Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген Россия информатикасының туган көне билгеләп үтелә

1948 елның 4 декабрендә Исаак Брук һәм Бәшир Рәмиевнең цифрлы электрон хисаплау машинасы рәсми теркәлә.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 1948 елның 4 декабре Россия информатикасының туган көне санала. Гәрчә Россиядә ул әлегә рәсми бәйрәм булып исәпләнмәсә дә, информатикага мөнәсәбәте булган кешеләр аны барыбер билгеләп үтә, дип хәбәр итә Сalendar.ru сайты.

Россиядә 4 декабрь Информатика көнен бәйрәм итү өчен очаклы рәвештә генә сайланмый. 1948 елның 4 декабрендә СССР Министрлар Советының алдынгы техниканы халык хуҗалыгына кертү буенча Дәүләт комитеты Исаак Брук һәм Бәшир Рәмиевнең ачышын - цифрлы электрон исәпләү машинасын терки. Фән, гамәли тикшеренүләр өлкәсе һәм уку дисциплинасын үз эченә алган информатика җәмгыять үсешендә гаять зур роль уйный. Бу - илебездә исәпләү техникасы, алга таба информатика үсешенә кагылышлы рәсми рәвештә теркәлгән беренче документ. Шунлыктан бу көнне чын мәгънәсендә Россия информатикасының туган көне дип әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев