Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелә

Әлеге истәлекле көн 2012 елда гамәлгә кергән. (Казан, 5 сентябрь. "Татар-информ"). Бүген, 5 сентябрьдә, бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә, Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата Тереза Анакайның вафаты -1997 елның 5 сентябрь көненә багышлана, дип хәбәр итә my-Calend.ru сайты.

Һәр ел 5 сентябрьдә Халыкара хәйриячелек көнен билгеләп үтелү карары 2012 елның 17 декабрендә БМО генераль ассамблеясының 67 нче сессия (58 нче пленар утырышында) кабул ителә. Карар 2013 елның 7 мартында раслана. Россия әлеге бәйрәмне билгеләп үтүгә кушыла.

Әлеге дата БМО га кергән илләрнең хәйриячелек тарафдары булган һәркайсы һәм әлеге илләр гражданнары тарафыннан билгеләп үтелә.

Бүген, Халыкара хәйриячелек көнендә, бу елгы программа кысаларында Россиядә Тереза Анакайны искә алу, ярдәмгә мохтаҗларга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышулар, хәйрия чаралары булачак. "Күпләр хәйриячелекне ятимнәр, авырулар, йортсызларга ярдәм итү дип кенә аңлый, - диелә матбугат хәбәрендә. - Бу - гыйбадәтханәләргә, тарихи һәйкәлләрне торгызуга, мәгариф һәм дәвалау оешмаларына матди ярдәм дә. Кемнеңдер тормышын аз гына булса да яхшы якка үзгәртә алуыңнан бәхет кичерү бәйрәме дә бу".

Тарихка күз салсак, хәйриячелек көнен билгеләп үтү тәкъдиме белән Венгрия хөкүмәте чыга, һәм, алдарак әйтеп үтелгәнчә, бу истәлекле дата Тереза Анакайның 1997 елның 5 сентябрендә вафат булу көненә багышлана. Сүз уңаеннан, Тереза Калькуттская 1979 елда "Мохтаҗларга ярдәм итү эшчәнлеге өчен" Нобель премиясе белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев