Саба ТВ

Ә бүген мин китәм...

«Ә бүген мин китәм». Тамчы электрон көндәлегенә язып куйган бу сүзләргә озак карап утырды. Язганнары бөтенләй аңлашылмас булып җәелгәч кенә, күзен томалаган яшьләрне сыпырып атты да, елмаерга маташты. Читтән карап торучыга ул, мөгаен, бик сәер тоелыр иде. Елмаерга дип азапланган иреннәр сизелер-сизелмәс дерелди, күзне әледән-әле томаларга торган пәрдә инде дәрьяга әйләнеп, ике битен дә чылатып бетергән. «Сюрреализм!» дип ачы көлемсерәде ул. Исемен генә табасы калды бу күренешкә. Хәер, исемдәмени хикмәт?! Исеме матур булып, җисеме җанны талкыса? Исеме ямьсез яңгырап, күңелеңне җылытып торса?

«Ә бүген мин китәм». Тамчы клавиатурадагы ноктага басты. Тезелеп киткән нокталарны күргәч, «бу юлы күпнокта юк инде», дип, сөртеп атты. Шул ук шакмакта өтер дә, сорау билгесе дә күреп, янә көлемсерәде. Юк, хәзер инде сораулар калмады,  өтер куелып дәвам иткән көннәренең соңгысы иде бу. 

«Тамчы-тамчы шатлыгым син... Тамчы-тамчы бәхетем...» 

Үзеннән унике яшькә олырак Юлдаш белән аралашып китүе очраклы булдымы, әллә күкләр язган сценарийның бер өлеше идеме – кем белә. Мөгаен, очраклы булмагандыр. Тормышта, гомумән дә, очраклылык юктыр ул. Тамчының, шагыйрь әйткәнчә, «яраларын ямаштырып яткан» чагы иде. Кәефе юк. Ялгызлык халәте үзенең базына көннән-көн суыра башлавын аңлаган кыз интернетта яшел уты янган берәүгә игътибар итте. Юлдаш. Сирәк исемле бу берәүгә хат «очты»: «Кәеф күтәрү осталыгың юкмы, Юлдаш?» Җавап хаты да көттермәде: «Синең кәефсез булуың мөмкин түгел кебек тоела миңа. Гел якты, ягымлы кояш кебек нур гына чәчеп торасың кебек. Синең янәшәңдә кәефсезләрнең дә кәефе күтәрелә. Ни булды, дустым?» Шундый якын итеп язган җаваптан кызның елыйсы килеп китте. 

«Син мине беләсеңмени?» Кыз сорауга каршы сорау юллады. 

«Күптән күзәтәм. Интернет дөньясы – пыяла дөнья ич ул, үзең дә беләсең. Йә, ни булды?» 

«Берни булмады. Кәеф кенә юк». 

«Кәефне күтәрүнең шәп ысулын беләм мин. Әйдә, кинога барабызмы? Бүген шәп комедия була анда». 

Кино да каралды, шәһәр паркында да йөрелде. Беренче очрашудан ук үз итеп аралашып киттеләр. 

Шуннан соңгы очрашулар кызның тормышында, Юлдаш сүзе белән әйткәндә, «тамчы-тамчы сөенеч» иде. Ир аның исеменә мөкиббән булды. «Сиңа исемне ничек дөрес куйган бит әти-әниең, Тамчы! Тамчы-тамчы бәхет бит син!» 

Тамчыдан күл җыела...Бер көн, ике, өч... 

«Күз алдымда синең елмаюың – 

Йөрәгемә бирә җылысын. 

Килче янга, кочып алчы, 

Тәннәрем дә минем җылынсын...» 

Кыз берничә атнадан шул хатны алды. «Өченче юлга ике иҗекле сүз җитми, ритм бозылган» дип язып җибәрде ул. Ә үзенең авызы ерылды. Шундый ук елмаюлы смайлик та китте смс артыннан. 

«Әйе,  «кысып» сүзе төшеп калган». 

«Матур сүз кирәк!» 

«Иң матур сүз  – Тамчы!» 

Килче янга, кочып алчы, Тамчы, 

Тәннәрем дә минем җылынсын...» 

Иң матуры, иң акыллысы, иң сөйкемлесе, иң булдыклысы... Иң-иңе иде ул! Тамчы үзен Юлдаш янында шулай «иң-иң» итеп тоя башлады. Рәхәт тойгы иде бу. Элеккеге мәхәббәт бәйлелеге онытылды, яралары җөйләнде. 

Ирнең кочагына сеңеп бетеп, аның тән җылысын тою да рәхәт иде. 

Җан тарткан якка аяк та тарта иде шул... 

*** 

Тамчы-тамчы хатирәләр... 

Мәхәббәт булмаганга күңел бушаганмы, күңел буш булганга мәхәббәт киткәнме?.. 

«Бөтен аңлашылмаучанлык та сөйләшә белмәүдән килә. Менә син хатының белән күптән сөйләшмибез, дисең. Арагыз ник суынганын беләсеңме?» 

«Җыелгандыр инде. Мин аңа җылылык биреп бетерә алмадым, ул – миңа. Яшьрәк чакта аракы белән дус идем. Эчкән кеше белән яшәү дә биздергәндер». 

«Ләкин бит син күптән эчмим, дисең. Һаман да бергә яшисез. Димәк, нидер тотып тора. Балаларың башлы-күзле, икегез ике бүлмәдә парлы ялгыз булып яшәп ятасыз. Хатыныңа болай рәхәт дип уйлыйсыңмы әллә? Сиңа рәхәтме болай?» 

«Түгел шул... Күптән хатын-кыз назы күргәнем юк минем. Менә сине кочкан кебек кочаклыйсы килсен иде хатынны. Юк бит... Суынылган». 

«Ә сөйләшеп караганыгыз булдымы бу хакта?» 

«Юк. Авыр минем холык. Беренче булып дәшә алмыйм». 

Хисләр дөньясы буталчык дөнья шул. Янәшәсендә кайгыртучан, ипле-җайлы, йомшак телле булган Юлдашның беренче булып сүз ката алмавын үзе дә белде Тамчы. Ләкин кыз шалтыратуга, биш минуттан үпкәләрдән берни калмый иде. Шулай гадәтләнелде: һәр очракта да ачыктан-ачык сөйләшә иде алар. Нинди сүз ничек кабул ителгән? Нигә алай кабул ителгән?.. Баксаң, кызның «бүтән шалтыратмыйм» диюен дә хушлашу дип аңларга мөмкин икән ул. Ә Тамчы «бүген бүтән шалтыратмыйм» димәкче генә иде. 

*** 

Тамчы-тамчы уйлар... 

«Син көнче түгелдер бит, Юлдаш?» 

«Дөньяда бөтенләй дә көнләшмәгән кеше юктыр инде ул. Нишлисең бит, кеше кемнеңдер өстенлеген авыр кабул итә. Табигый сайланыш: көчлегә йә буйсынырга кирәк, йә юк итәргә.  Ә ир-хатын көнчелегенә килгәндә... Бер-береңә ышанырга кирәк дим мин, Тамчы. Кесәләр актару, гайбәт җыеп йөрү, телефоннар тикшерү – бу бит кешене кимсетә торган хәлләр». 

«Ә минем почталарымны да тикшереп тордылар...» 

 

«Ә мәгънә? Яраткан кешеңә син үзең дә тугры булачаксың. Юк икән – юк инде. Микроскоп астында яшәтергә ярамый беркемне дә.  Бу бит кемнедер үзеңә көчләп бәйләргә тырышу дигән сүз. Эшләми ул закон». 

«Көнче кеше – үз-үзенә ышанмаган кеше инде ул, Юлдаш. Көнләшә икән – ярата, кыйный икән – ярата, дигән сүзләрне ишетәсем дә килми  минем. Ахмаклык бит бу. Көнләшә икән – чирли, кыйный икән – чирли, дияргә кирәк. Психикасы белән проблемалар бар дигән сүз!» 

«Син бик кискен әйттең әле, Тамчы. Тик хаклысың бугай. Югалтудан куркып югалта кеше якынын». 

Кешенең иреген чикли башлаган көннән башланадыр ул югалту. 

*** 

Тамчы-тамчы каршылыклар... 

«Ислам дине иреңә генә елмаерга куша». 

«Елмаю ул йөрәктән килә... диннән килергә тиеш түгел. Ә сиңа елмаю шундый килешә, Тамчы». 

«Син безнең очрашуларны акларлык сүз дә табарсың инде ул. Ә болай ярамый бит, Юлдаш. Бу бит...» 

«Яратуның, бер-береңә тартылуның нинди гөнаһысы булсын. Бу – табигать. Моны күкләр шулай теләгән. Нәкъ менә мине, нәкъ менә синең белән очраштырган» 

«Сынау ич бу. Нәфесеңә, тәкатеңә баш була аласыңмы, юкмы? Әллә башыңны югалтып, бөтен яшәеш кагыйдәләренә төкереп яши башлыйсыңмы? Шул гына». 

«Бу кагыйдәләрне кешеләр белән идарә итәргә җайлы булсын өчен уйлап тапканнар, Тамчы. Үзең дә беләсең, һәр заманның үз тәртипләре булган. Бәхетле булырга килгән кеше җиргә! Ә һәртөрле табу-тыюлар кешенең иреген чикли ул, бәхеткә юлларын бикли. Диндәге кешеләрне абсолют бәхетле дисеңме әллә син? Гөнаһка батмаган дисеңме? Туганын алдамыймы? Мал бүлешмиме? Бер-бер артлы никах укытып та, бозып йөрмиме? Киресен дәлилләгән йөз дә бер мисал китерә алам мин моңа, Тамчы!» 

«Анысы дин кануннары белән бәйле түгел бит инде, Юлдаш! Кеше – кеше бит инде ул. Диндәме ул, түгелме – барыбер. Монысы әхлак аның». 

«Әхлак киртәләре яшәргә комачаулый дип уйламыйсыңмы син? Күп алар синдә. Менә минем дә үз яшәү кагыйдәм бар, Тамчы. Минем гамәлләрем башкаларга начарлык китермәскә тиеш. Төп кануным бу минем. Ә ничек яшим, нәрсәгә ышанам, болар – минем эш». 

«Ә безнең бу аралашу гаиләңә зыян салмас дип уйлыйсыңмы?» 

«Юк бит инде гаилә, Тамчы! Юк!» 

«Бергә яшисез икән, димәк, бар!» 

*** 

Ара-тирә үпкәләшүләр дә шул мәсьәләдә килеп чыга торды. Гаиләсендә җылылык тапмаса да, бер җайга салынган тормышын үзгәртергә әзер түгел иде Юлдаш. Фатир, балалар, кечкенә оныклар. Ә алмашка – билгесезлек. Ир уртасы бу хакта уйламый булмый иде. Алмашка – җандаш булу  әле үзгәрешләргә ымсындыра, әле туктата иде. Тамчысы – күңелен аңлардай җандашы – яшьрәк иде. Матур һәм ...азга гына канәгать түгел иде шул. 

«Мин бу этапны үттем бит инде, Юлдаш. Кредит, бурыч, мохтаҗлык... Тагын шуннан ук башларгамы? Кешечә яшәргә вакыт та калмый түгелме соң?» 

GАңлыйм мин сине, Тамчы. Беләсеңме, мин үземне хәзер тоткасыз чемодан кебек хис итәм. Хатын өчен дә, синең өчен дә. Хатынга да, тотып йөрергә уңайсыз булса да, вак-төяк тутырырга булса да ярап тора бит әле. Бөтенләй кирәксез түгел. Синең өчен дә күтәреп китәр өчен уңайсыз. Менә шуңа күрә үз агымына барсын әле безнең бу аралашу. Японнар әйткәнчә, проблема чишелми икән – ят та йокла». 

*** 

Тик  йомычканы да агым кайчан да булса ярга чыгарып ыргыта, үз җаена гына агып барырга ирек куймый. Юлдашлар белән дә шулай булды. Иренең кәефе күтәрелеп китүен, кичләрен кем беләндер телефоннан сөйләшүен сизеп алган хатыны (гәрчә икесе ике бүлмәдә аралашмый гына яшәп ятсалар да), кичке ашны ашамавын күргәч,  турыдан-туры сорады: 

Нәрсә, сөяркәң ашатып кайтардымы әллә?   

Ир дә боргаланып тормады, дөресен сөйләп бирде. Чуан бер тишелсә, ага инде ул: ике яктан да үпкә-гаеп сүзләре ыргытылды... Ахырда Юлдаш «болай яшәп булмый, фатир табу белән китәрмен», дип, урамга чыгып китте. 

Исәбе – умарта күче кебек гөжләгән уйларын аз булса да тәртипкә китерү иде. Ул мондый борылышка әзер түгел иде әле. Аңа Тамчы белән рәхәт булса да, комфортлы оясыннан (Тамчы шулай дияргә ярата иде) чыгып китү авыррак иде. Алда ни көтә? Олыгаеп барганда, беркемгә дә кирәге калмаса? Балалар аңлармы? 

Куллар үзеннән-үзе телефонга үрелде. 

«Мин чемодан эзләп йөрим әле». 

«Нигә ул сиңа? Кая җыендың?» 

«Хатын безнең турыда белгән. Сөйләшү булды. Миңа фатир эзләргә кирәк булачак». 

Тамчы, берникадәр паузадан соң, ашыкма әле, дип куйды. 

«Хатының кит дип әйттеме?» 

«Юк. Мин сине кумыйм, кая барасың инде, ди». 

«Китү сиңа да, аңа да кирәкми, Юлдаш. Сезгә сөйләшергә кирәк. Пар чыгып беткәч, бөтен үпкәләрегез әйтелеп беткәч, кешечә сөйләшә алырсыз дип уйлыйм. Еллар буена җыелганны бер утыруда чыгарып бетермәгәнсездер әле. Кайт, сөйләшегез. Проблемаларыгызның сәбәпләренә кадәр дә төшеп җитәрсез, бәлки. Компромисс табарга тырышыгыз. Ир бирмәк – җан бирмәк, дигәнне ишеткәнең бардыр бит. Хатының да ничә ел гомер иткән иреннән болай кинәт кенә баш тартырга әзердер дип уйламыйм». 

«Эх, Тамчы, әйтү генә җиңел. Бер сөйләшми башлагач, яңадан сөйләшүнең авырлыгын белсәң икән син...» 

«Бу – үзеңнең горурлыгың,  үпкәләрең аша атлап чыгып, сүз башларга кирәк очрак, Юлдаш. Кирәк! Сезгә перезагрузка кирәк. Бар, кайт. Яхшы хәбәрләр көтәм». 

«Яхшы хәбәрләр?.. Аннары без бер-беребезне онытырга тиеш булабыз бит, Тамчы!» 

«Әйе... Күкләр шулай тели икән, димәк, шулай кирәк. Безнең очрашу да, бәлки, сезнең гаилә өчен җибәрелгән сынау булгандыр ул. Мин шуңа пәри кызы роленә керергә тиеш булганмындыр». 

«Әйтмә ул сүзне, Тамчы. Алиһә син... Алиһә! Ни генә булса да, онытма шул хакта». 

«Һәркемнең үз Заиры, Юлдаш. Үз Заиры...» 

Коэльоның шул исемдәге китабын искә төшерде Тамчы. Юлдаш укымаган иде аны... Укымаячак та иде... 

Нокта инде куелган иде. 

 

Лилия Фәттахова

http://www.syuyumbike.ru

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: