Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген дөньяда Халыкара бала көне билгеләп үтелә

20 ноябрь 1959 елда Ассамблея тарафыннан - Бала хокуклары декларациясе, ә 1989 елда Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителү белән дә истәлекле.

Һәр елны 20 нче ноябрьдә Халыкара бала көне (Universal Children's Day) билгеләп үтелә, дип яза Calend.ru - Истәлекле көннәр календаре.

1954 елда Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль ассамблеясе әлеге истәлекле көнне "дөньяда туганлык һәм балаларның үзара аңлашып яшәвенә, бөтен Җир шарында балаларның имин тормышын тәэмин итүгә юнәлтелгән эшчәнлек көне" буларак билгеләп үтүне гадәткә кертергә тәкъдим иткән.

БМО Халыкара бала көнен билгеләп үтү милләтләр арасында бердәмлекне һәм үзара хезмәттәшлекне ныгытыр, дигән уйдан чыгып эш итә.

20 ноябрь 1959 елда Ассамблея тарафыннан - Бала хокуклары декларациясе, ә 1989 елда Бала хокуклары турында Конвенция кабул ителү белән дә истәлекле.

Исегезгә төшерәбез, Халыкара балаларны яклау көне һәр елны 1 нче июньдә билгеләп үтелә, дип хәбәр итә Calend.ru Истәлекле көннәр календаре.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/20/152667/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев