Реклама
Бүген "Саба дулкыннары" ТРКсе директоры Әлфия Галимҗан кызы Мөбарәкова үзенең туган көнен билгеләп үтә. Без - иҗат коллективы җитәкчебезне котлыйбыз. Иң ихлас теләкләребезне юллыйбыз👏🥳
Көннәр язга авышкан вакытта
Февральнең нәкъ егермесендә.
Бу дөньяга аваз салгансыз сез
Шатлык биреп бөтенесенә.
Тирән акыл һәм киң күңел белән
Әти-әниегез үстергән.
Буй җиткәндә канат ныгытырга
Апаларыгыз да көч биргән.
Сезнең матур, ахәнле тавышны
Көтеп ала радио тыңлаучы.
Сезнең төпле уй-фикерегездән
Көч, дэрт ала хәрбер юлаучы.
Эзләп карасан да табалмассың
Сезнен кебек зирәк җитәкче.
Коллективны бер йодрыкка туплап,
Бердәм итеп тота белүче.
Саулык телик сезгә туган көндә
Кабул булсын изге теләкләр.
Озын гомер насыйп итсен Аллам
Яшим диеп типсен йөрәкләр!!!
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз