәгенә нигез булып тора.

Барыгызны да чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, барлык башлангычларыгызда да уңышлар, тотрыклылык һәм икътисади үсеш, үз көчегезгә һәм иртәгесе көнгә ышаныч, һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык һәм иминлек телибез!

Безнең район һәрвакыт матур, уңайлы һәм тыныч булсын.

 

https://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев