Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген легендар урманчыбыз Минниханов Нургали Миннихан улының тууына 90 ел

Бүген, 24 нче мартта, легендар урманчыбыз Нургали Минниханов тууына 90 яшь тула.

Н.М.Миннниханов 1930 елның 24 мартында Саба районының Игенче авылында туа. 1950 елда Лубян урман техникумын тәмамлаганнан соң Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1954 елдан башлап Нургали улының бөтен хезмәт юлы Татарстанның урман хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнгән: ул урманчы ярдәмчесе, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы урманчысы булып эшләгән. 1962-1990 елларда Саба урман хуҗалыгын җитәкли.

Аның җитәкчелегендә республиканың урман чималы базасы ныгытылды, урман ресурсларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча зур эш башкарылды, агачны тулысынча эшкәртүне тәэмин итү, калдыкларны утильләштерү өчен җитештерү егәрлекләре булдырылды, социаль үсеш мәсьәләләре дә уңышлы хәл ителде: торак, мәдәни-көнкүреш объектлары төзелде, урман бистәләре төзекләндерелде.

Реклама

 Нургали Миннихан улы һәрвакытта да кешеләргә игътибарлы караш, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм хезмәт сөючәнлек, үз-үзенә карата югары таләпчәнлек, кешелеклелек һәм актив тормыш позициясе белән аерылып торды.

Зур практик тәҗрибәгә һәм квалификациягә ия булган Нургали Миннихан улы башкалардан укый, күп кенә кул астындагылар һәм хезмәттәшләре өчен лаеклы укытучы булып тора. Саба урман хуҗалыгы илнең урман хуҗалыгы белгечләре өчен алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелде. Нургали Минниханов урман тармагы хезмәткәрләре арасында лаеклы абруй һәм ихтирам казанды. Урман хуҗалыгы өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул Октябрь революциясе, «Почет билгесе» орденнары һәм күп кенә медальләр, СССР ВДНХның алтын һәм бронза медальләре белән бүләкләнгән. Аңа «РСФСРның Атказанган урманчысы» һәм «Татарстан АССРның Атказанган урманчысы»дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Ул 2001 елның февралендә үлә. Шул ук елның 10 сентябрендә бистә халкы Нургали Миннихановка һәйкәл ачу тантанасына җыелды. Әйтерсең, Нургали Минниханов безнең арадан китмәде... Менә ул, таштан ясалган, җиңел елмаюлы, кулын бераз алга сузган. Кешеләргә туган табигатьне тирән һәм ихлас яратырга, урманны сакларга кирәклеге турында искә төшереп, авылдашларына мөрәҗәгать иткәндәй, гомумән, шушы кыска гомердә җирдә кеше булып калу бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев